Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮне экстремистик оешма дип тану эшенә прокуратура Фәүзия Бәйрәмова белән бәйле яңа документлар өстәгән


Мәхкәмәдә юрист Алексей Златкин (с) һәм ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев
Мәхкәмәдә юрист Алексей Златкин (с) һәм ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев

ТИҮне экстремистик оешма дип тану эше мәхкәмәдә 7 июльдә дәвам итәчәк.

1 июльдә Татарстан югары мәхкәмәсендә Бөтентатар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип тану эше дәвам итте. Татарстан прокуратурасы эшкә бәйле яңа документлар китерде. ТИҮ юристы Алексей Златкин аның белән танышу өчен вакыт кирәклеген әйтте.

Моңа кадәр мәхкәмә әлеге эштә ТИҮ әгъзалары Галишан Нуриәхмәт һәм Айрат Шакировка бәйле документларны гына китерсә, яңасында язучы Фәүзия Бәйрәмова искә алына. Прокуратура фикеренчә, 2020нче елның 20 февралендә ТИҮнең Халыкара Туган тел көненә багышланган конференциясендә Бәйрәмова Русиянең бөтенлеген бозуга чакырган. Шулай ук прокуратура Бәйрәмова чыгышында милләтара киеренкелеккә китерүче сүзләр бар дип саный.

"Бәйрәмованың бу чыгышы шәхси фикере буларак ассызыкланмады, ТИҮ дә Бәйрәмова сүзләре белән килешмибез дип белдермәде. Бу чыгыш ТИҮнең Русиянең Конституцион төзелешенә, бөтенлегенә каршы чыгуын дәллили," диелә яңа документта.

Чаллының шәһәр мәхкәмәсе 2021 елның 9 февраледә Бәйрәмованы админстратив эш нигезендә 30 мең сум штрафка тарткан иде.

Златкин шулай ук хөкемдардан яңа линвистик экспертиза уздыруны да сорады.

"Ясалган лингвистик экспертизада эксперт тикшеренүе юк. Әмма әлегә мәхкәмә бу мөрәҗәгатьне кабул итмәде, ул аны кире дә какмады, ә бары карауны кичектереп торырга булды", диде ул.

ТИҮ ясаткан экспертиза мәхкәмәгә тапшырылды
ТИҮ ясаткан экспертиза мәхкәмәгә тапшырылды

Моңа кадәр прокуратура ТИҮ активистларының чыгышларына экспертизаны Казан федераль университеты (КФУ) белгечләреннән ясатты. ТИҮ моның белән килешмәде, бүген мәхкәмәгә Петербур галиме Дмитрий Дубровский ясаган лингвистик экспертиза тапшырылды һәм аның җинаять эшенә беркетелүе соралды.

Нәтиҗәдә хөкемдар мәхкәмәне 7 июльгә күчерде.

2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура оешманың низамнамәсе һәм аның әгъзаларының 2017 елдан бирле булган чыгышлары канунга каршы килә дип белдерде.

Мәхкәмә утырышлары 24 февральдә башланды. Ул вакытта киләсе утырыш мәхкәмә лингвистик экспертиза бәяләмәсе әзер булгач үтәчәге әйтелде.

4 март Казанда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкилләренә карата тентүләр һәм мәхкәмә утырышлары узды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG