Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мубай: "Татар эстрадасында үзгәреш сизмим"


Мубай

5 декабрьдә Казанда Мубай концерты аншлаг белән узды. Ахырдан Мубай Азатлык хәбәрчесе сорауларына җавап бирде. Хакимият татар эстрадасын яхшырту өчен миллионнар тотса да, үзгәрешләр сизмәвен әйтте ул. Моннан тыш, Мубай татар теле тирәсендәге вазгыять һәм урысча җырлавы турында да үз фикерен белдерде.

Мубай тәхәллүсе белән җырлаучы Илдар Мөбәракшин быел беренче концертын куйды. "Мир" кинотеатры залында узган чарада алма төшәрлек тә урын юк иде. 200 урынга 400-600 сумлык билетлар алдан ук сатылып беткән. Хәтта урындыклар куеп өстәмә рәттә утыручылар да бар иде.

Мубай концерты зур аншлаг белән узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:25 0:00


"Концерт бераз экстремаль шартларда башланды. Тавыш соң куелды. Гитара идәндә ятып туңды. Үзем урамда өшедем. Бераз дулкынланам. Миңа булышырсыз дип өметләнәм", дип башлады концертын Мубай. Ул ихлас иде. Һәр җырга диярлек гитарасын көйләп, тамашачы белән гади итеп аралашты.

Башка татар җырчыларыннан аермалы буларак, Мубай концертын 4-5 сәгатькә сузып, тамашачыны алҗытып бетерми. Бу юлы да аның иҗат кичәсе 2 сәгать тирәсе барды. "Җырларын тагын тыңлыйсы килә", диештеләр концерттан соң. Мубай иҗатына гашыйк булучылар аның җырларына тагын да сусап калды.

Мубай белән Эльмир Низамов
Мубай белән Эльмир Низамов

"Татар сәнгатен Мубай кебек шәхесләр белән дөньяга танытып була"

Тере тавыш белән, төрле инструментларга кушылып ул элекке һәм яңа җырларын тамашачыга бүләк итте. Эксперимент әсәрләр буларак, Мубай беренче тапкыр композитор Эльмир Низамов белән өч җыр башкарды. Моңа кадәр гитарага җырлаган Мубай бу юлы Низамовның фортепианода уйнаган көенә кушылды.

Эльмир Низамов
Эльмир Низамов

"Беренче тапкыр Мубайның җырларын тыңлый башлагач, уйлап куйган идем. Минем җырымны ничек башкарыр икән дип. Ул мине үзе концертка чакырды. Элекке фантазиям тормышка ашты кебек. Мин Мубайны бик яратам, хөрмәт итәм. Ул үзенә күрә бер космос. Без татар милләтен үстерергә, дөньяга танытырга телибез. Минемчә, татар сәнгатен шушындый шәхесләр белән дөньяга күрсәтеп була. Бер яктан, ул татар җанлы. Икенчедән, аның тавышында кантри, блюз яңгырашлары да бар. Мондый музыка дөнья тамашачысына ошар һәм кызык булыр дип уйлыйм", диде композитор Эльмир Низамов Азатлыкка.

Мубай тамашачыга Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев кебек композиторлар, халык җырларын һәм үз әсәрләрен бүләк итте.

Җырчы ихлас иде. Тамашачы белән татарча, ә кайвакыт урысча аралашты. Ахырдан исә "Вологда" дигән бер урыс җырын да башкарды. Чыннан да, Мубай иҗатына гашыйк булучылар арасында башка милләт вәкилләре дә шактый. Концертка да урыс телле кешеләр күп килгән иде.

"Илдарны мин 25 елдан артык беләм. Ул тулай торакта гитарада җырлап йөргәндә аңа әйткән идем: "Илдар, синең берәр кайчан концертларың булачак. Син зур заллар җыячаксың", дип. Ул миңа сәерсенеп караган иде. Күрәсезме, рас килде. Илдарның тавышы, аранжировкалары, халык җырлары җырлавы ошый. Татар җырларын аның башкару стилендә генә үз итәм. Алар заманча яңгырый", дип бүлеште тамашачы Гүзәл Белова үз хис-кичерешләрен Азатлыкка.

Концерттан соң Мубай белән Азатлык хәбәрчесе сөйләште.

– Бүгенге концерттан мин риза калмадым. Халыктан түгел. Тамашачы ничек җылы кабул итсә, бу юлы да шулай булды. Мин бик күнекмәгән зур аудиториядә җырларга. Күбрәк камерный аудиториядә, 40-50 кеше белән сөйләшеп, шундый мохиттә җырларга ияләнгән. Минем манерадагы җырларны нәкъ шулай башкарырга кирәк тә. Бүгенге техник хилафлыклар мине бик нык рәттән чыгара. Берәр нәрсә булса, мин коелып төшәм. Йөз тапкыр җырлап, йөз тапкыр уйнаган әйберне онытам. Сүзләр, гитарадагы аккордлар онытыла башлый. Мин аны күрсәтмәскә тырышам, әлбәттә. Әмма коелгач, коелдың инде.

– Концертның беренче өлешендә яңа җырлар, эксперименталь әсәрләр күп яңгырады. Бу яңа эзләнүләрме?

Мубай
Мубай

– Үземне иҗат кешесе, җырчы итеп күрсәтмәсәм дә, тамашачы булгач, алар алдында җаваплылык бар. Димәк, җырларга кирәк. Əгәр дә җырлыйсың икән, гел бер урында утырып булмый. Һәм бик кыю кеше булмасам да, күпмедер дәрәҗәдә яңарып торырга кирәк дип саныйм. Гомумән, җыр җырлап йөрү төп эшем түгел. Барыбер, кешенең тормышында җыр бар икән, ул беркая да китми. Кухняда да, бәрәңге утыртканда да нәрсәдер җырлап йөрисең, бертуктаусыз нидер тыңлыйсың. Ялгыш кына ишеткән әйберләр, танышулар яңа эшкә этәрә. Тормыш бара, шуңа күрә без дә әкрен генә үзгәрәбез. Мин үзем кыю кеше түгел, экспериментларга бик ачык бармыйм. Шулай да, кайвакыт хулиганлык кылып алабыз.

– Залда төрле милләт вәкилләре, урыс телле тамашачылар күп иде. Ахырдан урысча да бер җыр җырладыгыз. Алга таба урысча җырлауга күчү булмасмы?

Татар булып туганмын икән, мин ул татарлыктан беркайчан беркая китә алмыйм

– Бәлки, сезгә бик ошамаган сүз әйтермен. Мин милләт мәсьәләсенә бик гади карыйм. Милләт эшләре үзеңдә, гаиләңдә. Татар булып туганмын икән, мин ул татарлыктан беркайчан беркая китә алмыйм. Ул минем белән. Ə урыс телендәге җырлар? Мин аларны балачактан ишетеп үстем. Минем җырлау манерасына туры килә торган һәм үземнең күңелемә якын булган әллә никадәр җырлар бар. Шулай булгач, нишләп аларны башкармаска? Шуның өстенә тамашачыларның күбесе йә урыс телле, йәки урыс, яһуд милләтеннән. Мин ул җырларны рәхәтләнеп җырлыйм. Татар, урыска йәки башкага аермыйм. Бүген ахырдан инглиз телендә яңа ел турында җыр башкарырга уем бар иде. Әмма бу техник яктан бик авыр. Концерт коточкыч авыр шартларда үткәнгә күрә, мин ул әйберне эшләмәскә булдым. Чөнки микрофоннар да сүнде, гитаралар да "юкка чыкты", бер-беребезне ишетмәү дә булды. Мин көннәр буе гаиләдән, эштән аерылып, концертка әзерләнгән идем. Тик, кызганыч, без техникага бәйле кешеләр. Ə болай минем өчен үз җырым – татар җыры. Әлбәттә, татар булгач, күбрәк татар әйберен җырлыйсың.

– Соңгы елларда Татарстанда татар эстрада җырының сыйфатын яхшырту турында сүз бара. Инде өч ел рәттән Татарстан президенты кушуы белән "Үзгәреш җиле" фестивальләре уза. Миллионлаган акча тоталар. Татар эстрада җырында берәр үзгәреш сизеләме?

– Татар эстрадасында үзгәреш сизмим. Чөнки күзәтеп бармыйм. Бөтенләй белмим.

– Боз сарайларын җыючы Элвин Грейны дамы?

– Андый әйберне мин тыңламыйм, ул мине кызыксындырмый.

– Ошаган яңа җырчылар да юкмы?

Татарлар, минемчә, җырларга яратучы кешеләр

– Зарина исемле җырчының бер-ике җырын хәтерлим. Күңелемә бик якын алган идем. Яхшы тавышлы кешеләр бик күп. Хәзер техник яктан тавышны дөрес җиргә кую, "модный" тавыш ясау – физика мәсьәләсе генә. Кешене утырталар да өйрәтәләр: монда шулай, монда болай. Моңа өйрәнеп була. Бу әйберне камил итеп өйрәнгән яшьләрнең күп икәнен беләм. Чөнки күп вакытта аларны аерып та булмый. Урыс эстрадасының иң билгеле яшьләрендә нинди яхшы куелган тавыш булса, безнең яңа татар җырчыларында да шундый ук тавыш. Ләкин күңелгә тиеп, каз тәне чыгарырлык йәки елатырлык әйбер ишеткәнем юк. Татарлар, минемчә, җырларга яратучы кешеләр. Аларның тембрлары күңелсез түгел, күрәмсең, бу генетикага бәйле. Татарлар белән чагыштырганда, башка халыкларда җырлаучы кешеләр азрак.

Менә бу концертка әзерләнгәндә, миңа 3-4 җыр белән танышырга туры килде. Без аны Эльмир Низамов белән җырладык. Ул җырларның берсен Эльмира Кәлимуллина, икенчесен шулай ук ниндидер конкурслардан чыккан кыз, өченчесен Динә Гарипова башкарган. Аларның бөтенесенең кырт итеп куелган тавышлары бар. Алар Беренче каналда баручы конкурста җиңделәр. Җырлаучылар бик күп, әле мин белмәгәннәре күпме.

– Узган ел татар телен мәктәпләрдә саклап калу өчен көрәш барды. Татарларда милли үзаң көчәйде, берләшү башланды, дигән бәяне еш кына ишетергә туры килә. Сезнең үзегезгә үзгәрешләр сизеләме?

2000 еллар тирәсендә нинди хәлгә килеп укмашты, шушы хәлдә акрын гына сакланырга тырышыла кебек тоям

– Җәмгыятьтә әллә ни үзгәрешләр сизмим кебек. 2000 еллар тирәсендә нинди хәлгә килеп укмашты, шушы хәлдә акрын гына сакланырга тырышыла кебек тоям. Бүгенге көндә нәрсәдер үзгәргәнен сизмим. Бәлки, минем аралашу даирәм башкадыр. Чөнки мин күп йөрмим, күп аралашмыйм, күп кеше күрмим, телевизорны бөтенләй карамыйм. Интернеттан яңалыклар карыйм икән, анда ишетми калу мөмкин булмаган яңалыкларны гына белеп яшим. Үз эшем, үз гаиләм, үз казанымда кайныйм. Шуңа күрә, бәлки, мин ул әйберләрне сизмимдер.

– Киләсе концертны кайчан көтәргә?

– Яз көне булачак.

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG