Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиянең бөтенлеген бозуга чакыру". Бәйрәмовага 30 мең сум штраф салынган


Фәүзия Бәйрәмова.

Фәүзия Бәйрәмованың былтыргы чыгышында Русиянең бөтенлеген бозуга чакыру күргәннәр.

9 февраль Чаллы шәһәр мәхкәмәсендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага карата административ хокук бозу эше каралды. Аны Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда гаепләгәннәр иде. Язучы хәбәр итүенчә, аңа мәхкәмә 30 мең сум штраф салган. Бу гаепләүгә нигез итеп Фәүзия Бәйрәмованың 2020 елның 20 февралендә Казанда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) уздырган фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгышын һәм аңа урыс телле белгечләр ясаган экспертиза нәтиҗәсен алганнар. Бәйрәмова Азатлыкка сөйләвенчә, бу җыенда ул чыгышын татарча ясаган, ә экспертизага текстны русчага тәрҗемә итеп биргәннәр.

Дәүләтләре бик "кыйммәт" тора икән

"Мәхкәмә тәмам. Русиянең дәүләт бөтенлеген җимерергә тели, дип гаепләп, миңа 30 мең сум штраф салдылар. Дәүләтләре бик "кыйммәт" тора икән!", дип язды Фәүзия ханым.

Утырыш барышында ул ике ходатайство ясаган, берсен дә канәгатьләндермәгәннәр.

Моннан тыш, административ эш материалларына 2019 елда яшьләр корылтаенда сөйләгән сүзләрен дә керткәннәр. "Ул эш туктатылды бит, нигә аларны укыйсыз, дидем. Җавап булмады. Дәүләт ягыннан мине гаепләргә килгән прокурор ярдәмчесеннән сорадым, "менә бу минем татарча чыгыштан Русияне җимереп, үз дәүләтебезне төзик", дигән җөмләне күрсәт әле, дидем. Ул күрсәтә алмады. Миңа соңгы сүзне сөйләргә мөмкинлек бирмәделәр, аны судка язма рәвештә генә тапшырдым. Ул арада хөкемдар чыгып, хөкем карарын укыды", диде Бәйрәмова.

Мәхкәмә карары тапшырылгач, аны шикаять итәргә җыеналар.
Фәүзия Бәйрәмова куәт оешмалары үзенә карата җинаять эше ачарга тырыша дип фаразлый, чөнки тагын шундый бер административ җәза булса, аңа җинаять эше ачылырга мөмкин.

Фәүзия Бәйрәмовага яңа административ эш ачылу турында гыйнвар ахырларында билгеле булды. Тикшерүчеләргә былтыр ТИҮ уздырган фәнни-гамәли конференциядә язучының Һади Атласи сүзләрен китерү "ошамаган".

Бәйрәмова үзенең ул чыгышында репрессия корбаны Һади Атласиның "үз дәүләте булмаган милләт бетүгә бара", дигән сүзләрен мисалга китергән һәм моннан утыз ел элек булган хәлләрне искә төшереп, "Без шуның белән мәйданга чыктык бит, үзебезнең дәүләтебез, үзебезнең татар дәүләтебез, ислам әхлагы булган үз дәүләтебез булырга тиеш, дип" сөйләгән. Экспертлар "татарның үз дәүләте булырга тиеш", дигән сүзләрне экстремистик дип таныган.

"Татар иҗтимагый үзәгенә һәм миңа каршы башланып киткән бу хөкем эшләрен Татарстанны милли республика буларак юк итәргә әзерлек дип бәялим, чөнки аны яклап сүз әйтерлек татар оешмаларын һәм милли лидерларның шул рәвешле авызларын томалап куялар", дигән иде элегрәк Бәйрәмова Азатлыкка.

  • 2020 ел июнендә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе Фәүзия Бәйрәмовага аның 2019 елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен 10 мең сум штраф салды.
  • Бәйрәмова 2010 елда милләтара ызгыш чыгаруда гаепләнеп бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы язмалары өчен мәхкәмә аны шул ук маддә нигезендә тагын бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Һади Атласи

Һади Атласи 1876 елда Чүпрәле районы Иске Чәке авылында туа. 1908 елда Оренбурның Каргалы бистәсендәге Гани Хөсәеновның укытучылар семинариясен тәмамлый. 1903 елда Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсендә имам һәм мөдәррис. Әлмәттә кызлар мәктәбе ача.

1907 елда Самар губернасыннан Русия думасына депутат итеп сайлана. 1911-1914 елларда "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөембикә" тарихи әсәрләрен бастырып чыгара. 1929 елда Атласины кулга алып ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр. 1936 елда ул кабаттан кулга алына.

1937 елның 23-28 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы тугыз татар зыялысын атарга хөкем итә. Алар: тарихчы Һади Атласи, укытучы Гали Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазыл Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Барый Фаттахов, хезмәткәр Зәкәрия Фаттахов һәм имам Рәшит Яруллин.

1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.

Казанда бер урамга Һади Атласи исеме бирелгән. Бөгелмә шәһәрендә 14нче санлы татар гимназиясе Һади Атласи исемен йөртә, анда аның музее да бар. Бөгелмәдә шулай ук Һади Атласи хәйрия фонды эшли, ул ел саен "Мәгърифәтче", "Шәфәгать иясе", "Милләтпәрвәр", "Иҗтиһатлы укучы" номинацияләрендә Атласи премияләрен тапшыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (12)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG