Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар классик музыкасы канга сеңәргә тиеш"


"Мирас" татар музыкасы фестивале концерты

23 гыйнвар Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге IV "Мирас" татар музыкасы фестиваленең икенче концерты үтте. Белгечләр классик музыканы пропагандалау өчен елга бер генә фестиваль үткәрү аз дип исәпли.

Беренче концерттагы кебек үк бу юлы да чарада рәсми затлар, мәдәният министрлыгы вәкилләре күренмәде. Тамашачы арасында башлыча композиторлар, музыкантлар. Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры татар музыкасын елга бер тапкыр, шушы чара кысаларында гына башкара, әмма аны тыңларга язучы-әдипләр, популяр җырчылар килмәгән. Шулай да зал тулы, димәк, халык классик әсәрләрне тыңларга йөрми дигән фикер дөреслеккә туры килми.

Бу юлы Мансур Мозаффаровның "Габдулла Тукай истәлегенә" симфоник поэмасы, Алмаз Монасыйповның Салих Сәйдәшевкә багышланган әсәре, Леонид Любовскийның "Сара Садыйкова әсәрләреннән музыкаль букет"ы, фортепиано белән оркестр өчен язылган әсәрләр яңгырады. Солистлар – виолончельдә Ильяс Камал, фортепианода Зөлфәт Фәхразиев. Ильяс Камал үз әсәрен дә тәкъдим итте. "Виолончель өчен язылган концерт"та ул милли музыканың бүгенге заманда яшәргә тырышуын чагылдырды. Әсәр тамашачыны тетрәндерде. Ләкин бу әсәрләр елга бер тапкыр, бәлки әле тагын да сирәгрәк яңгырый. Аларны ничек популярлаштырырга?

Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин әйтүенчә, бер симфоник оркестрга гына салынырга ярамый, башка коллективларны да җәлеп итеп, яңа фестивальләр оештырырга кирәк:

Рәшит Кәлимуллин
Рәшит Кәлимуллин

– Симфоник оркестрны Фоат Мансуров җитәкләгәндә дә татар классик музыкасы концерты елга 1-2 мәртәбә генә үтә иде. Хәзер аның урынына "Мирас" фестивале барлыкка килде. Әлеге чара кысаларында өч концерт куела. Элек ул берәр композитор иҗатына багышланса, быел классик әсәрләр янәшәсендә хәзерге буын композиторларының әсәрләре яңгырый. Алар да бит мирас калдыра. Миңа калса, уңышлы гына програм килеп чыккан. Әгәр инде әлеге фестивальгә халык күпләп йөри башласа, аңа иҗат кешеләренең игътибары артса, проблемнарын күтәрсәләр, миңа калса оркестр аның көннәрен арттыру турында уйланыр иде. Чөнки бу оркестр инициативасы белән барлыкка килгән фестиваль.

Әйе, халыкның кызыксынуы арта, шуңа татар классикасын популярлаштыруның яңа вариантларын да уйларга кирәк. Бу юнәлештә эш бара. Без Казанда шәһәр коллективлары катнашында татар классик музыкасы фестивале булдыру тәкъдиме белән чыктык һәм ул хуплау тапты. Анда "La Primavera" кыллы уен кораллары оркестры, "Яңа музыка", "Казан нуры" оркестрлары, "Фантазия" джаз оркестры катнашачак. Һәрбер коллектив берәр концерт ясаса да, без халыкка дүрт концерт күрсәтәбез дигән сүз. Анда, минем уйлавымча, татар композитрларының иң шәп музыкасы яңгырарга тиеш. Мәсәлән, алтын фонд язмалары – Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев музыкаларын эшкәртеп, концерт програмына кертергә. Аларны халык хәтерли әле, яңгырамаса онытылачак. Бу музыка канга сеңәргә тиеш, юкса. Татар теленә бу фестиваль үзенә күрә бер ярдәм булыр иде. Чөнки музыка аша тел белән кызыксыну барлыкка килә.

Фестиваль Татарстан композиторлар берлегенең 80 еллыгына багышланган. Минем бу уңайдан композиторларның активлашуын, яңа әсәрләр барлыкка килүен билгеләп үтәсем килә. Композиторлар арасында кызыклы гына пректлар әзерләүчеләр дә бар. Мин үзем дә "Балалар өчен музыка" дигән проект башладым. Мәктәпләрдә, балалар йортларында, мәдәният үзәкләрендә очрашулар үткәрәбез. Әмма проблемнар да юк түгел. Аларны күтәрергә, чыгу юлларын эзләргә кирәк. Еламаган балага имезлек бирмиләр бит. Мәсәлән, ел ахырында милли-мәдәни үзәктә милли сәнгать проблемнарына багышланган түгәрәк өстәл үткәрдек. Анда композитрларны тәрбияләүдән алып, татар милли уен коралларынача, бик күп мәсьәләләр күтәрелде.

Без төрки халыкларга керәбез. Башка халыклар белән чагыштырганда югалтуларыбыз зуррак. Кечерәк төрки халыкларда да милли уен кораллары бар, милли музыка күбрәк, оркестрлар эшли. Уфада милли уен кораллары оркестры оешканга 15 ел булды. Ә бездә әле мондый оркестр оешмаган да. Нишләп бездә милли коралларны саклау уе булмаган, әйтеп булмый. Шәхсән үземнең төрки халыклар уен кораллары коллекциясе бар. Үзебезгә кайтсак, бездә курайдан кала берни дә сакланмаган. Димәк, без нинди халык булып чыгабыз? Мактанырга яратабыз, ләкин үзебезне, милләтебезне яратабызмы соң? Яратсак, милли музыкага битараф булмас идек кебек тоела.

Концерттан күренеш
Концерттан күренеш

Дирижер Рөстәм Абязов фикеренчә, барысы да финанслауга килеп төртелә. "Татар музыкасының үсешен телибез икән, моңа югарыдагыларның максатчан акча бүлеп бирүе кирәк", ди ул:

– Финанслаудан башларга кирәк. Бездә исә тоталар да, әйдәгез, эшлибез, диләр. Ничек эшләргә – беркемне дә кызыксындырмый. Музыканы пропагандалау – чыгымлы эш. Башта аңа акча салырга, аннан нәтиҗәгә килергә кирәк. Башкача булмый. Ярый әле шәһәр дә фестиваль оештырырга уйлаган. Ул камера оркестрлары катнашында заманча татар музыкасы чарасы булыр дип уйлыйм. Димәк классик әсәрләр тыңлау мөмкинлеге артачак. Әлбәттә инде шушы юнәлештәге фестивальләрнең, бәйгеләрнең күбрәк булуы кирәк. Башкача яшь композитрларны да кызыксындырып булмый бит.

Концертта Казан консерватриясе профессоры Сәгыйт Хәбибуллин да бар иде. Ул фестивальгә төрле милләт кешеләренең, гади халыкның йөрүен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, кызыксыну бар икән, фестиваль концертларын башка шәһәрләрдә дә үткәрергә кирәк:

Сәгыйт Хәбибуллин
Сәгыйт Хәбибуллин

– Мондый концертларга элек халык сирәк йөрде. Композиторларның берәр юбилей чарасына яисә корылтайга багышланган симфоник концертлар була, әмма зал тулмый иде. Хәзер "Мирас"ка зал тула, басып караучылар да бар. Димәк, оештыручылар җәлеп итүнең яңа алымнарын яхшы кулланганннар. Әмма "Мирас" Казан белән генә чикләнмәсен, бу концертлар башка шәһәрләрдә дә үтсен иде. Симфоник оркестр ел саен Татарстанның районнарында була, ләкин сирәк. "Мирас" кына димәгән, оркестрның республика буенча гастрольләре булсын иде. Бу яшь композиторга да иҗатка стимул бирәчәк.

Композитор, музыкант Ильяс Камал да бу чараны аз дип саный:

Ильяс Камал
Ильяс Камал

– Берара татар классик әсәрләре, гомумән, яңгырамый иде. Рәхмәт Сладковскийга шушы фестивальне оештырганы өчен. Әмма безнең өчен елына бер тапкыр гына берничә композиторны искә алуны бик аз дип саныйм. Юкса фестиваль җиткәнен көтмичә дә оркестр програмына татар әсәрен кертергә була. Моның өчен оркестр сәясәтенең үзгәрүе кирәк.

Классик композиторларның әсәрләре онытылып бара, яшьләрнең иҗаты белән таныштыру юк. Әлбәттә, классик әсәрләр концертына халык йөрми дигән сүздә дә хаклык бар. Ул безнең музыкага гына кагылмый, бөтен дөнья классикасына кагыла. Классик музыка масса өчен түгел, ләкин аның үз тамашачысы бар. Аннан хәзерге заманда халыкны җәлеп итүнең нинди генә ысуллары юк бит. Оркестр бу ысуллардан бик оста файдалана. Шундый ук игътибар татар музыкасына да булсын иде.

Музыкант Зөлфәт Фәхразиев бу җәһәттән үз концертларында Яхин әсәрләренең биска башкарылуын мисал итеп китерде:

Зөлфәт Фәхразиев
Зөлфәт Фәхразиев

– Татар музыкасы Казанда гына түгел, бөтен Татарстанда яңгырасын иде. Елга бер булуы да бик аз. Безнең бит яңа композиторлар бар, яңа әсәрләр барлыкка килде. Алар өчен мәйдан кирәк. Аннан бит Татарстан талантлы музыкантлар әзерли. Аларны монда белүче юк, күбесе читтә таныла. Аларга да мәйдан кирәк.

Татар музыкасы белән чит илгә чыгып булмый дигән фикер белән килешмим. Дөрес, концерт сәясәте бар, кабул итүче як үзе әсәрләрне сайларга мөмкин. Ләкин син Татарстан оркестры икән инде, програмга берничә татар музыкасын кертергә була. Бу адым оркестрның исемен аклар иде. Чит илдә татар музыкасына кызыксыну юк, чөнки андагы тамашачы татар музыкасын белми, анда аны тәкъдим итүче юк. Һәм татарларда шундый әсәр юк дигән фикер барлыкка килә. Моның белән килешеп булмый, әлбәттә. Акрын адымнар белән булса да әсәрләребезне танытырга кирәк. Мин Германиядә ике ел укыдым һәм концертларда Яхин әсәрләрен башкара идем. Алар һәрвакыт биска башкарылды.

26 гыйнвар "Мирас"ның соңгы концерты. Анда Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин әсәрләре һәм Эльмира Галимованың "Җан" симфоник поэмасы премьерасы көтелә. Беренче концерта дирижер Александр Сладковский, икенчесендә Рөстәм Абязов, соңгысында Ринат Халитов булачак. Ябылыш концертының солистлары Илүсә Хуҗина һәм пианиночы Таһир Камалетдинов. Бәлки ябылышка игътибар зуррак булыр. Чөнки милли музыканы тыңларга халыкка өйрәтәсе түгел, түрәләрне, әдипләрне җәлеп итәргә, җырчыларга тыңлатырга кирәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG