Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда телләр үстерү програмы акчасы 2,2 тапкыр арттырылган


Актаныш мәктәбе, иллюстартив фото
Актаныш мәктәбе, иллюстартив фото

Татарстан халыклары телләрен үстерүгә һәм республикада телләр күптөрлелеген саклауга өстәмә 150 млн сум бирелә. Ул грантлар рәвешендә таратылачак.

Татарстан хөкүмәте "2021-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында бүтән телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" програмына үзгәрешләр керткән. Республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карарда әйтелгәнчә, програмга 2021 елда 273,4 млн сум биреләчәк. Узган елда бу програм 123,4 миллионга төшәчәк диелгән иде. Шулай итеп, акчалар 2,2 тапкыр арттырылган.

150 млн сум грантлар рәвешендә таратылачак диелә карарда. Шул исәптән 200 грантны Татарстан халыклары телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерү эшчәнлеге өчен мәктәпләр һәм балалар бакчаларына бирергә ниятләнә. Әлеге грантларны Татарстан мәгариф министрлыгы өләшәчәк диелә. Гомуми 100 млн сум таратылачак, димәк, бер грант 500 мең сум булачак дип яза Коммерсант.

Грантлар бәйге нигезендә биреләчәк, бәйгеләр муниципаль һәм республика этапларында август аенда узачак диелә.

Грантлар балаларны туган телләренә өйрәтүгә шартлар тудырырга ярдәм итәргә, матди-техни нигезне ныгытырга, укытучыларның һөнәри әзерлекләрен арттырырга булышырга тиеш диелгән Татарстан хөкүмәте карарында.

Мәдәният министрлыгы аша да грантлар өләшенә, алар республикада телләр күптөрлелеген саклауга ярдәм итүче проектларга биреләчәк диелә. Татарстан мәдәният министрлыгы бу турыда киңрәк мәгълүмат чыгармаган.

Татарстанда дәүләт телләре һәм башка телләрне үстерүгә 2023-2030 елларда 1 млрд сум тотарга ниятләнә. 2020 елда пандемия сәбәпле програмның финанслануы киметелде. 123,6 млн сум урынына 61,5 млн гына бирелде. Аерым алганда, програмнан киңкүләм чаралар, урыс теле өлкәсендә фәнни грантлар һәм татар теле курсларына акчалар төшереп калдырылган. Татар һәм урыс телләренең тигез кулланылуына 22,35 млн сум урынына 8 млн гына бирелгән. Башка халыклар телләрен саклауга 10,7 млн урынына 5,4 млн бүленгән.

Татар халкының милли тәңгәллеген саклау програмына да чыгымнар киметелгән иде. 98,5 млн урынына ул 70,5 миллион сумга калды. Быел 109,4 млн тотылыр дип көтелә, Татарстан хөкүмәте алдан уйланылган суммага үзгәрешләр кертмәде.
2021 елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте.

2020 ел ахырында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров республикада телләрне саклау һәм үстерү грантларын 30 млн сумга арттырды. Моңарчы республика телләрен үстерү грантларына 50 миллион сум бүленә иде. 80 млн сум акча шул исәптән башка төбәкләрдә дә башкорт теленең үсешенә тотылачак диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG