Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия 22 июньнән Төркиягә даими очышларны кабат ача


Моннан тыш 28 июньнән тагын 8 илгә очышлар кабат ачыла.

22 июньнән Русия белән Төркия арасында даими очышлар кабат ачыла. Бу турыда Русия вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде. Очышларны башлау карары коронавирус белән көрәш штабының утырышында кабул ителде.

Танзаниягә очышларны чикләү 19 июльгә кадәр озайтылды.

28 июньнән башлап АКШ, Италия, Бельгия, Болгарстан, Ирландия, Кыпрыс, Төньяк Македония һәм Үрдүнгә очышлар кабат ачылачак, дип белдерде Голикова.

Австрия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Греция, Катар, Финляндия, Хорватия һәм Швейцариягә исә Русиядән очышлар ешлыгы артачак.

Русия Төркиягә очышларны 15 апрельдән туктатып торды. Очышлар Төркиянең барлык һава аланнарына чикләнде, бары тик атнага ике тапкыр Истанбул-Мәскәү рейсы гына калды. Шулай ук туристларны кайтару очышлары башкарылды.

Төркиягә очышларның туктатылуы ярты миллионнан артык русияленең планын бозды. Күпчелек очракта туризм ширкәтләренең акчаларны кайтару мөмкинлеге булмады. Юллама сатып алучыларга ялларын көзгә күчерергә, йә Русия курортларына барырга киңәш ителде.

Хәзер Төркиядә көненә 5-6 мең кеше ковид йоктыра, Русиядә исә 18 июнь көнне коронавирусны 17 262 йоктыру очрагы теркәлде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG