Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хосусый лагерь җитәкчесе: "Татар телле җәйге аланнарга ихтыяҗ бар"


Бала-Ситиның татар аланына җыелган балалар

Казандагы Бала-Сити хосусый белем-тәрбия үзәгендә, "Дубрава" комплексында җәйге ял аланында дүрт төркем эшли.

  • English Camp – инглиз телле алан.
  • Art Camp дигәне – иҗат, театр, инглиз теле күнекмәләре аланы.
  • Tatar Camp – татар телле алан.
  • Stem Camp аланы техник фәннәргә, робот техникасына багышлана.

Бу аланнарда 6 яшьтән башлап 5нче сыйныфка кадәрле балалар ял итә ала.

Бу атна ахырында татар телле аланның эшчәнлеге тәмамланды. Азатлык хәбәрчесе әнә шул алан белән танышып кайтты.

Бала-Сити Казанда кечкенә балалар өчен бердәнбер татар телле алан оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:47 0:00

Бала-Сити балалар бакчалары һәм мәктәбе җитәкчесе Альбина Насыйрова әйтүенчә, балалар бакчасына йөрүчеләр һәм башлангыч мәктәптә укучылар өчен Казанда бу бердәнбер татар телле җәйге ял аланы. Быел ул бишенче тапкыр уздырылды һәм бирегә 32 бала җыелды, күбесе – ел да килүчеләр. Татар аланының бәясе башкаларныкына караганда ике тапкыр арзанрак – быел ул 7 көнгә 13 мең сум булды. Балаларын татар телле мохиткә урнаштырырга телүче чит ил татарлары да җәйгә баласын шушы лагерьгә җибәрә.

Альбина Насыйрова
Альбина Насыйрова

— Олырак яшьтәге балалар өчен татар телле алан табарга була, шул ук "Сәләт"кә барырга мөмкин. Ә менә 6 яшьтән алып башлангыч мәктәпләрдә укучы балалар өчен Казанда татар телле алан бүтән юк. Шәхсән белешкән идем, андый алан табылмады. Ә ата-аналар ягыннан кызыксыну, ихтыяҗ бар. Җәйге аланнарны оештыра башлаганда ук, арада бер генә булса да татар телле алан булырга тиеш, дигән принцип белән эшли башладык һәм быел ул бишенче тапкыр алып барыла. Балалар күп булса да, аз булса да, без аны ел саен алып барачакбыз, - дип сөйли Альбина Насыйрова.

— Җәйге аланга бәяләр нинди?

— Бездә татар сменасы – иң арзаны. Җиде көнлек ял 13 мең сум тора. Бу бәягә бөтен экскурсияләр кертелгән – балалар ике тапкыр зур автобус белән экскурсияләргә чыга. Көненә биш тапкыр хәләл ашау, төрле шәхесләр белән очрашулар, лагерь азагындагы Сабантуй һәм башка чыгымнар кертелгән. Чагыштыру өчен, инглиз телле смена 26 мең сум иде.

— Сезгә татар телле төркемнәр өчен ниндидер дәүләт субсидиясе биреләме?

— Юк, барысын да үзебезнең акчага эшлибез.

Бала-Ситида балалар төрле нәрсәгә өйрәнә
Бала-Ситида балалар төрле нәрсәгә өйрәнә

— Татар телле аланга балаларын кемнәр алып килә?

— Күбрәк яшь, татар җанлы, телгә битараф булмаган гаиләләр алып килә. Алар гаиләдә дә телнең кыйммәтен аңлап, өйдә шул телдә аралашып үсә, монда да алар бергә очрашып татар телле мохит булдыра. Ковид башланганчы Америка, Германия, Ангиля, Чехия, Төркия, Казакъстан һәм башка илләрдән балаларын китерүче ата-аналар бар иде. Җәйге ялга кайталар да, Казанда балаларын татар телле мохиткә урнаштырасылары, гореф-гадәтләр белән ныграк таныштырасылары килә. Шушы балаларның үзара дуслашып калуы, киләчәктә дә элемтәләр булдыруы шулай ук уңай күренеш дип исәплим. Балаларын төрле районнардан китерүче ата-аналар да бар. Арча, Биектау районыннан килеп йөрүче балалар булды. Безнең монда театр актерлары, телевидение хезмәткәрләре балалары, фән галимнәре оныклары да йөри.

— Инглиз телле төркемнәр белән чагыштырганда, татар телле төркемгә балалар күбрәк киләме, әллә азракмы?

Быел татар телле төркемне теләүчеләр дә күбрәк булды

— Әлбәттә, инглиз телле аланнарга ата-аналар ягыннан кызыксыну зуррак. Бу бит инде замана тенденциясе, "инглиз теле мөһимрәк, татар телен мин кайда кулланам, ул кемгә кирәк", диючеләр бар. Шулай да, быел татар телле төркемне теләүчеләр дә күбрәк булды, барысын да алып бетереп тә булмады. Беләсезме, иң мөһиме – мондый проект булырга тиеш һәм татар аланына чынлап та татарча сөйләшүче балалар килсен.

Киләчәккә бер хыялым бар: Финляндиядә балалар өчен бер генә татар телле алан булса да оештырып, җәйге лагерь ясыйсым килә. Татар балалары бөтен дөнья буенча сибелеп яши. Чит илләрдәге татарлар балаларына телне сеңдереп, өстәмә укытып, өйрәтеп үстерәләр. Менә шулар белән бергә, Казаннан да балаларны алып барып, көчле, эчтәлекле татар аланы оештырырга дигән хыялым бар. Бу безнең балаларга да бик яхшы мисал булачак. Менә, балалар, күрегез: алар Европада, Америкада, Канадада яшиләр, татарча чиста сөйләшәләр, ә сез Казанда яшәп татар теле нигә кирәк, дисез, дип әйтер идем. Ковидлар беткәч, инде киләсе елга җәйгә оештырырбыз дигән хыялым бар, - дип сөйли Альбина Насыйрова.

Алмаз Әсхәдуллин татарларның музыка мирасы белән таныштыра
Алмаз Әсхәдуллин татарларның музыка мирасы белән таныштыра

Әңгәмәбез тәмамланган арада балалар "Алпар" төркеме җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин белән очрашуга кереп китте. Алмаз балаларны борынгы төрки музыка уен кораллары белән таныштырды: кубыз, кылкубыз, думбыра, көпшә курай, саз, дарбука, гармунда уйнап күрсәтте, төрки риваятьләр сөйләде. Балалар аны зур кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирде. Азактан шул уен коралларында бию көйләренә биеделәр дә.

Татар аланының остазы, җитәкчесе Гөлфия Габдуллаҗанова әйтүенчә, һәр аланның эшчәнлеге билгеле бер темага багышлана. Быелгы аланны Төрки халыклар дуслыгына багышлаганнар һәм бу уен коралларын күрсәтү дә шул тема белән бәйле.

Гөлфия Габдуллаҗанова
Гөлфия Габдуллаҗанова

— Һәр елны алан нинди дә булса темага багышлана, быел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы булуын искә алып, без Төрки халыклар дуслыгына багышланган алан оештырырга булдык. Шушы җиде көндә без балаларга төрки риваятьләр сөйлибез, татар халык уеннарын, туган як тарихын өйрәтәбез, менә бүген төрки музыка уен кораллары белән таныштырырга булдык. Икенче көнне балалар белән Милли китапханәгә экскурсиягә барачакбыз. Әлегә анда татар телле экскурсовод кына таба алмадык, булыр дип ышанабыз, - диде Гөлфия.

Ул Бала-Сити мәктәбендә татар теле укытучысы да булып эшли. Шуны истә тотып, "Татар телен үзләштерүдә ниндидер алга китеш күрәсезме?" дигән сорауга ул урыс телле балаларның да татарча сөйләшә башлавын мисал итеп китерде.

Бала белмәгән әйберен дә татар теле аша өйрәнергә, аңларга тырышырга тиеш

— Мин татар теле дәресләремдә балаларга татарча гына сөйлим, һәр нәрсәне татарча гына аңлатам. Дәрестән тыш вакытта, бала белән үзара сөйләшкәндә дә татар телендә сөйләшү мөһим. Бала белмәгән әйберен дә татар теле аша өйрәнергә, аңларга тырышырга тиеш. Шунда ул динамика була да. Укучыларым арасында татар телендә яхшы сөйләшүче ике урыс баласы бар. Ул бит баланың телгә сәләтеннән дә тора. Менә аларга тел җиңел бирелә дип әйтеп була. Шунысы да бар: безнең мәктәптә татар теле укытылырга тиешме-юкмы дигән сорау беркайчан да тормады. Ул төп програмга кертелгән һәм бирегә укырга килүче урыс яки яһүд балалары да татар теле дәресләренә йөри, өйрәнә. Бу мәҗбүри, беркем зарланмый, - ди Гөлфия.

Ә аланга килгәндә, биредә татар телен әллә ни өйрәтәсе дә юк. Балалар үзара татарча аралаша, татар уеннарын уйный.

— Телен яраткан, күңеле яткан кеше үзенә кирәкне һәрвакыт таба. Безнең бу алан шундый кешеләр өчен эшли дә, чөнки максатчан төстә баласына татар телле аланны бары тик милли рухлы ата-ана гына эзли һәм бирегә китерә. Ә без инде балада туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез, аны матур уеннар, җыр-биюләр, гореф-гадәтләр аша сеңдерергә тырышабыз. Мин бу эшкә бар җанымны биреп башкарам, - ди Гөлфия.

Чынлап та, балалар урамдагы уеннарында да татарча гына сөйләшә. Азатлык хәбәрчесе килгән көнне алар хәрәкәтле уеннардан "Ал кирәкме, гөл кирәкме", җырлы-биюле уеннардан "Кәрия-Зәкәрия" уенын уйнадылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG