Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Мөхетдинов: "Милли уен кораллы оркестр булмау — фаҗига"


Ринат Мөхетдинов
Ринат Мөхетдинов

Музыкант Ринат Мөхетдиновны халык Универсиада вакытында белеп калды. Нәкъ менә ул чит ил кунакларын каршы алырга 750 баладан курайчылар фольклор ансамбле оештырган иде.

Ринат Мөхетдинов — курай, тальян гармунда уйнау өчен ноталы китаплар, аудиоҗыентык авторы да. Бүген мәктәпләрдә милли уен коралларында уйнарга өйрәтү ни дәрәҗәдә оештырылган? Милли уен кораллары оркестры булмау нәрсәгә китерә? Азатлык Ринат Мөхетдинов белән шул хакта әңгәмә корды.

—​ Ринат абый, мәктәпләрдә милли уен коралларын укыту ни дәрәҗәдә оештырылган?

— Милли уен кораллары дигәндә, без иң әүвәл татарның тальян гармунын һәм курайны телгә алабыз. Шул уен коралларына таянып, башкаларын да өйрәнәбез. Бу сорауга үз мисалымнан чыгып җавап бирсәм, дөресрәк булыр. Казанга без 2008 елда төпләндек. Аңа кадәр Түбән Камада эшләгән идек. Музыка укытучысы буларак, 755 курайчыны бергә туплап, укытучларның август киңәшмәсендә чыгыш ясау минем Казанга күченүемә сәбәп булды. Мөгаен, президент та, министр да бу тәҗрибәне хуплаган һәм әлеге эшне башкалада дәвам итүне кулай күргәндер.

Курайчылар ансамбле
Курайчылар ансамбле

Казан ул вакытта Универсиадага әзерләнә башлаган иде инде. Без исә ярышларның музыкаль ягын кайгырттык. Аның өчен курайчыларны, гармунчыларны туплап, уен кораллары өләштек. Шул рәвешле берәр мең курай, костюм, китап, үрнәк өчен аудиоҗыентык таратылды. 50 данәдә гармун ясаттык. Бу эшкә Казанның барлык музыка мәктәпләре җәлеп ителде. Балаларны өйрәтергә керешкәнче, укытучыларны җыеп, аларны өйрәтергә туры килде. Укытучылар курайда уйнауны тиз эләктереп алды. 2013 елга балаларны әзерләп бетергән идек инде. Килгән кунакларны курайчылар төркеме каршы алды. Безнең ансамбль Беренче каналның "Играй гармонь, любимая" тапшыруында да катнашты. Сүз уңаеннан, әлеге ансамбль андый ук зур күләмдә булмаса да, әле дә бар. Ул үз вакытын көтә. Чөнки киләсе елда Татарстан республикасының 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар көтелә.

—​ Курай фән буларак укытыламы?

— Казанның 13нче, 24нче, 32нче, 6нчы, 26нчы музыка мәктәпләрендә 4нче сыйныфта курай дәресе керә. Миңа калса, бу мәсьәлә күбрәк мәктәп җитәкчесеннән тора. Ул фольклор уен коралларына хәерхаһлы булса, дәрескә сәгатьләр табып була. Ә дүртенче сыйныфтан соң бала, йә вокал классын, йә булмаса саксофон, флейта сыйныфларын сайлый һәм аттестат ала. Чөнки мәгариф стандартларында ул фән түгел, гомум тәрбия бирә торган предмет булып бара. Шулай да, кызыксыну бар, курайны Чаллы, Түбән Кама, Мөслим, Минзәлә һәм башка район мәктәпләрендә дә күтәрә башладылар.

—​ Мәктәптә бала курайда уйнарга өйрәнде ди, ул белемен музыка көллияте, консерваториядә дәвам итә аламы? Мәктәптә алган фольклор база югары уку йортына укырга кергәч югалмыймы?

Ринат Мөхетдинов
Ринат Мөхетдинов

— Бу – иң авырткан мәсьәлә. Башкортстанда, мәсәлән, һәр музыка мәктәбендә, көллиятендә башкорт курае сыйныфы бар. Бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә куелган. Хәтта ки, әгәр музыка мәктәбендә курай сыйныфы юк икән – ул мәктәп укыту буенча сертификат ала алмый. Аннан Башкортстанда һәр клубта, мәдәният сараенда курай түгәрәкләре бар. Башкортстан сәнгать академиясендә дә башкорт курае дәресе керә. Шулай булгач, курайчы Башкортстанда эшсезлектән интекмәячәк. Ул укыта, түгәрәкләр оештыра, оркестрда эшли ала. Бездә исә курайны үзләштереп кенә, бала музыка көллиятенә дә, югары уку йортына да керә алмый. 2013 елны искә алып сөйләп утыруым, шәһәр мэры теләге белән нинди зур ансамбль оеша алуын, курайны ничек күтәреп булуын күрсәтергә теләүдән иде ул. Җитәкчеләр теләсә, курай халыкка кире кайта ала.

—​ Курайның музыка мәктәпләреннән ары уза алмавы баланың кызыксынуын киметмиме?

— Кызыксыну зур. Беренчедән, курайны үзләштерүе җиңел. Курай аша бала кларнет, фагот кебек уен коралларына да юл ача. Әти-әни тын юлларын ныгыту өчен дә баланы курайда өйрәтергә алып килә. Иң кызыгы, минем сыйныфта татарлардан бигрәк, урыс балалары күп. Без алар белән татар көйләрен дә, урыс, чит ил көйләрен дә өйрәнәбез. Шуңа күрә дәреслек-китапларны әзерләгәндә дә төрле халык музыкалары үрнәкләрен тәкъдим итәм. Кыскасы, дәрес программы да бар, дәреслекләр дә эшләнгән, системлы рәвештә мәгарифкә кереп кенә китмәгән. Курайны укыту өчен сәгатьләр кирәк. Музыка мәктәбе директоры аны каяндыр алырга тиеш бит инде. Ул аны скрипка, фортепиано укытучысыннан ала һәм курай укытучысына бирә. Бу – проблема. Шәхсән минем эш сәгате җитәрлек, башка мәктәпләрдә вәзгыять мактанырлык түгел. Сер түгел, укытучының тормышы сәгатьләргә (дәресләр саны) бәйле. Сәгатьләр җитми икән, ул башка өлкәләрдә эзләнә башлый. Шулай итеп еш кына яхшы белгечләрне дә югалтабыз.

—​ Курай музыка кибетләрендә бармы? Аны кайдан юнәтеп була?

— Курайны юнәтү проблемы юк. Ул кибетләрдә дә бар, курай укытучысы да бу мәсьәләдә ярдәм итә ала. Казанда курай ясау осталары җитәрлек. Әйтик, заманында шәһәр фольклор ансамбленә 700 курай ясаган оста Рафаил Газетдинов бар. Ул Казанның 32нче музыка мәктәбендә укыта.

—​ Башкортстанда курайны үзләренең бренды иттеләр, сертификат алдылар. Ул башкорт кураемы, гомумән төрки халыкларның уен коралымы?

— Бу – бәхәсле мәсәлә. Башкорт курае – 5 мең еллык тарихы булган уен коралы. Аны бренд дәрәҗәсендә күтәрүләре бер яктан әйбәт тә. Чөнки ул башка уен кораллары кебек юкка чыкмаячак дигән сүз бу. Иран курае дигән уен коралы бар. Алар башкортныкы белән тәңгәл. Казакхларның эстрадасын күзәтәм, анда шундый ук курай турында безнеке дип сөйлиләр. Кура үләне Башкортстанда гына үсмәгән, ул төрле җирләрдә бар. Татарстанның Азнакай, Әлмәт якларында да нәкъ шундый ук курадан ясалган курайда уйныйлар.

Курайлар
Курайлар
Татар кураенда мундштугы бар, башкорт кураенда андый әйбер юк, шул гына

Миңа кураны Башкортстанда туганнарым җыя. Шуны алып килеп, балаларга ясый башладым. Быел җиде бала башкорт кураенда уйный башлады. Ә бит аңарда уйнарга шактый катлаулы. Ә гомумән алганда, курай 140 халыкның милли уен коралы ул. Кайда агач булмаган, аны үләннән ясаганнар, агач күп җирләрдә агачта уйганнар. Хәзер металл, пластик шпон кебек материаллар да хутка китте. Татар курае белән башкортныкы арасында нинди аерма бар, дисәгез, аерма бик гади. Татар кураенда мундштугы бар, башкорт кураенда андый әйбер юк, шул гына.

—​ Татарстанда халык уен кораллары оркестры бар-барын. Ләкин анда татар халык уен кораллары юк.

— Шәхсән мин моны зур фаҗига дип кабул итәм. Дөрес, соңгы вакытта дәүләт милли оркестры кирәк дигән фикерләр ишетелә башлады. Әгәр бу эшкә алыналар икән, аның фәнни җитәкчесе, йә булмаса консультанты булып Харис Нигъмәтҗанов билгеләнергә тиеш. Үз вакытында барлык җырчылар да аның ансамбле белән язылырга тырышалар иде. Ул үзәк телевидениедә 16 тапшыру әзерләүдә катнашкан кеше. Милли оркестрга татар моңын аңлаган, татар рухын булдыра алган әнә шундый шәхесләрне тартырга кирәк. Казакъларның шундый оркестры бар. Анда бренд – думбра. Алар милли уен коралларында классик әсәрләрне дә шулкадәр камил һәм үзенчәлекле итеп башкара.

—​ Татар дәүләт милли оркестры үзәгендә нинди уен коралы булыр иде?

— Миңа калса, тальян гармун, татар курае үзәктә булыр иде. Курайны халыкка кире кайтару өчен шулай эшләргә кирәк. Кылкубыз, гөслә кебек уен коралларын да яңадан кулланышка кертергә кирәк. Әле аларны белүче кешеләр бар. Әйтик "Сорнай" ансамбле җитәкчесе – Ринат Гыйләҗев. Ул ничә уен коралына яңа гомер биргән кеше. Югалтуы җиңел, кире кайтаруы гына авыр шул. Бездә югалган кубызны бүген Америка, Европа илләре күтәрә.

"Курайчы булам" китабы
"Курайчы булам" китабы

—​ Ни өчен бу уен кораллары кулланыштан төшеп калды соң? Примитив дип саналгангамы?

— Бер заман сәхнәне япон тактасы яулап алды. Халык аны әллә нинди могҗиза кебек кабул итте. Минем туйда синтезатор уйнады дип, күкрәк кагып мактаныша идек бит инде. Ә ул вакытта Япониядә ул балалар уенчыгы формасында кулланылган. Шулай булгач, бу безнең алга бару булганмы инде? Һаман да шул ук япон тактасын кулланабыз. Ә чит илдә асылга кайту, әйткәнемчә, кубыз кебек уен коралларын күтәрү бара. Швеция, Финляндиядә шундый вазгыять хәзер. Бездә исә кубыз төньяк халыкларда – якутларда, шорларда, бурятларда гына калды. Татар кубызны онытты. Тагын Башкортстанны кузгата бу дисәгез дә, бу җәһәттән дә уңай мисал итеп күрше республиканы китерергә мәҗбүрмен. Чөнки башкортлар кубызны күтәрү өчен халыкара бәйгеләргә кадәр үткәрә. Ул бәйгедә хәтта Япония, Кытайдан музыкантлар катнаша. Мин бит шуңа, сабый аңына азрак кына булса да милли моң, милли уен кораллары шаукымы керсен иде, дип тырышам. Әгәр ул аны бүген аңына сеңдерми икән, киләчәктә балаларына милли көй, аһәңнәрне тапшыра алмаячак.

—​ Бигрәк тә татар теле авыр хәлдә калган заманда...

— Тел мәсьәләсе бик катлаулы. Миңа да татарча авырлык белән генә сөйләшә торган балалар килә. Аларга музыка аша милли куәс салырга тырышам. Җырчы Салават Фәтхетдиновның "татарча сөйләшмәсә дә, сәхнәгә чыгып татарча җырлый бит әле ул" дигән сүзләре бар. Бәлкем тора-бара татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнерләр. Аларны тәнкыйтьләп, алардан көлеп омтылышларын сүндермәскә генә кирәк. Кан тартуы барыбер үзенекен итә ул. Мине эзләп яше кырыктан узган, шәһәрдә үскән ирләр дә килә. Матди яктан үзебезне тәэмин иттек, кан милли моңнарны сорый, диләр. Хәйран гына маташалар. Маташалар дим, чөнки ул яшьтә уен коралын тулаем өйрәнеп булмый. Балачактан сеңдерергә кирәк. Бала чакта өйрәнгән исә, беркайчан да онытылмый. Үзем илле еллап башкорт кураена тотынмаган идем. Гәрчә Башкортстанның музыка интернат-мәктәбендә укысам, бала чакта үзләштерсәм дә. Шул онытылмаган икән! Башкорт кураенда хәтта консерватория тәмамлаган музыкантлар да уйный алмый кайчак. Ә бала күпкә җиңелрәк үзләштерә.

—​ Башкортстанда сезгә мөмкинлекләр зуррак булган, ә сез Татарстанга күченгәнсез?

— Тумышым белән Мәчетле районыннан мин. Татарстанга килүемне язмыш дип кабул итәм. Безгә укытучыларыбыз Казанны мактады. Алар Гнесин институтында укыган кешеләр. Алар шулай мактагач, Казан вузы Гнесин дәрәҗәсендә дип кабул иттек. Ә ул педагогия институты булып чыкты. Белмичәрәк килеп эләксәм дә, үкенмим. Чөнки беренче елларда ук Наилә апагыз белән таныштым. Аның белән тормышны да, иҗатны да бергәләп алып барабыз. Икең бер фикердә булу – ул тормышта бик зур нәрсә. Беренче елларда авыррак булды, билгеле. Татар телен өйрәнергә туры килде. Эшләүне Түбән Камада башладык, аннан Казанга килдек.

Ринат Мөхетдинов китаплары
Ринат Мөхетдинов китаплары

Эшләүгә килгәндә, мин Ходай кушканны эшләгәнмендер инде. Шул ук китапларны алсак, мәрхүм музыкантыбыз Рөстәм Вәлиев 28 ел элек тальянда, хромкада уйнарга ноталы китаплар чыгарган булган, шуннан бирле бернинди китап әзерләнмәгән. Чөнки музыкантлар арасында "китап чыгарып кем баеган" дигән гыйбарә бар. Булган эшкәртмәләрне үзеңдә генә саклап булмый бит, җыеп чыгарасың. Аларны кая гына сорамыйлар. Әле менә күптән түгел генә хатын-кызлар форумына килгән ханым Канадага алып китте. Алар Италиядә, Испаниядә, Польшада, Германиядә бар. Җан азыгы көндәлек әсәрләргә караганда кирәгрәктер ул...

—​ Уфада узган Татарстан көннәре вакытында Радий Хәбиров Рөстәм Миңнехановтан Казанда Башкортстан вәкиллеген оештыруда ярдәм итүне сорады. Казанда башкортлар күпме? Аралашып яшисезме?

— Башкортлар Казанда күп, без бер-беребез белән элемтәдә булырга тырышабыз. Халыклар дуслыгы йортында безнең Татарстан республикасы башкортлары корылтае эшләп килә. Заманында, төзелешләргә яшьләр бик күп килгән һәм төпләнеп калганнар. Түбән Кама, Чаллы төзелешләрендә катнашканнар. Быел хәтта башкорт фольклор ансамбле төзү турында да уйлаштык. Бик әйбәт үрнәк булыр иде ул.

Белешмә: Ринат Мөхетдинов 1955 елның 28 апрелендә Башкортстанның Мәчетле районы Теләш (Теляшево) авылында туа. Уфа музыка мәктәп-интернатын тәмамлаганнан соң Казан педагогия институтына укырга килә. Музыка укытучысы. Түбән Камада яши. 2008 елда Казанга килә. Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Русиянең атказанган мәдәният эшлеклесе. "Гармун уйнатыйк әле", "Уйна, гармун, уйна!", "Моң чишмәсе", "Курайчы булам" китаплары авторы.

XS
SM
MD
LG