Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиләк сату кереме ике тапкыр кимегән: Базардагы халык зары


Азатлык Казан базарларын йөреп чыкты. Базарда сәүдә итүчеләр бәрәңгегә бәя артачак дип фаразлый. Алар корылыктан күргән зыян хакында сөйләде.

Узган елны бу вакытта халык җиләктә иде. Быел җәй иртәрәк килде, аңа өстәп Идел-Урал төбәгендә аномаль эсселек тә урнашты. Бакча, яланда җиләкләр күпкә иртәрәк өлгерде. Эсселек исә корылыкка китерде, табигать халыкны яңгырсыз интектерде. Шул сәбәпле быел җиләк сезоны ике тапкырга кыскарды. Былтыр бу вакытта җир җиләге сату гөрләп барса, бүген базарда җиләк табу кыен. Булганын да сатучылар соңгылары дип сата, бәясе былтыргыдан ике тапкыр кыйбатрак. Кура җиләге, каен җиләге дә күп түгел. Азатлык Казан базарларында җиләк сатучылар белән сөйләште.

Татарстандагы 43 районның 38ендә, корылык сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Республиканың гидрометеорология идарәсе башлыгы Сергей Захаров әйтүенчә, июнь аенда температура артык югары, явым-төшем гадәттән тыш аз булган һәм моңа охшаш вазгыять 1989, 1998 һәм 2010 елларда күзәтелгән. Быел авыл хуҗалыгы өчен шактый катлаулы ел. Бу бигрәк тә Казан базарларында ачык күренә. Җиләк сатучылар бик аз, быел җиләк сезоны да бер ай түгел, ике атна гына булган.

Колхоз базары
Колхоз базары

Казандагы Колхоз базарында Татарстан җиләген табып булмый. Сатучылар йә Мари иленнән, йә Чуашстаннан. Сату урыннары өчен дә түлисе, җиләк җыеп сатучылар өчен бу да зур чыгым. Шуңа тауарга да бәя арта.

Соңгы 6-7 ел базарда җиләк сатучы Серафима Короткова Мари Иленең Козьмодемьянски тирәсеннән килүен әйтте. Саткан җир җиләгенең килосы 800-900 сум тора. Якынча, чөнки җиләк килолап түгел, ә өч-биш литрлы чиләкләр белән сатыла, килолап үлчәмиләр.

Серафима Короткова
Серафима Короткова

— Менә бу чиләктәге җиләк ике килодан аз гына артык, бәясе - 2 мең сум тора. Җиләк янып бетте. Болар - соңгылары, башка булмаячак. Быел ничә ел рәттән җыйган биек печән арасында да юк. Өстәвенә вак. Үзем сату иткән 6-7 елда мондый хәлне хәтерләмим. Шуңа бәясе дә кыйбат, халык та алмый, байлар алса гына инде... Бәрәңге дә булмаска охшый быел, яфраклары көйде, — дип сөйләде ул.

Мари иленең Коркатово авылыннан килгән Наталья Бочкарева каен җиләге белән сату итә. Бу җиләкнең ярты килосы — 650 сум.

Наталья Бочкарева
Наталья Бочкарева

— Соңгы 10-15 елда, сезонында каен җиләге сатарга шушында килеп утырабыз. Бөтен гаиләбез белән җыябыз. Үзем кибеттә сатучы булып эшлим, ял вакытымны җиләк сезонына алам. Балаларны җитешрәк тормышта яшәтәсе килә, шуңа сезонында урманнан кайтып кермибез. Берничә сәгать черем итеп алабыз да, җыйган җиләкне сатарга чыгып китәбез, — дип сөйли Наталья. — Казанга кадәр бензин бәясе 1200 сумга чыга, әле урын өчен 250 сум түләтәләр. Мин бүген 12 майонез чиләге белән җиләк алып килдем, шуларның һәрберсен 650 сумнан санасак, 7800 сум килеп чыга. Чиста керем итеп 6000 сум чамасы акча кала. Каен җиләге җыю бер дә җиңел түгел, аны җыеп караган кеше генә белә.

Казанга атнага ике-өч тапкыр киләбез. Быел җиләк сезоны бик кыска булды, узган ел без каен җиләге белән айдан артык сату итсәк, быел өч атнага да тулмый. Корылыкта җиләкләр бөре килеш кипте. Аннары гына бераз яңгыр булып азмы-күпме җиләк булды. Яңгырлар булса, тиздән гөмбә сезоны башлана, аның белән сату итәчәкбез, — ди Наталья Бочкарева.

Колхоз базарында бер стакан кура җиләгенең бәясе 100 сумнан башлана. Зөя утравындагы бакчасыннан кура җиләге алып килеп сатучы өлкән яшьтәге мөселман апасында биш литрлы чиләге 800 сум тора. Ул бакчаның әнисеннән калуы, җиләк вакытында шулай базарга алып килүе турында сөйләде.

— Зинһар фотога төшерә күрмә. Мин Казанда мәчеттә эшлим, мәетләр юып йөрим. Монда рәхәт тормыштан чыгып утырмадым, ниндидер акчага яшәргә кирәк, пенсия генә җитми. Аннан соң, җиләкне дә исраф итеп яткырып булмый, үзебез генә моның кадәрне ашап та бетерә алмыйбыз. Үлек тә юа, җиләк тә сата дип әйтерләр, килешмәс, шуңа мине төшермә, — диде сатучы.

Биредәге бакча җиләгенең дә күп өлеше Чуашстаннан булып чыкты. Моргауш районыннан килгән Евгений Красновның үз авылы тирәсендә ике һектар җире бар һәм ул анда гаиләсе белән бакча җиләге үстерә. Ул да быел корылык сәбәпле җиләкнең ике тапкыр азрак булуыннан зарланды.

Евгений Краснов (уңда)
Евгений Краснов (уңда)

— Әнием 27 ел дәвамында җиләк үстереп, Казанга килеп сатты. Ул җир алып җиләк үстерергә тәкдим итте. Гаиләбез белән шунда эшлибез, эшчеләрне дә яллыйбыз. Иртәнге 3тә торып Чуашстаннан чыгып китәм, мондагы сатучыларга 180-200 сумнан сатам. Сезон башында 220 сумнан бирә идем. Бүген 200 килограмм җиләк саттым инде. Алардан калса, үзем бер урынга басып сатам. Менә шушы бер чиләк җиләгем калды, 800 сумга бирәм. Узган ел өч атна буе бер көн туктамый уңыш җыйдык, быел атна ярымда сезонны тәмамлыйбыз. Җиләк вак һәм коры. Татарстанда бөтенләй юк бит әле. Татарстан җире җиләккә яраклы түгел, шуңа базарда да Татарстан җиләге юк диярлек. Хәзер генә яңгырлар китте, җиләкләр уянып тагын бераз уңыш булмасмы дип өметләнәм, ди Евгений

Сатучы белән сөйләшеп торганда, базар хезмәткәре килеп, Евгенийның бер чиләк җиләге белән урын алып торуына ишарә итеп, 250 сум түләргә кушты. Тарткалаша торгач, Евгений янында журналист та булуын аңлагач, сатулашу 50 сумга төште. Аннары инде журналистка да "базар — хосусый урын, фотога төшерергә ярамый" дип аны чыгарырга маташтылар.

Казанның Мәскәү базарында сатучы пенсионерлардан урын өчен түләү алынмый. Яшьрәк эшмәкәрләрдән, товарның күләменә карап түләү каралган.

Галина Морганова
Галина Морганова

Мәскәү базарына керү юлында утыручы Галина Морганова Яшел үзәннең Имәнлек бистәсеннән кура җиләген алып килеп сата. Бер стакан бәясе — 100 сум.

— Биш ел шушында килеп сатам. Узган ел җиләк күбрәк, эрерәк иде. Кышын куаклар өшеде, җәй коры килде, шуңа җиләк ике-өч тапкыр азрак, ди ул.

Чуашстанның Урмары бистәсеннән килгән Любовь исемле хатын өч литрлы чиләгендәге җиләкне үлчәп тә күрсәтте: 1,5 кило чыга һәм ул 1000 сум тора. Тик җиләк инде яңа түгел, искерәк, әчи башлаган. Ул да елның коры килүеннән, җиләк аз булудан, кыйммәт саткач, аны да алмауларыннан зарланды.

Дмитрий Кабаков Чуашстаннан гаиләсе белән 3-4 ел бирегә сату итәргә йөри. Алар җир җиләгенең өч литрлы чиләген 1200 сумга тәкдим итә.

Дмитрий Кабаков
Дмитрий Кабаков

— Узган ел без бу чиләк белән җиләкне 500 сумга саттык, быел — 1200 сум. Майонез чиләгендә узган ел 250 сумга саттык, быел — 500 сум, чөнки корылык, җиләк юк. Узган ел җиләкне көн саен китерә идек, быел атнага ике-өч булса да рәхмәт. Алам дип торучы да юк, чөнки кыйбат. Теплицада кыяр үстерәбез, аның килосын 80 сумга сатабыз. Басудан яшел борчак җыйдык. Азмы-күпме акча керә, әле урын өчен дә 800 сум түлибез, ди Дмитрий.

Аның сүзләренә караганда, җиләк яхшы булган елларда гаилә белән җыйганда, сезонында 200 мең сумлап керем ясарга мөмкин, ә быел ул 100 меңгә дә тулмый.

Җиңү Проспекты базары
Җиңү Проспекты базары


Казанның Җиңү Проспекты базары метро ишек төбеннән үк башлана. Биредә сатучыларның берсе дә урын өчен түләми. Кем тели — шул килеп баса, ул ачык һавада, урам буйлап сузыла.

Клыки бистәсеннән кура җиләге алып килгән килгән Зөлфия Сәләхова күп еллар шулай бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимеш сатуын сөйләде.

— 13 мең пенсия алам. Ул акчага яшәп буламы? Аны юлга түлисеңме, ашарга аласыңмы, даруга тотасыңмы, балаларга бирәсеңме? Әзрәк балаларга да ярдәм итәсе, аларны кеше төслерәк итеп яшәтәсе килә. Малайларым фатир алды, аңа ничек ярдәм итмисең? Туган көнгә, туйга бара башласаң да, акча салырга кирәк. Кешегә әйтеп булмый бит: өйдә генә утырам, 13 мең пенсиям ашарга да җитми, дия алмыйсың. Шуңа йөрим инде сумкамны асып, — дип тезеп китте Зөлфия. — Узган елларны Яшел үзәнгә җир җиләгенә бара идек, быел җир җиләге юк. Ике тапкыр гына җир җиләге сатучы күрдем, башка булмады. Кура җиләге дә су сиптергән җирдә генә бар, ә су сипмәгән җирдә корыды. Быел бәрәңгеләр дә булмаячак әле, бәяләре хәзер 80 сум чамасы.

Зөлфия Сәләхова (сулда) һәм Гөлүсә (уңда)
Зөлфия Сәләхова (сулда) һәм Гөлүсә (уңда)

Көек авылыннан килеп сатучы Гөлүсә ханым 20 елдан артык җиләк-җимеш алып-сату белән шөгыльләнә. Ул да быел җир җиләгенең азлыгына, булганда да килосын 500 сумнан сатуы турында сөйләде.

— Узган ел җир җиләгеннән өзелми идем, быел ике чиләк алып саттым. Килосы 500 сумнан булды. Узган ел ике тапкыр арзанрак иде, 250-300 сумга саттым. Ел саен җиләк сатучы кызлар да быел күренмәде. Аның каравы, быел кура җиләге булырга охшаган. Лаеш ягындагы авылларда халык бәрәңге бакчасына кура җиләге утыртып, шуның белән акча эшли хәзер, алай табышлырак чыга диләр, шулар күпләп сатуга китерәләр, дип сөйләде Гөлүсә ханым.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG