Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Борынгы уен кораллары фикерләвебезне киңәйтер иде"


Алмаз Әсхәдуллин

Музыкант, музыка коралларын өйрәнүче Алмаз Әсхәдуллин борынгы инструментларны торгызу татарларның фикерләвен һәм төрки дөнья белән бәйләнешен киңәйтер иде ди.

Татарның борынгы уен кораллары нинди? Узган гасыр башында кулланышка кергән гармунны татарның төп музыка уен коралы дип атап буламы? Бүгенге көндә кыл-кубыз, думбыра, танбур кебек уен кораллары ни сәбәпле онытылган? Аларны янә торгызып киң кулланышка кертү хәзерге заманда мөмкинме? Мөмкин булса, нәрсә комачаулый? Бу хакта борынгы төрки халыкларның милли музыка уен коралларын өйрәнүче, аларда уйнаучы музыкант Алмаз Әсхәдуллин белән сөйләштек.

Алмаз фикеренчә, борынгы думбыраларны, кыл-кубызларны киң кулланышка кертер өчен моның белән махсус шөгыльләнүче, әйдәп баручы кирәк, әмма мәдәният министрлыгына шундый озак тормышка ашачак проектлар кызык түгел.

— Без инде татарларда балалайка, домраларны күрергә күнеккәнбез, дәүләт музыка ансамбльләрендә дә домра, балалайка, гөсләләр күрә алабыз. Әмма, хәзер инде фәнни яктан да билгеле, ул домра һәм балалайка думбырадан барлыкка килгән, ягъни аларның нигезләре шул думбыра, ди Алмаз.

"Һәр инструментның шул чорга кайтара торган үз дулкыны бар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:31 0:00

Белмәгән кеше домра ни дә, думбыра ни, аларны бер музыка уен коралы дип уйларга мөмкин. Әмма бу алай ук түгел. Думбыра – төрки халыкларның борынгы музыка уен коралы, аның тарихы меңләгән елга җитә, ә домра – славян халыкларның (урыс, белорус, украин) шул төрки думбыралардан килеп чыккан музыка уен коралы.

Борынгы төрки музыка уен коралларының вакыт белән онытылуының сәбәпләре дә күп

— Думбыраларга килгәндә, алар да төрле була. Мәсәлән, казакъларның калак думбырасы керәшен татарларында да сакланып калган һәм хәзерге вакытта да кулланышта, Әстерхан татарларының думбырасы нугайларда бик киң таралган. Аермасына килгәндә, икесенең дә формалары башка, берсе кашык формасында, икенчесе күбрәк тамчы формасына тарта. Формадан күп нәрсә тора, шуңа күрә яңгырауларына килгәндә дә аерма ишетеп була. Әстерхан татарлары думбырасының яңгыравы күбрәк шәрыкъ мелодиясенә тарта. Борынгы төрки музыка коралларының вакыт белән онытылуының сәбәпләре дә күп, — дип сөйләде Алмаз Әсхәдуллин Азатлыкка, — Ногай милләтендә бу думбыра (Әстерхан татарлары думбырасы) хәзерге заманда яңарыш күрсә, татарларда сирәк кулланыла. Без бу уен коралын да үзебезнеке дип атый алабыз, чөнки Әстерхан татарлары – шул ук татарлар. Әлбәттә, анда күп катнаш кабиләләр булган, катнаш гаиләләр барлыкка килгән, ассимиляция күренеше көчле булган, әмма иң кызыгы шушы борынгы музыка уен коралларын баян, гармунга алыштырганнар, шул сәбәпле без аларны сирәк ишетәбез. Чыганакларга килгәндә исә, алар дастаннарда чагыла, алар хакында мәгълүмат табып була. Шулай ук безнең җирлекләрдә ислам дине киң таралу белән дә музыка мәдәниятенә зур йогынты ясалган, күп музыка уен кораллары читләштерелгән. Чөнки сарай музыкасы белән дала музыкасы арасында аерма бар.

Аста танбур, өстә калак-думбыра
Аста танбур, өстә калак-думбыра

Димәк, думбыраның төрлечә яңгыравы аның берничә төре булуга бәйле һәм моңа, ул музыка уен коралының, нинди формада булуы да мөһим.

Музыкант сүзләренчә, калак думбыра белән ногай һәм әстерхан татарларының тамчы формасындагы думбыраның бүгенге көндә торгызылуы үзе бер зур адым һәм аларны күбрәк куллана башлау мөһим, чөнки алар халык хозурына никадәр тизрәк чыкса, шулкадәр тизрәк халык аның белән кызыксына башлар.

— Бу ике думбыра да безнең халкыбызга хас булган музыка уен коралы. Аларны дәүләт музыка ансамбльләрендә, оркестрларда да кулланышка кертү кирәк. Думбыраларның тагын нинди формаларда булганын хәзер инде әйтү авыр, чөнки хәзерге көндә археологик яктан ул музыка коралларын табу мөмкин түгел. Элек, таба ала идек, чөнки исламга кадәр музыка уен коралларын җиргә күмү күренеше булган. Хәзер бик сирәк табыла, Алтайда, Украина якларында хәзәр, болгар чоры катламнарында табалар, ә тагын да борынгырак чорның музыка уен коралын табу мөмкин түгел, ди ул.

Борынгы төрки музыка уен коралларын торгызу белән шөгыльләнүче Әсхәдуллин, бу җиңел эш түгел, дип әйтә. Хәзерге татар музыка мәдәниятенә фин-угыр мәдәнияте тирән сеңгән.

Гармун, баянда гына тукталып калдык

— Без киңрәк карарга тиеш, Татарстан җирлеге белән генә чикләнергә кирәкми, чөнки безнең дәүләтебез күпкә зуррак булган, каганлыклар, Алтын Урда хакында әйтүем. Шул як белән эш алып бару кирәк. хәзерге музыка мәдәнияте ул фин-угыр мәдәнияте белән берләшеп барлыкка килгән, әйтик мари, удмурт, мордва җырлары үзенчә тирән эз калдырды. Шулай ук шәһәр мәдәнияте авыл көйләрен, борынгы мәдәниятебезне читләштерде. Без хәзер баянда уйный торган "Күбәләк" кебек тиз җырларга күнеккәнбез. Гармун, баянда гына тукталып калдык. Беләбез, бездә аның тарихы – йөз ел тирәсе, ә бу борынгы думбыра, кыл-кубызлар күпкә борынгырак, меңләгән елга җитәргә мөмкин. Һәм бу фәнни яктан да исбатланган, чөнки дастанчылар, чәчәннәр, акыннар булган, алар аркылы да бу факт исбатлана. Сарайларда шулай ук музыка яңгыраган. Монда шикләнү кирәкмәс, хәзер бары тик бу борынгы музыка уен коралларын күбрәк кулланышка кертеп, балалар белән эшләп, ансамбльләргә кертеп, моны дәвам итәргә кирәк. Минемчә, безнең музыкаль мәдәниятебез яңа яктан ачылыр иде, чөнки без күнеккән күп җырлар бу музыка уен коралларында яңача яңгырый башлый, ди Алмаз.

Кыл-кубыз
Кыл-кубыз

Әйткән сүзләрен исбатлап, Алмаз Әсхәдуллин Әстерхан татарларының, ногайларның думбырасында "Эх, тала, тала" мелодиясен уйнап күрсәтә һәм шунда ук музыканың батыррак, шәрыкча яңгыравын тыңлата. Әмма, мондый борынгы музыка коралларын мәктәпләргә, ансамбльләргә таратып чыктың да, ул киң кулланышка кереп китте дигәнне аңлатмый, ди музыкант. Беренчедән, бу музыка уен коралларында уйнау методологиясе юк, бу музыка коралларына туры килердәй әсәрләр дә бик аз. Икенчедән, мондый музыка безнең халыкка хасмы, дигән сорауга төгәл җаваплар бирелеп халыкка тиешенчә аңлатылмый, хәтта курай тирәсендә дә бәхәсләр йөри, ди Әсхәдуллин.

Ассимиляция бик каты бара, ниндидер "сувенирлык" белән чикләнәбез

— Ассимиляция бик каты бара, ниндидер "сувенирлык" белән чикләнәбез. Әле без аңлыйбыз, әмма безнең оныкларыбызга Сабантуй инде алай ук кызык булмаячак. Гармун белән генә булмый, мәдәниятебезгә киңрәк карау кирәк. Төрки дөнья белән берләштерә торган факторлар бик сирәк, хәтта шул ук Нәүрүз бәйрәме дә алай ук зур дәрәҗәдә үткәрелми. Әйе, ул тәңречелеккә китә торган бәйрәм, мөселманнарга туры килми, әмма ул безне бик күп төрки халыклар белән берләштерә торган, коммуникация юлы булып торган чара. Әлбәттә, дәүләтебез дә, дәүләт телебез дә үзгәрә бара, күбрәк урысча сөйләшүгә басым ясыйбыз, акылыбыз да үзгәрә бара. Шул сәбәпле "Ә думбыралар безнекеме соң ул, бәлки безгә домра белән балалайка якынрактыр?", дигән сораулар барлыкка килә. Әмма шул ук балалайкалар төрки музыка уен коралларыннан барлыкка килгән бит. Шуны халыкка аңлатырга кирәк. Петр патша заманында тарихтан, Алтын Урда чорыннан килгәннәрне, төрки мәдәниятең эзләрен сөртә башлыйлар, Русия империясе тарихын бүтәнчә яза башлыйлар. Василий Андреев (урыс музыканты, Русия тарихында беренче халык инструметлары оркестрын булдырган һәм җитәкләгән – ред.) Петербургта урыс мәдәнияте үсеп китү белән генә, үзләренең халык инструментларын күтәрергә ният кылып, думбырадан балалайка, аннан домра ясап, шулай итеп беренче эксперименталь ансамбль булдырган.

Борынгы милли музыка уен коралларын үстерү татар мәдәниятен тагын да баетыр иде, дигән фикердә тора Алмаз Әсхәдуллин. Шулай ук бу татар дөньясын төрки дөньяга якынайтыр иде, ди ул. Әмма Татарстан мәдәният министрлыгы бу фикерне бик хупламый, аларга бүген оешкан проект инде иртәгә үк нәтиҗә бирергә тиеш, озак вакыт таләп иткән проектларга игътибар юк, ди Әсхәдуллин. Алмаз хәтта министрлыкта эшләп тә караган, әмма карашлар туры килмәү сәбәпле, китәргә карар иткән.

Анда кәгазьгә баткан бюрократия, нәтиҗә күрсәтеп, бүген үк хисап тотуны сорыйлар

— Министрлыктагы эшләргә минем карашларым бүтәнрәк. Аларга нәтиҗә бүген үк кирәк. Анда кәгазьгә баткан бюрократия, нәтиҗә күрсәтеп, бүген үк хисап тотуны сорыйлар. Зур проект ясап, бу юнәлештә районнар белән эш алып бару теләге юк, хәтта андый максат куйсалар да, тиз арада нәтиҗә көтәләр. Ә бит, бу бер көнлек эш түгел. Думбыра тотып һәр йортка кереп "Думбыра кирәкме?" дип сорап йөри торган эш түгел, беренчедән. Икенчедән, бу уен коралларының саны бездә бармак белән генә санарлык. Ягъни, һәр район мәдәният үзәгенә таратып чыгар өчен дә, аларны җитештерү кирәк, ә кайберләрен бездә бөтенләй ясый алмыйлар, Казакъстаннан махсус сорап биреп ясатабыз. Аларның бәяләре дә аз түгел, профессиональ рәвештә уйнар өчен сыйфатлы музыка коралының берсе кимендәр 35 меңләп сум тора. Татарстаныбызда 43 район, хәзер санагыз инде һәр район өчен берәр генә кыл-кубыз ясатсак та, никадәр акча кирәк, район мәдәният үзәкләре өчен бу зур акча. Шулай ук бу музыка коралларында уйнарга өйрәтү методологиясе дә юк һәм элеке дастаннардан башка әсәрләр дә юк диярлек. Ә моңа игътибар итү бик тә отышлы булыр иде. Кайбер уртак бәйрәмнәрдән тыш, төрки дөнья белән безне берләштерә торган нәрсә бар? Мәсәлән казакълар белән очрашсак, бер-беребез белән сөйләшә алмыйбыз, телләребездә уртак сүзләр бик күп булса да. Ә менә шул ук думбыра булса, без инде аңлыйбыз, бу бит безнеке, без уртак булган бер дәүләттән, уртак бер мәдәнияттән, менталитетларыбыз бер. Менә шул факторлар аша: мәдәният, архитектура, шул ук орнаментлар турында әйтәм, һәм тел безгә алга таба да үсеш алырга бер этәргеч булыр иде.

Чуашстан татарлары милли музыка коралларында уйнарга өйрәнә
Чуашстан татарлары милли музыка коралларында уйнарга өйрәнә

Алмаз Әсхәдуллин борынгы музыка уен коралларын киң кулланышка кертеп җибәрер өчен яшьләргә аларны замана ысуллары аша тәкъдим итү кирәк, дип саный. Заманча аранжировкалар аша, сыйфатлы видео, клиплар аша таныту, бу коралларда борынгы көйләрне генә түгел, ә яңа әсәрләр язып тыңлату кирәк, ди ул. Этно төркем булдырып аны халыкка таныту кирәк, ягъни бер модель булдырып шуның өстендә сыйфатлы эш алып бару. Моны күреп, яшьләр дә тартылачак, башка төркем, ансамбльләр дә кызыксыначак һәм шулай итеп халыкта популярлык казаначак бу музыка уен кораллары, ди ул. Мисал өчен, Алмаз үзе хәзер альбом чыгарырга җыена.

Мин күбрәк төрки дөньяга бәйләнү юнәлешендә эш алып баруны теләр идем

— Күп еллар дәвамында мин бу альбомны тупладым һәм аның асылында шушы милли музыка уен кораллары ята. Шулай ук фәнни мәкаләләр язарга ният бар, композитор буларак та әсәрләр язып ансамбль белән эш алып бару өмете белән яшим. Бу инде зур эш, моны ерып башкарып чыгар өчен аерым бер институт кирәк. Кызганыч, безнең мәдәният министрлыгында, барлык халыкларның мәдәниятен үстерүгә күбрәк көч куела. Бу аңлашыла, әлбәттә Татарстанда күп милләтләр дус булып яши, әмма бу шул чәчелү инде. Шуңа күрә төп мәсьәләләргә аерым, җитди игътибар бирү авыр. Төрки дөнья белән якын булуыбызны бик күрмиләр, фин-угыр мәдәнияте безгә якын дип барысын да бергә үстерергә тырышып, төп игътибарны шуңа юнәлтәләр. Әлбәттә, бу болгарлык концепциясенә якынрактыр, әмма мин күбрәк төрки дөньяга бәйләнү юнәлешендә эш алып баруны теләр идем.

Дәф һәм аның өстенә куелган курайлар
Дәф һәм аның өстенә куелган курайлар

Берничә төр думбырадан тыш, Алмаз Әсхәдуллин дәф, курай, кыл-кубыз, танбур, кубыз кебек музыка уен коралларын үзләштерә. Безнең мәдәният берничә катламнан тора, ди ул.

— Кыпчак мәдәнияте дә, фарсы мәдәнияте дә, фино-угыр мәдәнияте дә чагыла бездә. Борынгы музыка уен коралларының яңгырашын тыңлау бөтенләй башка фикерләүгә этәрә. Кыл-кубыз аерым уйлар, дәф, танбур аерым уйлар тудыра, ә шушы кораллар ансамбльдә яңгыраса, бу чын мәгънәдә зәвыклы сарай музыкасына әверелер һәм кайчандыр онытылган традицияләр акрынлап торгызыла башлар иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG