Казанның Кабан күле буенда узган чарада йөзгә якын кеше катнашты, кемдер бу турыда алдан ишетеп махсус килгән иде, кемдер дәртле көйләрне, халыкның бергәләшеп биюен күреп кушылды.
Башта Алсу Мәгъсүмҗанова биюдәге хәрәкәтләрне күрсәтте, халык аларны өйрәнгәннән соң, ике төркемгә бүленеп үзара ярышып биеде. Чарада музыка уен коралларында "Чабата"га хас көй уйналды. Әлеге биюнең гадәттәге татар биюеннән аермасы нәкъ менә ритмда. Халык биергә күнеккән бер-ике-өч-дүрт ритмы урынына "Чабата"га бер-ике-өч-дүрт-биш-алты ритмы хас. Мондый ритм фламенко биюенә дә туры килә, әлеге тамашаның барлыкка килүе дә шуңа бәйле, дип сөйләде фламенко биючесе һәм әлеге чараның оештыручысы Гөлсинә Галимуллина.
— Бу "Чабата-баттл"ны үткәрү минем күптәнге хыялым иде. Безнең Балтач якларында "Чабата" бииләр, без күнеккән татар биюен биемиләр иде. 12 ел фламенко белән шөгыльләнәм. Шул "Чабата" һәм фламенкода булган охшашлыкны күргәч, бу ике биюне берләштереп карыйсы килде. Шулай итеп "Чабата"ны халыкта популярлаштыру теләге күптәннән бар иде. Ниһаять, тормышка ашты, шуңа шатланып туя алмыйм. Мәдәниятебезне, телебезне югалта яздык. Минемчә, мәдәниятне торгызып кына түгел, башка әйберләр белән кушып карарга курыкмаска кирәк. Шул ук фламенконы күп нәрсә белән кушалар, нигә без куркабыз? Бәлки бу адым кешедә мәдәниятебезгә карата кызыксыну уята алыр һәм ул үсеш алыр.
Алсу Мәгъсүмҗанова үзе Башкортстан якларыннан, килен булып Балтач районына төшкән. Балтач авылларында яше-карты икешәр сәгатьләп армый-талмый "Чабата"ны бии ала, ди ул.
— "Чабата" биюенең һәрбер хәрәкәте үзенчәлекле, монда кушылып бию юк, еш импровизация кулланыла. "Чабата"ны Балтач, Кукмара, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч якларында биергә яраталар дип беләм. Мин Балтачны күзәллап әйтәм инде, әгәр авылга кайтсагыз, анда абый-бабайлар бу биюне никадәр тәмләп, оста итеп биегәнен күрер идегез.
Тамаша барышында биючеләр Мисыр егетен дә, Кабан күле ярында йөргән яңа өйләнгән кәләш белән кияүне дә биетеп алдылар. Шулай ук чара белән кызыксынып килүчеләр арасында яшь егетләр, кызлар, балалар, өлкән яшьтәге кешеләр дә бар иде. Мондый кызыксыну уңай күренеш, дип әйтте Азатлыкка фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова.
— Татарның бер үзенчәлеге бар, без үз мәдәниятебезгә шактый төкереп карый торган халык. Хәзер бәлеш, өчпочмак та бәйрәм табыны ризыгы түгел, көндәлек ризык булып кереп бара, шулай ук биюгә дә мөнәсәбәтебезне күрсәтмибез. Әмма бию бетә дип исәпләмим, күптән түгел туйда булырга туры килде, татар бию көйләренә яшьләр, бигрәк тә егетләр, рәхәтләнеп биеде. Шуңа сокланып кайттым. Шулай итеп, татар биюе бетә дип исәпләмим, әмма татар бию мәктәпләрен булдыру өчен аны халык арасында популярлаштыру кирәк. Бүгенге кебек чаралар күбрәк үткәрелергә тиеш, чөнки беренчедән, бу татарның үзенә кирәк, икенчедән, никадәр халык бүгенге "Чабата"ны видеога төшерде, алар аны социаль челтәрләргә урнаштырачак, шулай итеп шактый кеше моны күрә алачак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!