Accessibility links

Кайнар хәбәр

2032 елда җәйге Олимпия уеннары Австралиянең Брисбен шәһәрендә узачак


Брисбен
Брисбен

Брисбен – тавыш бирүгә чыгарылган бердәндер намзәт булды.

2032 елда җәйге Олимпия уеннарын Брисбен шәһәре кабул итәчәк. Ул Австралиянең Квинсленд штаты башкаласы. Бу хактагы карарны Халыкара олимпия комитеты чыгарды.

Брисбен – тавыш бирүгә чыгарылган бердәндер намзәт булды. Халыкара олимпия комитеты Олимпия уеннары башкалаларын сайлау кагыйдәләрен үзгәртте – башкарма комитет әгъзалары гариза биргән шәһәрләр арасыннан берне сайлан ала. Шулай итеп, хәзер ахыргы тавыш бирүгә кадәр намзәт шәһәрләр арасында ярыш булмый.

Брисбенда Олипиада узганнан соң, Австралия өч Олимпиада кабул иткән икенче ил булачак. Мондый беренче ил - АКШ.

Токиода Олимпиада ачылыгына ике көн калды. Ул былтыр булырга тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе сәбәпле аны 2021 елда күчерделәр. Ләкин әлеге вакытта да Япониядә коронавирус йоктыручылар саны арта, илдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Уеннар тамашачысыз уза. Моннан тыш, спортчылар арасында да COVID-19 йоктыручылар ачыкланды.

Чилидан тхэквондо җыелмасы әгъзасы һәм Нидерландтан скейтбордчы коронавирус йоктыру аркасында Олимпиадада катнаша алмыйбыйз дип белдерде. Оештыручылар мондый шартларда Олимпиада уздыру өчен тәнкыйть утына тотыла.

20 июльдә Халыкара олимпия комитеты Олимпиаданың "Тизрәк, югарырак, көчлерәк!" шигарен үзгәртте. Аңа "бергә" сүзе өстәлде - "Тизрәк, югарырак, көчлерәк – бергә".

Шигарь 127 елда беренче тапкыр үзгәртелде. Әлеге башлангыч белән ХОК җитәкчесе Томас Бах чыккан. Ул бу карарны чор вакыйгасы дип атады. Бах сүзләренчә, "бергә" сүзе бөтен дөньяда теләктәшлеккә булган ихтыяҗны чагылдырырга ярдәм итәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG