Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Башкортстанда 19 июльне ял көне дип игълан итте


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Корбан бәйрәме дә ял көне булганлыктан, республика халкы рәттән дүрт көн эшкә чыкмаячак. Бу чара коронавирс таралуны тоткарлар дип көтелә.

Башкортстанда 19 июль ял көне дип игълан ителде. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров республика хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә әйтте.
20 июль Корбан гаете булганлыктан, республика халкына дүрт көн рәттән эшкә чыкмау мөмкинлеге бирелә.

19 июль өчен оешмалар үз хезмәткәрләренә эш хакларын түләргә тиеш дип белдерде Хәбиров. Эш урыннарында күпме хезмәткәр каласын һәр оешма үзе хәл итә.

Башкортстанда өстәмә ял көне ясау тәкъдимен Хәбиров 9 июльдә әйткән иде. Халык дүрт көн эшкә чыкмый торса, коронавирус йоктыру чылбыры өзелер, кешеләр урамнарга чыгып йөрмичә, гаиләләре белән өйләрендә утырыр дигән фикер әйтелде.

Башкортстанда соңгы ялларда гына да 413 кешедә COVID-19 рәсман расланган. Якшәмбе бу күрсәткечнең пандемия чоры рекорды куелган – 208 кеше. Ике көндә 10 кешенең коронавирустан үлүе рәсман расланган.

Коронавируска каршы көрәш йөзеннән Хәбиров җәмәгать урыннарына вакцина кадатканнарны гына кертү турында фәрман чыгарган иде. Бу карар 29 июньнән гамәлгә керергә тиеш булса да, төрле сәбәпләр белән берничә тапкыр кичектерелде. Соңгы карарга ярашлы, вакцина белешмәсен 26 июльдән сорый башлаячаклар диелә.

Башкортстан җитәкчелеге, республикада коронавирус таралу көчле булса да, июль башында кырыкка якын илдән кунаклар чакырып халыкара фольклор фестивале уздырды. Белгечләр мондый киңкүләм чара республикадагы эпидемиология хәлен начарайтырга мөмкин дип кисәтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG