Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фәннәр академиясе әгъзасы: этнос – процесс, гомерлеккә билгеләнгән әйбер түгел


Русия фәннәр академиясе әгъзасы Елена Данилко башкорт этник тарихы һәм антропологиясенә багышланган фәнни утырышта "кеше үз милләтен билгели алмаска да мөмкин" дип белдергән.

Уфада башкорт халкының этник тарихы һәм антропологиясенә багышланган фәнни сессиядә Русия фәннәр академиясе Этнология һәм антропология Институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Елена Данилко милләтләр оешуы процессы дәвам итә, ул билгеләнгән бер корылма түгел, дип сөйләгән.

Данилко - XX гасырның икенче яртысында үз хезмәтләре белән башкорт милләтен төзегән, тарихчы һәм этнограф, профессор, милләте белән татар булган Раил Кузеевның укучысы. 2016 елда галимә Кузеев яза башлаган "Башкортлар" ("Халыклар һәм мәдәниятләр" сериясеннән) томын эшләп бетерергә ярдәм иткән диелә.

"Раил Гомәрович һәрвакыт әйтә килде – этнос ул процесс, ә гомерлеккә билгеләп куелган корылма түгел. Кеше хәтта үзе дә үзен нинди категорягә кертергә икәнен ачыклый алмый торырга мөмкин" дигән Данилко.

Галимә фикеренчә, милли тәңгәллек төрле сәбәпләр аркасында үзгәрергә мөмкин. Тарихи шартлар, күрше этник төркемнәр йогынтысы, дәүләт сәясәте һәм катнаш никахлар шундый сәбәп булып тора ала дигән галимә.

Раил Кузеев 1986 елда Башкортстан обкомына язган хатында республика җитәкчелеген Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәгендә яшәүче татарлар арасында "сез татар түгел, сез – башкорт" дигән аңлату эшләрен активрак алып барырга чакыра. Кузеев "бу җирләрдәге халыкта башкорт үзаңы һәм аларның туган татар телләре туры килүе мәҗбүри түгел" дип язган. Азатлык моңарчы беркая да таралмаган бу документны чыгарып, аның төп фикерләре белән таныштырган һәм аларга карата экспертлар фикерен сорашкан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG