Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә милли телләргә мөнәсәбәт президент грантлары өләшкәндә дә ачык чагылды


Русия президенты грантлары фондының быел Татарстан һәм Башкортстанда, шулай ук башка өлкәләрдә акчаны кемгә бирүен тикшердек.

Русия президенты грантлары фонды акча өләште. Быел җиңүчеләр исемлегендә 2 144 проект. Грантларга бүленеп бирелгән акчаның гомуми күләме 4 млрд сумнан артык. Бер грант уртача 2 миллион сум тәшкил итә. Татарстаннан грант сорап гариза җибәргән 337 проектның бары 29ы гына ярдәм алырга лаеклы дип табылган. Башкортстан 505 гариза җибәргән, шуларның 69ы грант алачак. Татарстан үз проектларына 78 млн сум алса, Башкортстанга 77 млн сум бүленә.

Быел грантларның зур өлеше сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социаль яраклаштыру һәм тернәкләндерүгә, инклюзив сыйныфлар булдыру һәм булганнарын үстерү, шундый балаларга уңайлы шартлар тудыру, аларның әти-әниләренә ярдәм итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, паллиатив ярдәм, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтү һәм башка максатларга бирелгән. Азатлык грантка бирелгән гаризаларны барлап, алар арасында күпмесе татар яки башкорт мәдәниятенә кагылышлы булуын ачыклады.

Татарстаннан сайлап алынган проектлар арасында иң зуры – "Тере шәһәр" ("Живой город") заманча сәнгатькә ярдәм итү фондыныкы. Алар "Киттек!" ("Поехали!") дип аталган гастроль проектына 9 миллион сумлык грант алачак. Русия шәһәрләре буйлап узачак әлеге гастрольләрдә дәүләтнеке булмаган театрлар катнаша.

Татар мәдәниятен үстерүне максат итеп куйган бер генә проект грантка лаеклы дип табылган. Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале 4 миллион сум дәүләт ярдәме алачак.

Ә акчасыз калган проектлар исемлеге шактый озын:

Аерым алганда, "Белем.ру" өстәмә белем бирү онлайн-платформасы 2 млн 587 мең сумлык проектына ярдәм сораган булган. Казандагы "Чәкчәк музее" кызларны татар милли чигү сәнгатенә өйрәтүче онлайн-мәктәп оештырмакчы булып, моңа 2 млн 964 мең сум сораган. XIV-XVII гасыр болгар-татар каберташ язмалары тупланган сайт һәм электрон каталог булдыруга да Русия президенты грантлар фондыннан акча бирмәскә булганнар (2 млн 997 мең сум). "Русия юристлары берлеге" ("Ассоциация юристов России") татар телендә "Хөкемдар" дип аталган телевизион тапшыру чыгарырга теләгән, бу проектны авторлар 1 млн 785 мең сумга бәяләгән. Әлеге тапшыру ярдәмендә халыкны хокук өлкәсендә белемле итү, татар телен юридик өлкәдә популярлаштыру күздә тотылган.

"Созвездие-Йолдызлык" балалар җыр фестивале татар телендә телевизион тапшырулар чыгармакчы булган. "Йолдызлык мизгелләре" дип аталган проектка авторлар 4 млн 79 мең сум акча сораган, әмма ала алмаган.

Әтнә районы Күлле Киме авылында Сибгать Хәким музее ачу (2 млн сум), Апас районында Әмир Камалиев (Аманулла) музее (138 мең сум) булдыру да грант белән ярдәм итүгә лаек түгел дип табылган.

"Будильник" телеканалы YouTube-та урыс һәм татар телендә "Балачакка сәяхәт" дип аталган музыкаль телевизион проектка 2 млн 129 мең сум сораган булган. Татарстанның Лениногорски районында "Алга авылга" дигән проект эшләмәкче булганнар (311 мең сум), Азнакай районында "Чатыр тауда жыен" дип аталган төрки халыклар иҗатының халыкара фестивален уздырырга теләгәннәр (495 мең сум).

Спасс районында "Болгар кунаклары" милли мәдәниятләр фестивале (469 мең сум), Лаеш районында "Кече елга" авыл театры (481 мең сум), Чистай районы Татар Баганасы авылында Балтай чишмәсен төзекләндерү проекты (489 мең сум) да грантсыз калган.

Апас районы Бакырчы авылы мәхәлләсе "БакырФест" дип аталган чара уздырырга 93 мең сум сораган булган. Архив документларыннан күренгәнчә, Бакырчы авылы халкы борынгыдан ук бакыр чыгарган, аннан самавырлар, комган, табаклар, кашыклар, бизәнү әйберләре ясап кәсеп иткән. Ләкин берничә буын элек әлеге гореф-гадәт юкка чыккан. Авылның иң өлкән кешеләре арасында ата-бабаларының бу һөнәр осталыгын күреп үскәннәре әлегә кадәр яши, фестиваль оештырып, авыл халкы бакырчылар һөнәрен яңадан торгызырга теләгән булган.

"Татар авылы" этнографик музее
"Татар авылы" этнографик музее

"Татар авылы" этнография музее авырлык белән хәрәкәтләнүче кешеләр өчен музей кору проектына 595 мең сум, "Татар әкиятләре аланы" проектына 500 мең сум акча сорап мөрәҗәгать иткән.

"Шәһәрләр иле" ("Страна городов") фәнни-тикшеренү үзәге "Туган тел" гаилә фестивале уздырырга планлаштырган, моның өчен 448 мең сум сораган.

Чаллыда "Уен алан" дип аталган проектны тормышка ашырмакчы булганнар. Моның өчен өстәл һәм хәрәкәтле уеннар комплектлары сатып алу таләп ителгән. "Толым", "Тышаулы атлар", "Чүлмәк вату", "Аркан тартыш" кебек уеннарны 25 уен аланында уздыру күздә тотылган, бу чаралар шәһәрнең Автозавод районында өч белем бирү оешмасы һәм биш торак комплексында узарга тиеш булган. Проектны авторлар 470 мең сумга бәяләгән.

"Зәңгәр кош" ("Синяя птица") хосусый балалар бакчасы исә балалар өчен татар телендәге "PRO.tatar" дип аталган өстәл уеннарын эшләүгә 417 мең сум сораган.

Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләре дә грантлар ала алмаган.
Удмуртлар республика күләмендә үзләренең милли мәдәниятләренә багышлап "Гырон быдтон" фестивале уздырмакчы булган, моның өчен 508 мең сум сораган.

Татарстанда эшләүче чуаш милли-мәдәни мохтарияте "Юман" дип аталган милли сәнгатен үстерү проектына 2 млн 537 мең сум сорап мөрәҗәгать иткән. Чүпрәле районы чуашлары "Халык бизәкләре" ("Народные узоры") чуаш фольклоры фестивален уздыруга 429 мең сум сораган.

Казанның марилар милли-мәдәни мохтарияте мари мәдәниятен саклауны максат итеп куйган "Йоча – волгыдо ончыкылык" балалар проектын 2 млн 328 мең сумга бәяләгән.

Башкорстанда иң зур күләмле грант 5 млн 716 мең сум – Социомәдәни модельләштерү үзәгенә Яшь этносәясәтче мәктәбе проектын тормышка ашыру өчен бирелә.

Яшь этносәясәтче мәктәбе Идел буе федераль бүлгесе төбәкләрендә этносәясәт өлкәсен анализларга һәм бүгенге шартларда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруда концептуаль нигезләр һәм практикалар эшләп чыгаруга булышлык итәргә җыена.

Әлеге мәктәпнең эшчәнлеге кысаларында экспертларның фикер алышу мәйданчыкларын оештырып, алынган бәяләмәләр нигезендә хакимият оешмаларына мәгълүмат һәм практик киңәшләр әзерләп бирү күздә тотыла. Аерым алганда, болар Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлыгы һәм Идел буе федераль бүлгесендә Русия президентының вәкиллегенә юнәлтеләчәк. Шулай ук "Этносәясәтчелек һәм урыс этногенезы" дип аталган монография эзерләнеп, бастырып чыгарылачак. Мәктәп эшчәнлеге барышында 18дән дә ким булмаган санда семинар, түгәрәк өстәл, ачык дискуссия һәм мастер-класслар уздыру ниятләнә.

Башкорт мәдәниятен үстерүне күздә тоткан проектлардан атта барганда ату осталыгына өйрәтүче "Мәргән уксы" (1 млн 217 мең сум), Агыйдел шәһәрендә "Этника" этномәдәни үзәгендә милли утарлар булдыру (477 310 сум) проектлары да грант откан. Икенчесе бишь яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар белән эшләячәк.

Башкортстанның Аскын районында "башкорт халык бәйрәме" Карга боткасы уздыруга да 108 мең сум акча биргәннәр.

Башкортстанда да нрант отмаган проектлар шактый:

Торатау геопаркында "Шихан" этноавылы нигезендә "Утар" дип аталган башкорт милли йорт-курасы төзү (2 млн 990 мең сум)

Торатау паркы
Торатау паркы

"Шәрыктан караш – Ибн Фадланның "Сәяхәтнамәсе" ("Путевые заметки"): Идел буе Болгарстанының ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга багышлап" дигән проектка авторлар 2 млн 180 мең сум акча сораган. Бу проектны Башкортстанның "Северные амуры" хәрби-тарихи клубы тормышка ашырмакчы булган. Әлеге чараны оештырып, авторлар 921-922 елларда Болгарга килеп, "хәзерге татарлар һәм башкортларның" ата-бабалары ислам кабул итеүен теркәү вакыйгасына балаларның игътибарын җәлеп итмәкче булган.

Башкортстан халкының милли иҗат мирасын саклап калу һәм үстерүгә юнәлтелгән "Тастымалларга юл" дип аталган проект (455 790 сум) та грантка лаек дип табылмаган.

Моннан тыш, Башкортстан вәкилләре Агыйдел елгасы буенда "Самауырлы ритайым" дип аталган бию кичәләре уздыруга 499 мең сум акчалата ярдәм алырга теләгән.

Теләнмәгән йөклелек, бала төшерүләрне булдырмау һәм яшьләр арасында гаилә кыймәтләрен булдыруны күздә тоткан "Бала Тап +" проектына 3 миллион 781 мең сум сораган булганнар.

Олы яшьтәгеләрне иҗади эшчәнлек аша социальләштерү, башкорт фольклоры турында белемнәрне саклап калу һәм үсеп килүче буынга тапшыруны максат итеп куйган "Мирас" проектына да 340 086 сум акча бирелми калган.

Моннан тыш, башкортлар "Стәрлебаш сувенирлар аша" проектына – 498 710 сум, "Акбузатик" балалар анимация мәктәбенә 756 910 сум, Башкорт Кыш бабае кунаклар йортына – 1 млн 255 мең сум, Әскар Абдразаковның вокал сәнгате академиясенә 2 млн 985 мең сум, Гафури районында Җәлил Киекбаев музей-йорты – белем бирү үзәге булдыруга 499 702 сум, Мәскәүдә башкорт мәдәнияте көннәре уздыруга 499 870 сум, "Башкортстан яшьләре йыйыны" белем бирү-мәдәни форумын уздыруга 4 млн 928 мең сум сораган булганнар.

Башкорт ыруларының GASTRO-харитәсен төзү проекты да грантка тәкъдим ителгән булган. Проект кысаларында кырыктан артык башкорт ыруының милли ашларын әзерләүне видеога төшереп алып, бер ресурска туплап куярга ниятләнгән. Бу милли ашлар харитәдә башкорт ырулары көн иткән җирлекләргә беркетелеп, сайтта күренергә тиеш булган. Ельдяк, Балыксы, Уран, Унлар, Канглы, Юрми, Гайна, Эске-Елан, Танып, Кыргыз, Айле, Елан, Тамьян, Кобау, Дуван, Кошсо һәм башка ырулар атала. Проектны тормышка ашыру 2 млн 537 мең сумга төшәр дип күзалланган.

"Башкортстан халыклары" дип аталган балалар өчен буяу китаплары чыгарырга да теләүчеләр булган. Бу китапны 30 мең данә бастырып, республикадагы мәктәпләрдә бушлай таратырга теләгәннәр. Авторлар бу проектка 2 млн 093 мең сум сораган.

"Глобализация шартларында ислам цивилизациясе: трендлар һәм төбәк үзенчәлекләре" фәнни-гамәли конференция уздырыр өчен 5 млн 874 мең сум сораганнар.

Межгорье ябык шәһәрендә "Башмагым" татар музыкаль комедиясенең беренче үрнәге нигезендә аны башкорт телендә сурдотәрҗемә белән кую (576 260 сум), шушы ук шәһәрдә 4-5 яшьлек балаларны билингваль төркемдә укытып, аларны башкорт һәм урыс телләренә өйрәтү һәм туган телне саклауда милли мәдәнияткә якынайтуны (499 052 сум) да мөһим ди санамыйлар президент фондында. Башкортстанның Межгорье шәһәрендә балалар ике телле мохитта тәрбияләнүче гаиләләр яши, балалар бакчаларында тәрбия урыс телендә алып барыла, дип искәртә авторлар.

Аскын районында "Тере чишмәләр-2021" ачык төбәкара фольклор иҗаты фестивале уздырып, анда Башкортстанның һәм Пермь краеның Балтач, Караидел, Тәтешле, Янавыл, Мишкә районнарынан иҗат төркемнәрен катнаштыру ниятләнгән, моңа 959 072 сумлык дәүләт ярдәме соралган.

Иң киң таралган психология практикаларын башкорт теленә тәрҗемә итүне күздә тоткан "Психология туган телдә" дигән проектка аның авторлары 1 млн 842 мең сум сораган булган.

Башкортстаннан тәкъдим ителгән проектлар арасында Тәтешле районында Кара Табын дигән башкорт ыруының шәхесләре саналган Исән хан һәм Гали Чокрый каберләренә туристлар маршруты төзү тәкъдиме дә бар. Бу проектка 1 млн 112 478 сум кирәк булган.

Нефть-газ сәнәгате терминнарының урыс-башкорт һәм башкорт-урыс сүзлеген төзергә теләүчеләр дәүләттән 868 020 сум акча сораган.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "БашТерраФест" туган тел төбәк фестивале (929 959 сум), Бакалы җирлегендә Нәҗиб Асанбаевның 100 еллыгына багышлап "Башҡорт драматургияһының пашаһы" чарасын уздыру (401 370 сум) проектларына да грант бирелми.

Үтмәгән тагын бер проект – "Сал ҡурайға – тере һәйкәл" (478 964 сум) – курайда уйнаучы яшьләр санын арттыру, курайчыларның яңа ансамбльләрен булдыру, бу башкорт милли уен коралында уйнау белемнәре һәм күнекмәләрен саклап калу һәм яшьләргә тапшыру өчен курайчылар географиясен киңәйтү.

1939-1944 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының мөдире һәм баш режиссеры Тимербулат Имашевның истәлеген мәңгеләштерү 2 млн 670 мең сум белән бәяләнгән.

Зиначура районында "Моң иле" дип аталган кубыз ясау остаханәсе булдыру һәм кубызда уйнарга өйрәтү (1 млн 778 921 сум).

Башкортстан Республикасында яшәүче биш халыкның телләрендә "Бишбармак" уены (776 360 сум). Әлеге проект кысаларында Кырмыскалы районында белем бирү һәм мәдәни оешмаларда башкорт, татар, мордва, чуаш һәм урыс телләрендә "Бишбармак" уенын кертү күздә тотылган.

Башкорт милли изүе тегү остаханәсе (247 094 сум).

Башкортстан Республикасы татар конгрессы "Туган тел" дигән татар җыры яшь башкаручылары бәйгесе уздырырга теләп, 457 мең сумлык грант сораган булган, ләкин бу кире кагылган.

Башкортстанның мордва милли-мәдәни мохтарияте "Шумбрат, любимая мордва!" дигән этномәдәни фестивален уздыруга 1 млн 187 мең сум сораган булган.


Башка төбәкләрдәге татар проектларына килсәк, бары Омски өлкәсе татарларына гына бәхет елмайган.

Омски өлкәсенең "Аю" татар яшьләре берлеге "Бүгенге һәм традицион мәдәният үзәге" дип аталган мәдәни-иҗади киңлек булдыруга 459 098 сум грант откан. Проектны тәкъдим итүчеләр Омски шәһәре татар милли-мәдәни оешмаларында катнашучыларның картая баруы, яшьләрнең милли мәсьәләләр белән кызыксынмавы проблемын күтәрә. Шуңа алар татар яшьләре белән яңача, заманча форматта эшләү зарурлыгын искәртә. Проектның максаты – татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрне, туган телне саклау, үстерү һәм өйрәнү өчен шартлар тудыру диелә. Моның өчен белем бирү һәм гамәли мәктәп, проектлар төзү мәктәбе, лидерлык мәктәбе, иҗат остаханәсе, гаилә клубы булдыру күздә тотыла.

Киров өлкәсенә шул җирлектә яшәүче халыкларны өйрәнү проектына 499 500 сум акча биреләчәк. Проектны тормышка ашыручылар урыс, удмурт, мари, татарлар тупланып яши торган җирләргә экспедицияләргә чыгачак. "Нократ төбәге этномәдәниятләре: туганнар, күршеләр һәм дуслар" дип аталган бу проект кысаларында әлеге халыкларның тарихы, мәдәнияте телләре һәм диалектлары турында уку һәм методик ярдәмлекләр эшләнәчәк.

3 миллион сумлык грантны Сарытау өлкәсенең "Җанлы тарих" археология мирасын өйрәнү һәм саклау оешмасы откан. Алар бу акчага борынгы Үкәк шәһәрендә археологик казынулар уздырырга, "Үкәк" фестивале оештырырга, "Үкәктән Үвәккә кадәр" дип аталган күргәзмә ясарга һәм Үвәкнең интерактив харитасын булдырырга җыена. Проектта Үкәкнең татар шәһәре булуы әйтелми, ул бары "этнослар, мәдәниятләр һәм диннәрнең тату яшәве" үрнәге дип билгеләп үтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG