Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнвәр Алмаев: "Әстерханда татарларга нугайлардан куркыныч янамый"


Әнвәр Алмаев
Әнвәр Алмаев

Узган җанисәптә Әстерхан өлкәсендә татарлар 10 меңгә кимеде, нугайлар саны артты.

Әстерхан өлкәсендә яшәүче татарларга нугайлашу куркынычы янамый. Бу хакта бүген Әстерхан шәһәренең "Дуслык" татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, җанисәптә татарны бүлгәләү сәясәте барып чыкмаячак.

"Без бүлгәләнүдән курыкмыйбыз. Бездә мишәрләр дә, нугайлар да яши. Татар кешесен башка кеше итеп яздыртырга дип йөрүчеләр юк. Нугайларның үз милләтен яздырудан без курыкмыйбыз. Нугайлар саны азрак. Узган җанисәптә татарлар 70 мең булган иде, хәзер 80 меңнән ким түгел дип әйтәм. Без аларны беләбез. Татарлар күбрәк шәһәрдә тора", диде ул.

Соңгы елларда нугайларның активлашуын Әнвәр Алмаев Дагыстаннан күчеп килүчеләр белән бәйли.

"Әмма бу проблем юк түгел дип әйтмәс идем. Дагыстаннан килгән нугайлар активрак эшли башлады. Алар татарларга "ник үзегезне татарлар дип әйтәсез, сез нугайлар бит" диләр. Халыкның күпчелеге моңа игътибар бирми. Татарча сөйләп, татарча уйнап, татарча биеп, үзләрен татар дип хис итә. Мин үзем Пенза мишәре, безнең беркайчан да татар түгел дип уйлаганыбыз да, мишәр дигән милләтне ишеткән дә юк", диде Алмаев.

Ул шулай ук интернетта барган пропаганданы татарлар укымый һәм аларга ышанмый.

"Интернетта пропаганда бара. Бер-ике кеше үзләренең сайтында язып баралар. Халык аларны укымый, мин үзем дә аларны укырга теләмим. Бу чиста пропаганда, кемнең эше икәнен дә белеп булмый.

Бу Дагыстаннан качаклар килгәч башланды. Алар берничә авылны йөреп чыкты. Анда кеше күп тормый. Шул авылларда халык белән сөйләштеләр. Алар нугай дип язылган иде. Зур татар авылларында йөрмәделәр. Бөтен авылларда да "Дуслык" җәмгыятеннән вәкилләр бар. Бөтенесе дә ничек татар булдык, шулай калдык диләр", диде Алмаев.

Узган җанисәптә Әстерхан өлкәсендә яшәүче татарларның саны 10 меңгә кимеп, 60 меңне тәшкил итте. Нугайлар, киресенчә, 3 меңгә артты.

Әнвәр Алмаев сүзләренчә, Әстерхан шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге мәктәптә укучылар 1-10 сыйныфларда татар телен өйрәнә. Шул ук вакытта мәктәптә укучыларның 40 процентын гына татарлар тәшкил итә.

Узган ел Әстерхан өлкәсендә яшәүче Ренат Бикчураев Азатлыкка биргән әңгәмәсендә мәктәпләрдә татар телен укыту кимеде дип белдергән иде.
Ул татар конгрессыннан авылларга ярдәм тоймыйбыз, аларның җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәргә, татар телен укытуны оештырырга мөмкинлекләре бар дип сөйләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG