Accessibility links

АКШ һәм Германия "Төньяк агым-2" турында килешүгә ирешкән


Вашингтон һәм Берлин Русия газын Украина аша җибәрүне тагын 10 елга озайтуга ирешмәкче.

Кушма Штатлар һәм Германия "Төньяк агым-2" проектын Америка санкцияләрен кертмичә тәмамлау турында килешкән. Бу хакта АКШ дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд белдерде.

Килешүнең нечкәлекләре турында соңрак сөйләячәкләр. Нуланд аларның кайберләрен генә телгә алды.

Дәүләт секретаре урынбасары сүзләренчә, Вшингтон һәм Берлин Русия газын Украина аша җибәрүне тагын 10 елга озайтуга ирешмәкче. Гамәлдәге килешүнең вакыты 2024 елда чыга.

Нуланд искәртүенчә, АКШ һәм Германия Украинаның Русия газына бәйлелеген киметергә тырышачак. Моннан тыш, Русия башка илләргә басым ясау өчен ягулык ресурслары кулланган очракта Германия хакимиятләре Мәскәүгә карата чикләүләр кертүгә ирешәчәк.

Украина Берлин һәм Вашингтоннан энергетика ресурслары чыганакларын үзгәртер өчен финанс ярдәм бирәчәк.

Русия президенты Владимир Путин һәм Германия канцлеры Ангела Меркель телефоннан сөйләшкәндә "Төньяк агым-2" газүткәргече төзелеше төгәлләнеп килүгә канәгатьлек белдергәннәр. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте.

Меркель һәм Путин Украина аша газ җибәрү турында Киев һәм Мәскәү килешүен озайту мөмкинлеге турында фикер алышкан. Русия президенты Югары рада кабул иткән "Украинаның асаба халыклары" канунына да игътибар юнәлткән. Әлеге канунда урыслар телгә алынмый. Путин документны дискриминация дип атаган диелә Кремль белдерүендә.

"Нафтогаз Украина" башлыгы Юрий Витренко Киев проектка карата үз мөнәсәбәтен үзгәртмәячәк дигән. Газүткәргеч илнең һәм төбәкнең иминлеген куркыныч астына куя дип белдергән Витренко.

Глава "Нафтогаза Украины" Юрий Витренко отметил, что Киев не изменит свое отношение к проекту. Газопровод ставит под угрозу безопасность страны и региона, подчеркнул Витренко.

"Төньяк агым-2" газ уздыргычы Балтыйк диңгезе төбеннән Германиягә кадәр сузыла. Проектны 2021 елның сентябрь ахырына кадәр эшләп бетерергә ниятлиләр.

Майда АКШ президенты Джо Байден идарәсе газүткәргечне төзүчеләргә карата санкцияләр кертүдән баш тарткан иде. Президент һәм аның такымы бу санкцияләр нәтиҗәле түгел диде. Сенаторлар моның белән ризалашмады һәм "Төньяк агым-2" операторына чикләүләрне кайтаруны таләп итте.

XS
SM
MD
LG