Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокатларның "Команда 29" берләшмәсе эшчәнлеген туктатуын белдерде


Иван Павлов
Иван Павлов

Җомга Роскомнадзор Русия баш прокуратурасы таләбе белән оешманың сайтын томалаган иде.

Сәяси эшләрдә хокукый ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче "Команда 29" адвокатлар берләшмәсе үзенең эшчәнлеген туктатуын белдерде. Аларның бөтен медиапроектлары һәм архивы якын арада алып куелачак диелә.

Җомга Роскомнадзор Баш прокуратура таләбе белән "Команда 29" берләшмәсенең сайтын томалаган иде. Боерык белән танышканнан соң, адвокатлар прокуратура аларның оешмасын Чехиядә теркәлгән Společnost Svobody Informace ("Мәгълүмат иреге җәмгыяте") сәүдәгә корылмаган оешмасы белән бер дип санавын аңлаган. Бу оешма Русиядә "теләнмәгән оешма"лар исемлегенә кертелгән. "Безнең сайтта бу оешманың бернинди материаллары да юк дип хәбәр итәбез" дип яздылар оешма әгъзалары.

Якшәмбе "Команда 29" яңа белдерү таратты. Анда Русия хакимиятенең бу оешма әгъзаларын алга таба эзәрлекли башларга мөмкин булуы, аңа теләктәшлек күрсәткән, аның һуманитар медиапроектларында катнашкан кешеләргә дә зыян килүе ихтималы әйтелә.

"Кызганычка каршы, бу елның июлендә көченә кергән канун эшләрнең алга таба шундый юнәлештә китү ихтималын тудыра. Бу шартларда "Команда 29" эшчәнлеген дәвам итүе күпсанлы кешеләрнең иминлегенә туры һәм ачык куркыныч тудыра, һәм без бу куркынычны күрмәгәнгә салыша алмыйбыз" дигән хокук яклаучылар.

Чехия юридик затлары реестрына ярашлы, Společnost Svobody Informace сәүдәгә корылмаган оешмасының беренче президенты адвокат Иван Павлов булган, ул шулай ук "Команда 29" берләшмәсенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе дә булып тора. Иванов белдергәнчә, ул чыннан да алты ел элек ул оешманың гамәлгә куючылары арасында булган, ләкин моның "Команда 29" оешмасына катнашы юк. Павлов сүзләренчә, адвокатлар берләшмәсендә торган юристларның һәрберсе алга таба үз эшчәнлеген шәхси төстә алып барачак.

"Команда 29" берләшмәсе җиде ел элек корылган. Аңа керүче адвокатлар һәм юристлар Җинаять кодексында дәүләт сере белән бәйле эшләрдә һәм сәяси сәбәп белән ачылган дип саналган эшләрдә гаепләнүчеләрне яклау белән шөгыльләнде. Хәзерге вакытта "Команда 29" әгъзалары дәүләткә хыянәттә гаепләнүче журналист һәм "Роскосмос" башлыгының элеккеге киңәшчесе Иван Сафроновны яклый. Алар шулай ук шымчылыкта гаепләнүче, "Интер РАО"ның элеккеге топ-менеджеры Карина Цуркан, оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный нигез салган оешмаларның мәнфәгатьләрен дә яклый.

"Теләнмәгән оешма"лар турында канунны Русия президенты Владимир Путин 2015 елның маенда имзалады. Соңрак ул берничә тапкыр кырыслатылды. Русия баш прокуроры яки аның урынбасары сәүдәгә корылмаган оешманы "дәүләт иминлегенә һәм Конституция корылышы нигезләренә яный" дип саный икән, ул аны "теләнмәгән" дип таный ала. Теләнмәгән оешмалар исемлегенә кертелгәннән соң, оешманың Русиядә эшчәнлеге тыела, аның барлык хисаплары томалана, аның барлык бүлекләре ябылырга тиеш. Андый оешмалар белән хезмәттәшлек итү тыела.

Канунга июнь башында кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, Русия ватандашларына дөньяның теләсә нинди почмагында бу оешмалар эшчәнлегендә катнашырга тыела. "Теләнмәгән" оешма өчен акча җыйган яки финанс хезмәте күрсәткән очракта бер елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

Хәзерге вакытта Русиянең "теләнмәгән" оешмалар исемлегендә чит илләрнең 40 оешмасы кергән.

9 июльдә Русия юстиция министрлыгының тагын биш оешманы әлеге исемлеккә керткәне билгеле булды. Атап әйткәндә, "Khodorkovsky Foundation" (Ходорковский фонды), "Future of Russia Foundation" (Русия киләчәге фонды), "European Choice" (Европа карары) һәм Чехиянең "Spolecnost Svobody Informace" (Ирекле мәгълүмат җәмгыяте) оешмалары "теләнмәгән" дип танылган. Аларның дүртесе Михаил Ходорковский белән бәйле. "Oxford Russia Fund" (Оксфорд Русия фонды) дип аталган оешма шул исәптән КФУ студентларына да стипендияләр түләп торган булган.

2017 елның 26 апрелендә Баш прокуратура Британиядә теркәлгән һәм Михаил Ходорковский белән бәйле булган Open Russia Civic Movement һәм OR (Otkrytaya Rossia) оешмаларын теләнмәгән дип таныды. Русиядәге "Ачык Русия" хәрәкәте һәм шул ук исемдәге иҗтимагый оешма вәкилләре безнең Британиядәге оешмаларга катнашыбыз юк дип әйтеп килде. Моңа карамастан, "Ачык Русия" әгъзалары хакимият тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар булды. 27 майда "Ачык Русия" эшчәнлеген тулысынча туктату турында игълан итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG