Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фәридә Зәбирова тырышлыгы белән Казаныбызда бик күп тарихи биналар сакланып калды"


Казанда Русия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе, танылган архитектор һәм җәмәгать эшлеклесе Фәридә Зәбированы соңгы юлга озаттылар.

28 июнь Казанның Мәрҗани мәчете ишегалдында якшәмбе кичендә коронавирустан вафат булган танылган архитектор Фәридә Зәбирова белән хушлашу чарасы үтте. Аны галим Рафаэль Вәлиев алып барды.

"Фәридә Зәбирова Казанның, Татарстанның күренекле шәхесе иде. Ул архитектор, реставратор иде. Мәрхүмә тарихны белүче, археологияне белүче иде. Ул иҗат кешесе иде. Бар гомерен Казанның, Татарстанның мәдәни мирасын саклап калуга багышлады. Казан Кирмәнен, Болгар тарихи шәһәрчеген һәм Зөя утрау шәһәрчеген ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертүдә аның өлеше бик зур булды. Күпкырлы шәхесләрнең безнең арадан китүе – зур югалту", дип белдерде ул.

Казанда Фәридә Зәбирова белән хушлаштылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:38 0:00

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ) ректоры Рәшит Низамов фикеренчә, Фәридә Зәбирова үз позициясен һәрдаим нык итеп яклаучы, артка чигенми торган шәхес булган.

Рәшит Низамов
Рәшит Низамов

"Ул Казаныбызны, илебезне бик яратты. Аның тырышлыгы белән Казаныбызда бик күп тарихи биналар сакланып калды. Ул көрәшче булды. Аның күңелендә Казанны, Татарстанны ярату бик көчле иде", диде Низамов.

Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова хушлашу чыгышын бик авырлык белән ясады. Фәридә Зәбирова безнең өчен әни кебек иде, без бүген ятим калгандай булдык, дип әйтте ул сөйләвеннән өзелә-өзелә.

"Ул безне бик кайгырта иде. Кирәк булса ярдәм итте. Киңәшләрен бирде. Журналистлар белән дә якыннан эшләде. Аның бар гомере тарихи мирасны саклап калуга багышланган иде. Әмма без сезнең үзегезне саклап кала алмадык, безне гафу итегез", дип белдерде Балтусова.

Апасы белән хушлашуга килгән Казан кирмәненең баш архитекторы Рөстәм Зәбиров фикеренчә, Фәридә Зәбированың тормышында мәхәббәт төп урынны алып торган.

Рөстәм Зәбиров
Рөстәм Зәбиров

"Минем туганымның тормышын тулыландырган төп нәрсә – ул ярату. Шәһәрне, республиканы, эшне ярату. Һәм мондагы барыгызны да яратудыр, сез аны сизгәнсездер", дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков Азатлыкка әйтүенчә, Фәридә Зәбирова һәр вазгыятькә карата, минусларны плюсларга әйләндерергә кирәк, дип әйтә торган булган.

Айрат Ситдыйков
Айрат Ситдыйков

"Фәридә апа Татарстан мәдәниятен, тарихын өйрәнүдә аерым бер урын алып тора торган шәхес иде. Ул бернәрсәдән курыкмыйча үз фикерен әйтә торган кеше иде. Тарихи һәйкәлләрне сакларга дигәндә вакытын, көчен кызганмыйча бик бирелеп эшләде. Аның вафаты – безнең өчен бик зур югалту. Без аның булмавын алдагы көннәрдә, алдагы елларда тагын да ныграк сизәчәкбез әле", диде ул.

Хушлашуда чыгыш ясаган Фәридә Зәбированың улы Дмитрий, әни бер яктан бик шат һәм икенче яктан таләпчән иде, дип әйтте һәм короновирустан сакланырга чакырды.

Дмитрий Зәбиров (с)
Дмитрий Зәбиров (с)

"Әни тормышка, дусларына, эшенә, гаиләсенә шатлана торган кеше иде. Ә үзенә карата, коллегаларына карата таләпчән иде. Һәм аның бу гомер буена саклаган шатлана белүе һәм таләпчәнлеге безнең күңелләрдә мәңге калыр.

Зинһар өчен үзегезне, якыннарыгызны, бигрәк тә олыларны саклагыз. Битлек кию – шаяру түгел. Ковид чынлап та үтерә. Ул әнине дә үтерде", диде Дмитрий Зәбиров җеназада ясаган чыгышында.

Танылган архитектор белән хушлашуда соңгы чыгышны Мәрҗани мәчете имамы Мансур Җәләлетдин ясады. Мансур хәзрәт мәрхүмәнең заманында Мәрҗани мәчетен реставрацияләргә үзеннән нинди өлеш кертүен аңлатып китте.

"Без беребез дә мәңгелек түгел. Барыбыз да бер көн үләчәк. Кемдер иртәрәк, кемдер соңрак. Кемдер фаҗигале рәвештә, кемдер авырып. Аллаһ безне бу дөньяга сынар өчен китерде. Үлгәннән соң бу бәндә үзеннән ни калдырыр икән, нинди эз калдырыр икән, диде.

Мансур Җәләлетдин (у)
Мансур Җәләлетдин (у)

Казанның меңъеллыгы алдыннан Фәридә ханым шушы Мәрҗани мәчетен төзекләндерү өчен үзеннән бик зур өлеш кертте. Көне-төне монда булды. Тәрәзә рамнары, идәннәр, түшәм, нинди электр үткәргеч, хәтта мәчетнең эчендә нинди лампочкалар булачагын да ул билгеләде. Русиянең төзелеш, мәдәният министрлыкларыннан финанслар табып мәчетнең реставрациясе белән шәхсән үзе якыннан шөгыльләнде.

Ул, минем дә әтием мулла иде, мин бу мәчетне бик яратам һәм аның иң матур мәчет булуын телим, дип әйткән иде. Ул бу мәчетне төзекләндерүгә генә өлешен кертеп калмады, башка биналарны да саклап калды. Үзеннән соң менә шушы матур һәйкәлне калдырды. Аллаһы Тәгалә аны җәннәткә кертсен иде", диде Мансур Җәләлетдин.

Мәрхүмә белән хушлашырга килгән дусты, адвокат Роза Фәрдиева Азатлыкка әйтүенчә, Фәридә Зәбирова нинди генә эшкә тотынса да, ул эшне чын йөрәктән ахырга кадәр башкарып чыга торган кеше булган.

Роза Фәрдиева
Роза Фәрдиева

"Фәридә Казаныбыздагы бик күп мәчетләрне, архитектура биналарын үз вакытында саклап калды. Аның янында кем генә булмасын ул һәрвакыт җылы күңелле кеше иде. Ул шушы дөньяда бары тик изгелекләр генә эшләгәде. Ул мәңгегә Фирдәвес җәннәтендә булсын иде", диде Фәрдиева.

Җеназа намазын Мансур Җәләлетдин укыды, мәрхүмә Казанның Яңа татар зиратында җирләнде.

Фәридә Зәбирова җеназасы
Фәридә Зәбирова җеназасы

Фәридә Зәбирова 1954 елның 11 февралендә дөньяга килә. 1976 елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый. 2009 елдан Русиянең тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе урынбасары булып эшли. Быел оешманың рәисе вазифаларына керешкән иде. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында да белем бирде.

Зәбирова Казанның тарихи архитектурасын саклау өчен көрәште. "Болгар номерларын" сүтүгә каршы чыкты. Активистлар белән җимерелгән Татар бистәсендә экскурсия оештырды.

Азатлыкка биргән бер әңгәмәсендә ул тарихи Казанның комсыз хуҗалар кулында калуы турында сөйләгән иде. "Катгый чаралар булмаса, төзелеш сәясәте шәһәрне бетерә. Нәфеснең чиге юк. Җирне тиз генә алып аннан файда күрү ягын карыйлар", дип сөйләгән иде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG