Accessibility links

27 ноябрь Казанда Татарстан гимны авторы, композитор Рөстәм Яхин исемендәге халыкара классик музыка фестиваленең гала-концерты узды. Өченче тапкыр үткәрелүче бу фестиваль алдагы еллардан да тыйнак үтте.

Фестивальне романслар кичәсе дип тә игълан иткәннәр иде. Оештыручылар җырчыларга Яхинның сирәк башкарыла торган әсәрләрен өйрәнергә кушкан һәм композиторны популярлаштыру максатында програмга русчага тәрҗемә әсәрләрен дә керткән. Быелгы фестивальдә татар әсәрләре азмы яисә җитәрлекме? Ни өчен фестивальнең өч концертының берсе генә татарча, анысы да русча әсәрләр белән катнаш килеп чыккан? Азатлык әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Гала-концертта зал тулы булса да, танылган шәхесләр әллә ни күренмәде. Филармониянең "Илһамият" клубы җырчылары, “Идел-пресс”ның элеккеге гендиректоры Ислам Әхмәтҗанов бар иде. Күрәсең, язучылар, зыялылар язучы Айдар Хәлимнең шушы ук көнне узган иҗат кичәсендә булгандыр. Ул кичәне мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да караган, ә Татарстан гимны авторына багышланган чарада һичьюгы урынбасары да юк иде.

Оештыручылар бу фестиваль Татарстанның брендына әйләнер дип хыяллана. Г.Тукай исемендәге татар филармониясе директоры Кадим Нуруллин шул фикердә:

Яхин фестивале музыка сәнгатендә бренд булачак

– Яхин фестивале татарның визит картасына әйләнәчәк әле. Безнең андый үрнәкләр бар. Әйтик, опера җанрын алсак, ул – Шаляпин фестивале, театр дисәк, төрки халыкларны берләштергән “Нәүрүз”не атарга була, ә менә музыка сәнгатендә Яхин фестивале бренд булачак. Гимн авторы язмышы фәкать шундый булырга тиеш.

Узган ел белән чагыштырганда быелгы чара шактый тыйнак, концертлар саны да өчәү генә. Ләкин бу сүлпәнләнгән дигән сүз түгел, ди Кадим әфәнде:

Кадим Нуруллин
Кадим Нуруллин

– Бер-бер артлы оештырылып сүрелгән, туктап калган фестивальләр шактый. Рөстәм Яхин исемендәге фестивальне мин яшәп киткән фестиваль дип атыйм. Озын гомерле булыр дип уйлыйм мин аны. Чөнки Яхин ул Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә билгеле, совет иленең халык артисты. Шуңа күрә беренче фестивальләргә СССРның халык артистларын чакырдык, алар санаулы гына калды инде.

Яхинны теләсә кем җырлый алмый. Аңа вакыт, осталык һәм тәҗрибә кирәк

Быел фестиваль өченче тапкыр үткәрелә һәм без аны романслар кичәсе буларак оештырдык. Фестиваль өч концерттан гыйбарәт. Аның беренчесе романслар остасы, Мария театры солисты Владимир Самсонов, икенчесе популяр пианистка Екатерина Мечетина концерты булды. Гала-концертта исә башка елларда катнашмаган җырчыларны чакырдык, аларның һәрберсе репертуарына Яхин әсәрләрен алган. Яхинны теләсә кем җырлый алмый. Аңа вакыт, осталык һәм тәҗрибә кирәк. Шуңа күрә чакырылган җырчылар очраклы кешеләр түгел. Мин аларның Яхинны дөньяга чыгаруларын да теләр идем.

Дөньяга чыгару дигәндә, Кадим Нуруллин Яхинны тәрҗемә итеп башкаруны күз уңында тоткан икән. Концертта Яхин әсәрләренең русча тәрҗемәләре дә яңгырады. Аларны Татьяна-Дамир Закировлар (Петербур), Тимур Абдикеев (Петербур), Эльза Исламова (Казан) башкарды. Бу уңайдан Азатлык хәбәрчесе филармония директорына сорау да бирде:

– Өченче ел рәттән сезгә фестивальдә татар әсәрләре аз дигән сүзне ишетергә туры килә. Бу нилектән шулай килеп чыга: әсәрләр азмы, башкаручылар юкмы, әллә башка сәбәпләре бармы?

Програмны Татарстанда яшәгән татарлардан гына төзесәк, ул халыкара фестиваль була алмас иде

– Татар әсәрләре аз дигән фикер белән килешмим. Әгәр програмны Татарстанда яшәгән татарлардан гына төзесәк, ул халыкара фестиваль була алмас иде. Хәтта ки романсларны ниндидер тар кысаларга бикләп кую булыр, география тараер иде. Безнең максатыбыз – Яхинны башка милләтләргә таныту. Алар да өйрәнсеннәр, әсәрләрен тәрҗемә итсеннәр, башкарсыннар иде.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев исә тәрҗемәдә әсәрнең рухы югала дип саный:

Илһам Вәлиев
Илһам Вәлиев

– Репертуарымда Яхинның бишләп романсы бар. Нишләп күбрәк түгел дисәгез, һәр әсәр бөтен кешегә дә туры килми. Мин тавышыма ятышлырак әсәрләрен башкарам. Ул – иң яраткан композиторларымның берсе. Әсәрләрен оркестр белән дә, рояльгә кушылып та җырлаган бар. Яхинны популярлаштырырга кирәк. Бүген эстрада, җиңел җырлар белән мавыгып киттек һәм Яхин музыкасы читтәрәк калды.

Тәрҗемә итеп җырлауга килгәндә, аның күп әсәрләре русчага тәрҗемә ителгән. Шәхсән үзем әсәрнең тәрҗемәдә матурлыгы, байлыгы, рухы югала дип саныйм. Һәр милләт вәкиле җырның татарчасын да өйрәнә һәм башкара ала бит. Музыкаль әсәрне өйрәнүнең бер кыенлыгы да юк. Музыканың бөтен куәте дә шунда аның.

TürkVizyon фестивале лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов фикеренчә, консерваториянең һәр студентына Яхин әсәрләре таныш. Чөнки бу әсәрләр тавышны ныгытырга ярдәм итә.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова
Сәйдә Мөхәммәтҗанова

Ә менә “Голос. Балалар” проекты җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанова Яхинның бик үк башкарылмый торган әсәрләрен тапкан. “Бу таңнар” (Зәкия Туфайлова сүзләре) әле сирәк кенә башкарылса да, “Агымсу”ны (Газиз Мөхәммәтшин сүзләре) күптәннән беркем дә башкармый икән инде. Аның аудиоязмасы да юк, ди җырчы. Аныңча, Яхинны еш башкаралар дигән сүз дә бик үк дөреслеккә туры килеп бетми. Берничә популяр җыры бар, ә кайсылары онытыла инде, ди Сәйдә.

Гала-концертта Рөстәм Яхинның 21 әсәре яңгырады. Концертның сценариен Дан Дамаскин язган, режиссерлары Илсөяр Дамаскин, Фәридә Әбсәләмова булган. Ирле-хатынлы Дамаскиннарны без “Тапшырылмаган хатлар” нәфис фильмы аша беләбез. Кино сәнгатенә әлеге пар, бәлкем, яңалык алып та килгәндер, ә менә концерт башкалардан берние белән дә аерылып тормады. Композиторның биографиясеннән өзекләр җырлар белән аралашып барды.

Чагыштыру өчен: беренче фестивальне шагыйрә Фәрдия Сәфәргалиева (сценарий авторы) һәм Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов, узган елны шагыйрь Рәмис Аймәт (сценарий авторы), Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин (режиссер) әзерләде. Бу елларда фестиваль Яхин рухында узуы белән истә калды. Аларда дөнья операсы йолдызы Альбина Шаһиморатова, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Татарстанның атказанган артисты Римма Ибраһимова катнашты. Быел исә тыйнак композитор исеме белән аталган фестивальнең ябылышы да, үтә тыйнак булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG