Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан татарлары Миңнехановтан җирле телеканалда татар телендә эфир вакыты алуда ярдәм сорады


Үзбәкстан татарлары Рөстәм Миңнехановны каршы ала
Үзбәкстан татарлары Рөстәм Миңнехановны каршы ала

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары белән очрашты. Җыелыш вакытында җирле татарлар үзбәк телевидениесендә татар телен укыту өчен эфир вакыты алуда ярдәм сорады.

"Без телне беләбез. Ләкин балаларыбызның татар теле начар, ә оныкларның тел белеме тагын да артта калды", диде Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин.

Миңнеханов хөкүмәт вәкилләре белән сөйләшергә вәгъда бирде. Аның сүзләренчә, Үзбәкстанда Татарстанга юл ачыла.

"Без 2017 елга кадәр Үзбәкстанга юл таба алмадык, безне монда кертмәделәр, без кирәк түгел идек. Президент Шәүкәт Мирзиеев булгач, юллар ачылды, монда эшли башладык. Былтыр пандемия бераз артка чигерде. Аңа карамастан, без монда, форум үтте, бар яктан ярдәм бар. Премьер-министр, президент белән очраштык, планнар кордык. Үзбәкстан белән мөнәсәбәт әйбәт, безне үз кешеләре итеп кабул итәләр. Икенчедән, без килгән саен милләттәшләребез белән очрашырга телибез. Үтеп киткәндә очрашу түгел бу. Без сезгә телегезне, динегезне, милләтегезне саклауда өлеш керткән өчен, моның өчен хезмәт хакы түләмиләр, бу сезнең күңелегездә, татар кешесе буларак милләт өчен көрәшкән кешеләргә зур рәхмәтле.

Җай килгәндә без килергә тырышырбыз, җай булса, килерсез. Монда әйтелгән эшләрне карарбыз, конгресс юлы аша эшләрбез. Телевизион каналлар аша хөкүмәт кешеләре белән сөйләшүләр алып барырбыз. Эшләгән кешегә эш бар. Без әлегә монда әллә ни эшли алмадык. Планнарыбыз зур. Бик яхшы кабул итәләр. Алга таба Татарстан да гөрләп торсын. Үзбәкстанда да матур үзгәрешләр күзәтелә", диде Миңнеханов.

Бүген Үзбәкстанда 300 меңнән артык татар яши. Бу 32 млн кешедән артык халыкның 1 процентын тәшкил итә. Татарларның күпчелеге Ташкент һәм Ташкент өлкәсендә көн күрә.

2020 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасында сәүдә 19 процентка кимегән. Ике республика арасында тауар әйләнеше $156 млн тәшкил иткән. Бүген Үзбәкстанда "КамАЗ", "Татнефть" ширкәтләре эшли.

"Әйдә! Online" проекты

Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен ​"Әйдә! Online" проектын алып бара.

Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.

Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Instagram, Тикток һәм Instagram.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG