Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин чит ил сайтларын Русиядә теркәлергә мәҗбүр итүче канунны имзалады


Владимир Путин
Владимир Путин

Яңа канунга ярашлы, Facebook, Instagram, WhatsApp, YouTube кебек популяр социаль челтәрләр Русиядә бүлекләрен ачарга тиеш була.

Русиядә кулланучылары булган зур социаль челтәрләр һәм IT-ширкәтләр 2022 елның 1 гыйнварыннан Русиядә үзләренең бүлекләрен ачып, юридик мәсьәләләрне алар аша хәл итә башларга тиеш була. Бу турыда канунны Русия президенты Владимир Путин имзалады.

Әлеге канун көненә 500 мең Русиядә яшәүче кеше керә торган, контенты урыс телендә булган һәм рекламы Русия аудиториясенә юнәлтелгән ширкәтләргә кагыла. Мондый ширкәтләр исемлегенә Facebook, Instagram, WhatsApp, Twitter, TikTok, Google AdWords реклама хезмәте, YouTube (Google ширкәтенеке), Viber, Telegram, Steam (Valve Corporation) һәм World of Tanks (Wargaming) уен хезмәтләре керәчәк.

Русиядә бүлек ачу бу ширкәтләргә Русия ватандашлары мөрәҗәгать итә алсын өчен, шулай ук мәхкәмә һәм дәүләт оешмалары карарларын үтәү, Русиядә тыелган мәгълүматка керүне чикләү өчен кирәк дип аңлатыла.

Шул ук ширкәтләр Роскомнадзор сайтында үз бүлмәләрен теркәргә тиеш була. Бу ширкәтнең Роскомнадзор белән аралашуы һәм ватандашлар мөрәҗәгать итә алсын өчен кирәк диелә.

Бу таләпләр үтәлмәсә, ширкәткә карата чикләүләр кертеләчәк, бу ресурсның рекламын таратуны тыю, русияләрдән акча күчерүне, түләүләр алуны тыю, ресурсны тулысынча яки өлешчә томалау кебек чаралар күрелергә мөмкин.
Русия думасы әлеге канун өлгесен 17 июньдә раслады.

Майда Мәскәү мәхкәмәсе килештерелмәгән митингларга чакырган материалларны алып куймауда гаепләп, Twitter, TikTok һәм Google-га миллионнарча сумлык штрафлар салган иде. Twitter-га барлыгы 27,9 млн сум, TikTok-ка 4 млн, Google-га 9,5 млн сум штраф салынды. Аннан алда мәхкәмәләр Telegram (5 млн сум), "Одноклассники" (4 млн сум) һәм Facebook (26 млн сум) социаль челтәрләренә дә штрафлар салган иде.

Моннан тыш, Роскомнадзор Twitter-ны Русия кануннарын үтәргә һәм Русиядә таратуга тыелган контентны алып ташларга мәҗбүр итәр өчен 10 марттан социаль челтәрнең тизлеген киметә башлады.

Freedom House халыкара хокук яклау оешмасы ел саен интернет иреге турында әзерләгән хисапларда Русия иң арттагы урыннарда тора.

Хокук яклаучылар бәяләмәләренә караганда, Русиядә интернет иреге авторитар Мьянма, Азәрбайҗан, Беларус кебек илләрдәгедән дә начаррак хәлдә, шуңа да карамастан, илдә бу өлкәдә яңа кырыслатучы кануннар кабул ителә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG