Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия илчесе АКШка кире кайтты


Анатолий Антонов
Анатолий Антонов

Аннан алда АКШ президенты администрациясе Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны агулау аркасында тагын бер туплам чикләүләр әзерләве билгеле булды

Русиянең АКШтагы илчесе Анатолий Антонов Мәскәүдә өч айга якын булганнан соң Нью-Йоркка әйләнеп кайтты. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Антонов АКШ президентының илкүләм иминлек ярдәмчесе Джейк Салливанның Русиягә карата әзерләнүче яңа чикләүләр турындагы сүзләрен шәрехләп, "бу бөтен кеше көткән сигнал түгел" дип белдерде.

"Чикләүләр аша илләр арасында мөнәсәбәтләрне тотрыклы итү, мөнәсәбәтләрне җайлау мөмкин түгел" дигән Антонов.

Аннан алда АКШ президенты администрациясе Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны агулау аркасында тагын бер туплам чикләүләр әзерләве билгеле булган иде. Аннан соң, Салливан сүзләренчә, АКШ тагын бер туплам чикләүләр әзерләячәк, алары химия коралына кагылышлы булачак.

16 июндә Женевада узган очрашуы вакытында АКШ президенты Джо Байден һәм Русия президенты Владимир Путин ике илнең дә илчеләрен кире кайтару турында килеште. Илчеләр берничә айны үз илләрендә уздырган иде.

Антоновны майда Мәскәүгә чакыртып алдылар. Байден Путинны "үтерүче" дип саныйсызмы дигән сорауга уңай җавап биргәннән соң һәм Русиянең АКШ президенты сайлауларына тыкшынган булуы ихтималы турында сүзләреннән соң Антоновны Мәскәүнең Вашингтон белән алга таба мөнәсәбәтләре турында киңәшләр бирү өчен Русиягә кайтарган иделәр. Шуннан бер ай узгач АКШ илчесе Джон Салливан да "яңа администрация әгъзалары белән киңәшләшү өчен" АКШка кире кайтты.

Соңрак Русия АКШның ун дипломатын илдән җибәрде. Моннан тыш, АКШның югары вазифалы түрәләреннән сигез кешегә Русиягә керү тыелды. Бу чаралар АКШның Русиягә карата чикләүләрен киңәйтүенә җавап буларак эшләнде. АКШ Русияне киберһөҗүмнәрдә шикләнеп, Русиянең "зыянлы тышкы сәясәт гамәлләре" АКШның илкүләм иминлегенә һәм икътисадына "гадәттән тыш зур куркыныч" тудыруы өчен бу чикләүләрне керткән иде. Чикләүләр Русия президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Горомовка һәм бизнесмен Евгений Пригожин белән бәйле кешеләр һәм ширкәтләргә – барлыгы 32 физик һәм юридик затка кагылды. АКШ та Вашингтонда консуллыкта эшләгән ун Русия дипломатын илдән җибәрергә карар бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG