Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда үпкә җилләтү җиhазы эштән чыгү сәбәпле 23 кешенең гомеренә куркыныч янаган


Татарстан прокуратурасы тикшерү эшен башларга җыена.

Үзган төндә Казандагы 12нче шәһәр хастаханәсендә үпкә җилләтү җиhазы эштән чыккае. Бу вакытта анда үпкә җилләтү җиhазына тоташтырылган 23 авыру булган. Аларның гомерләре куркыныч янаган.

Башта авыруларны кислород баллоннарына тоташтырганнар, соңыннан икенче бер хастаханәгә илткәннәр. Хәзер алар реанимациядә тәүлек буе күзәтү астында ята.

"Гомерләренә куркыныч булдырмас өчен авыруларны ашыгыч рәвештә икенче хастаханәгә илтелләр. Хәзер аларның хәлләре тотрыклы, аларга бер куркыныч та янамый", дип китерә сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге сүзләрен медиа.

Татарстан прокуратурасы бу хәлне тикшерергә җыена.

Былтыр Петербурның Изге Георгий хастаханәсендә коронавируслы авырулар дәвалана торган бүлектә янгын чыгып, биш пациент һәлак булды. Үпкә җилләтү җиһазында кыска ялганыш сәбәпле ут чыгып, аппаратның кислород савыты янып киткән дип фаразланды. Мәскәүдәге Спасокукоцкий исемендәге хастаханәдә дә COVID-19 белән авыручы тоташтырылган җиһазлар янып китеп, бер кеше һәлак булган иде.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 32 яңа очрагы ачыклануы турында рәсмән хәбәр ителә. Татарстанда коронавирус белән авыручыларның гомуми рәсми саны 22 061 гә җитте. 18 июньгә республикада СОVID-19 523 кеше үлгән диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG