Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовиянең "Ускудар" мәчете Тәлгать Таҗетдин идарәсеннән чыкты


"Ускудар" мәчете
"Ускудар" мәчете

Мөселманнар яңа мөфти итеп Дамир Биккининны сайлап куйды. Элекке мөфти экстремистлыкта гаепләнеп аңа вазифасыннан китәргә кушылган иде.

Мордовиянең Сарански шәһәрендә урнашкан "Ускудар" мәчетендә төбәк мөселманнары диния нәзарәтенең чираттан тыш узган корылтаенда Тәлгать Таҗетдин рәислегендәге Үзәк мөселманнар диния идарәсеннән чыгу турында карар кабул ителгән. Шулай ук яңа устав, мөфти һәм диния идарәнең шурасы сайланган.

Тәлгат Таҗетдин идарәсеннән чыгу турында карар инде узган елның августында ук кабул ителгән иде, әмма түрәләр һәм махсус хезмәтләр төрле юллар белән моңа каршы торды. Бу хакта Азатлыкка идарәнең юристы Алсу Мякушева сөйләгән иде. Аерым алганда Мордовиядәге Русия юстиция идарәсе үзгәрешләрне теркәүдән ике тапкыр баш тарткан.

"Ускудар" мәчете мөфтие Зәки Айзатуллин экстремистик нигездә хокук бозуда гаепләнде һәм шуның нигезендә юстиция министрлыгы 28 июльгә кадәр аны вазифасыннан алуны таләп итте. Яңа мөфти итеп Дамир Биккинин сайланды.

Элегрәк Мякушева сөйләвенчә, хакимият мөфти итеп Рафаэл Манюровны куярга теләгән. Шуның өчен ике тапкыр корылтай җыярга тырышкан, әмма имамнарның күбесе анда катнашудан баш тарткан.

"Кичәге корылтайга имамнарны катнаштырмаска тырышканнар. Өйләрендә калырга үгетләгәннәр, әмма кворум җыелды һәм корылтай узды" дип яза Facebook битендә Мордовиядән юрист Ирек Биккинин.

Октябрьдә Саранскиның Пролетар районы мәхкәмәсе Зәки Айзатуллинны экстремист әдәбият таратуда гаепле дип табып, Мордовия мөфтиятен 100 мең сумга, мөфтинең үзен 2 мең сумга штрафка тарткан иде. Айзатуллинны "Ускудар" мәчетендә Мөхәммәд Йосыф Кандехләвинең "Сайланма хәдисләр" китабын сатуда гаепләделәр.

Бу эш турында Марат Ашимов Азатлыкка сөйләгән иде. Адвокат сүзләренчә, мөфтине гаепләү бары бер шаһит сүзләренә таянып башкарылган, ә ул шаһитны мәчеттә күрүче дә булмаган. Китапларны Русиядә тыелган "Таблиги җәмәгать" оешмасы әгъзаларына каршы җинаять эше кысаларында мөфтинең мәчеттәге эш урынында 7 июльдә узган тентү барышында табып алганнар диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG