Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда балигъ булмаганнар комиссиясе балаларны килешенмәгән митинглардан тыячак


Комиссия эшчәнлеге турында низамнамәгә шул турыда өстәмәләр кертелгән.

Башкортстанның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе алга таба балаларны килешенмәгән митингларда катнашудан тыю белән дә шөгыльләнәчәк. Бу турыда комиссиянең низамнамәсенә өстәмәләр кертелгән. Документка Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе Андрай Назаров кул куйган.

Низамнамәгә "экстремистлык күренешләрен һәм терорчылык идеологиясен таратуны кисәтү", "балигъ булмаганнарның килешенмәгән ачык чараларда катнашуына юл куймау" дигән бүлекләр өстәлгән. Комиссиягә шулай ук яшүсемерләрнең үз-үзенә кул салуга омтылышларын ачыклау ягыннан оешмалар эшчәнлеге белән идарә итү дә йөкләнә.

Башкортстан парламентының балаларны канунсыз митингларга җәлеп итүдән саклаучы канун кабул итәсе мартта әйтелде.

"Соңгы айларда иҗтимагый-сәяси вакыйгалар бу проблем ачык чаралар уздырганда да актуаль икәнлеген күрсәтте. Бу хәлләр, бер яктан, илдәге сәяси тотрыклылыкта начар чагылыш таба, Русиянең бөтенлегенә яный, башка яктан – еш кына балаларның тормышларын җимерә, алар канунга каршы эшчәнлеккә җәлеп ителә" дип сөйләгән иде Башкортстан парламенты җитәкчесе Константин Толкачев.

Февральдә медиа Русия мәктәпләрендә сәясәт һәм митинглар турында фикер алышу өчен тәрбиячеләр булдырылачак дип язды. 2022 елдан Русиянең бөтен төбәкләрендә мәктәп мөдиренең тәрбия буенча киңәшчеләре вазифасы кертелә, аларга 15 мең сум хезмәт хакы түләнәчәк, бу киңәшчеләр балалар белән, шул исәптән, сәясәт һәм митинглар турында да сөйләшергә тиеш булачак диелде.

Мәктәп балалары һәм студентларның Русиядә протестларда катнашуы 2017 елда Коррупциягә каршы көрәш фондының ул вакыттагы премьер-министр Дмитрий Медведевка багышланган "Он вам не Димон" фильмыннан соң күзгә ташланды.
Навальныйны яклап 23 һм 31 гыйнварда узган акцияләрдә дә мәктәп укучылары катнашты. Ким дигәндә 500 балигъ булмаган катнашучы тоткарлануы хәбәр ителде.

23 гыйнвар протестлары алдыннан Тикшерү комитеты балигъ булмаганнарны канунга каршы гамәлләр эшләүгә чакыруда гаепләп җинаять эше ачты. Бу турыда гаепләү Навальныйның иң якын көрәштәше Леонид Волковка белдерелде. Гәрчә Волков үзе ата-аналарны балаларын акцияләргә җибәрмәскә чакырган иде.
Акцияләрне оештыручыларны балигъ булмаганнарны митингка чакыруда президент Владимир Путин да гаепләгән иде. Путин "террористлар шулай итә, үзләре алдыннан хатын-кызлар һәм балаларны куа" диде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG