Accessibility links

ТИҮне экстремистик оешма дип тану эше мәхкәмәдә иртәгә дәвам итәчәк


Югары мәхкәмә
Югары мәхкәмә

Мәхкәмә утырышлары 24 февральдә башланган иде.

1 июльдә Татарстан югары мәхкәмәсендә Бөтентатар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип тану эше дәвам итәчәк. Бу хакта оешма рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итә.

2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура оешманың низамнамәсе һәм аның әгъзаларының 2017 елдан бирле булган чыгышлары канунга каршы килә дип белдерде.

Мәхкәмә утырышлары 24 февральдә башланды. Ул вакытта киләсе утырыш мәхкәмә лингвистик экспертиза бәяләмәсе әзер булгач үтәчәге әйтелде.

4 март Казанда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкилләренә карата тентүләр һәм мәхкәмә утырышлары узды.

"Агора" юристлар берләшмәсе җитәкчесе Павел Чиков Татар иҗтимагый үзәгенә каршы мәхкәмә яңадан уза башлагач бу оешма юристлары аны яклаячак дип белдергән иде.

Чиков Татар иҗтимагый үзәге әгъзаларының беркемгә дә бернинди дә зыяны юк, алар көч куллана торган оешма түгел, дип ассызыклады.

"Алар кирәк, чөнки татар милләтчеләренең тавышы булырга тиеш һәм ул шактый көчле яңгырарга тиеш, ник дигәндә бу татар халкының да мәнфәгате. Төрле сәяси очракларда – татар теле язмышы яки татар телендәге язулар, яисә тарихка бәя бирү сорауларында да бер генә тавыш яңгырау булмаска, ә күп тавышлар һәм төрле бәяләмәләр булырга тиеш. Татар халкы, мәдәнияте, миллилеге, теле һәм башкалар сакланып калсын өчен дә бу бик мөһим. Шуңа күрә милләтчеләр тавышы яңгыравы зарур. Ул иң төп һәм дәүләти-сәяси нигез булырга тиеш түгел, ләкин һәрвакыт аның булуы мөһим. Бу плюрализм" дип сөйләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG