Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү яшьләре “Нур” дуэтының беренче альбомын яздыру өчен акча җыйган


Бер ел элек оешкан төркемдә ике студент кыз – Казанда туып, Мәскәүгә күченгән Алсу Айбушева һәм Эльвина Никифирова иҗат итә. Яздырачак альбомнан тыш, кызлар Азатлыкка дуэтның барлыкка килү тарихы, Мубай иҗатының йогынтысы һәм дуэтның "Мин татарча сөйләшәм" музыкаль бәйгесенә уза алмау сәбәпләре турында сөйләде.

Төркем гитара белән халык көйләренә каверлар һәм үзләре иҗат иткән җырларны башкара. Текст һәм музыканы кызлар бергәләп яза, җырларны Эльвина башкара, Алсу гитарада уйный.

Мәскәүдә коронавирус аркасындагы чикләүләр йомшарып, мәдәни чаралар уздыру рөхсәт ителә башлауга, кызлар март башында ук үзләренең беренче концертларын – фатирникларын уздыра. Яңа дуэт шәһәрдәге башка милли мәдәни чараларда да актив катнаша – кызлар татар штабында, яшьләр ифтарында, рамазан чатырында, "Чикләвек" уены сәхнәсендә дә чыгыш ясарга җитешкән.

Беренче очрашуда ук бергәләп җырлый башладык

Бер гимназиядә укысалар да, Алсу белән Эльвина Мәскәүдә танышып аралаша башлый һәм дуслаша. "Беренче очрашуда ук бергәләп җырлый башладык", ди Алсу. Кызларның икесе дә музыка мәктәбен тәмамлаган, хәзер Мәскәүдә дә вокал дәресләре алалар. Алсуга егерме яшь, Мәскәү дәүләт лингвистика университетында укый, инглиз һәм француз телләрен өйрәнә, балалар бакчасында инглиз теле укыта.

Төркемне "Нур" дип атау идеясе – Алсуныкы. "Бу шундый матур сүз, ул безнең турыда кебек", ди ул. Алсу үзе Махир Зейн, Сами Йосыф нәшидләрен тыңларга ярата.

Алсу Айбушева
Алсу Айбушева

— Миңа Зәринә Вилданова иҗаты ошый, Усалның берничә җырын яратып тыңлыйм. Бумбокс украин төркеме бик ошый, яшүсмер чакта Oxxxymiron ошый иде - хәзер моңа беркем ышанмый. Эстрададан Хәния Фәрхи җырлары, гомумән, аның шәхесе миңа бик ошый – ачык йөзле, нурлы, харизматик, халыкка бик якын. Аның бераз аянычлы тормышы да битараф калдырмый, - ди Алсу.

Мубай иҗаты белән кызлар күптән түгел генә таныша: "Мубай безнең өчен ел ачышы булды. Без Мәскәүдә Эльвина белән Кәрим Тинчурин театры спектакленә бардык, спектакльдәге музыка турындагы мәгълүматны сайттан таба алмагач, оештыручыларга шалтыраттык. Моңа кадәр Мубай турында ишеткәнебез юк иде. Бик нечкә зәвыклы музыкант, заманча һәм югары сыйфатлы музыка", ди Алсу.

Эльвина Мәскәүдәге хосусый мәктәптә татар теле укыта.

Эльвина Никифирова
Эльвина Никифирова

— Биш яшьлек чагымда телевизордан Эльвина исемле музыкантны күргәч, әни, мин дә Эльвина бит, мине дә музыка мәктәбенә җибәр, дип сорый башладым. Мине бакчадан музыкаль мәктәпкә алып бардылар, һәм мин анда җиденче сыйныфка кадәр баргалаштырдым, ләкин тулысынча музыка мәктәбенә йөрмәдем – миңа анда ошамады. Иң кызыгы – минем белән укып, кызыл дипломга бетергән кызлар хәзер музыка белән шөгыльләнми, мин генә гомер буе музыка белән, - дип искә ала Эльвина. Эльвина Zoloto төркеме музыкасын, Suzanna текстларын яратып тыңлый.

Кызлардан мөслимәләрнең музыкадан ерак торырга тырышуы турындагы фикерләрен дә сорадык. "Әлбәттә, башта бераз куркыбрак тотынган идек. Әмма Аллаһ Тәгалә биргән сәләтне кулланырга кирәк", дип саный Эльвина.

Дуэт университеттагы фатирникларда да катнаша. "Татарча җырларны башка милләтләр дә яратып тыңлый. Безне "Maroon 5"кә да охшаталар. Бу французча түгелмени? дип сораучы да бар. Сүз уңаеннан, мин француз музыкасын күп тыңлыйм. Безгә француз теле эстетикасы бик якын тоела, безнең клиптагы кызыл туфлиләр француз яңа дулкынына ишарә", дип аңлата Эльвина.

Альбомга акча җыю идеясы – тыңлаучыларныкы. Идеяне SkyTat клубы җитәкчесе Данил Идиатуллин белән "Чикләвек" уены авторы Гөлназ Тимуршина тәкъдим итә.

Алсу Айбушева һәм Эльвина Никифирова
Алсу Айбушева һәм Эльвина Никифирова

— Иҗат аша без күп дуслар белән таныштык, безнең тыңлаучылар безнең дусларга әверелә бара. Безгә һәрвакыт әйдәгез, монда концерт куйыйк, әйдәгез, бушлай яздырабыз, диләр. Ләкин һәрбер әйбернең бәясе була, без бушлай әйбергә шикләнеп карыйбыз. Ник акча җыясыз, мәдәни үзәктәге тавыш студиясендә яздырыгыз, диючеләр бар. Ләкин безнең иҗат – безнең иҗат, үзебез теләгәнчә иҗат итәргә телибез. Петербурдагы таныш тавыш режиссеры Самат Гыйбадуллин белән яздырырга телибез. Кайбер җырларны ул үзе безгә Мәскәүгә килеп яздырып китте, бу бик авыр эш, арыта. Ул үзе баянда, гитарада уйный, җырлый, бик талантлы егет, берәр уртак проект ясарга дип уйлыйбыз, - дип киләчәккә планнары белән уртаклашты Эльвина.

Без башкарган лирик музыканы тик торып кына тыңларга кирәк

Дуэт быелгы "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең музыкаль конкурсында катнашырга өлгергән, тик сайлап алу турыннан узмаган. "Хәзер безне оештыручылар да белә", ди Алсу. "Урам фестивалендә узып баручы халыкны тартып, кешеләрне биергә, хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә торган музыка кирәк, ә без башкарган лирик музыканы тик торып кына тыңларга кирәк", ди ул. Быел төркем "Сәләт-Биләр" форумында катнашырга, шәхси-иҗади үсеш алырга тели.

Хәзерге көндә альбом яздырырга кирәкле акча җыелып беткән, әлегә альбом өчен биш җыр яздырылган. "Барысы кырык биш мең сумга якын акча җыелды, безгә бик күп кешеләр, шул исәптән "Чикләвек" оешмасы, "Сәләт" әйдаманнары булышты. Чит илдән дә кушылучылар булды — мәсәлән, Чехиядән — Лилия, Алманиядән — Гөлнур", дип уртаклашты краунфандинг инициаторы Данил Идиатулин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG