Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия рәсмиләре Миңнехановның татар стилендәге костюмына игътибар иткән


Рөстәм Миңнеханов Төркиягә сәфәре вакытында Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, Истанбул татарлары белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә сәфәре вакытында Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, Истанбул татарлары белән очрашты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә эшлекле сәфәрдә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның милли стильдә тегелгән костюмы Төркия вәкилләренең игътибарын җәлеп иткән. Миңнеханов хәзерге вакытта бу илдә эшлекле сәфәрдә. Рәсми булмаган аралашу вакытында Төрия президенты администрациясенең иминлек һәм тышкы сәясәт шурасы әгъзасы, "Русия – ислам дөньясы" стратегик төркемендә Төркия вәкиле Исмаил Сафи Миңнехановтан аның киеме турында сораган. Миңнеханов бу костюм татар милли стиленең заманга яраклаштырып башкарылган төре дип аңлаткан.

"Президент әфәнде, сез ихлас һәм җитди рәвештә тамырларыгызга һәм мәдәнияткә әһәмият бирәсез. Сез каршы булмасагыз, мин дә үземә шундый ук костюм тектерәм һәм Төркиядә шундый костюм киеп йөрүче беренче кеше булырмын" дигән Исмаил Сафи. Бу хакта Бизнес Онлайн яза.

Татарстан президенты Төркиягә сәфәре вакытында Истанбулда Тукай бакчасына да барган. Моңа кадәр бу бакчада төзекләндерү эшләре алып барылган. Сквердагы Тукай һәйкәле шул тирәдә трамвай юллары узу сәбәпле башка җиргә күчерелгән дип аңлаткан шәһәр мэриясе.

Казан сынчысы Асия Миңнуллина иҗат иткән Тукай сыны аның исемендәге бакчада 2011 елда, шагыйрьнең 125 еллыгына урнаштырылган иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Әнкарада Karba Otomotiv ширкәтендә булды. Бу корылма йөк машиналары шассилары өчен өскормалар чыгара. Karba Otomotiv һәм "КАМАЗ" ширкәтләре арасында килешү имзаланган дип хәбәр итә Татарстан президенты матбугат хезмәте. Миңнеханов шулай ук Төркия сәүдә министры Мехмет Муш белән очрашкан, Төркиянең Tiryakiler ширкәтендә, "Мәгълүмати технологияләр үзәне", "Гебким" оештырылган сәнәгать зонасында һәм башка сәнәгать оешмаларында булган.

2019 ел ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелек алдына патша Русиясе чорындагы мәдрәсә шәкертләренекенә охшаган "ят" киемдә чыга башлады. 24 декабрь ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада ул журналистларга ни өчен эшлекле костюм түгел, ә милли кием киюен аңлатты.

"Без үз гореф-гадәтләребезне, милли аш-суыбызны сакларга тиеш. Динебездән, милли ризыклардан, милли җырлардан һәм биюләрдән тыш, бездә милли кием дә бар. Ни өчен аны артистлар гына кияргә тиеш? Бу бит безнең халык киеме", – диде Тататарстан президенты.

Бераз соңрак Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та шундый ук костюмны еш кына кия башлады. Хәзерге вакытта мондый киемдәге хакимият хезмәткәрләрен, артист, язучыларны көннән-көн күбрәк күрергә була.

Истанбулда Тукай һәйкәле өч елга якын таушалган хәлдә торды. 22 июньдә татар активисты Наил Нәбиуллин һәйкәлне төзекләндерү эшләре башланган дип хәбәр иткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG