Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кукмара районында прокуратура тикшергәннән соң 15 мәктәпнең эше вакытлыча туктатылган


Мәктәпләр иминлек таләпләренә туры килми дип табылган.

Кукмара районында прокуратура мәктәпләрне иминлек таләпләрен үтәлүен тикшереп чыккан. 15 мәктәпнең эшчәнлеге вакытлыча туктатылган дип сөйләгән "БИЗНЕС Online"га аның чыганагы.

Вакытлыча ябылган мәктәпләр арасына, аерым алганда, Ташлы-Елга авылындагы башлангыч мәктәп тә кергән диелә. Ата-аналарга киләсе елда балаларын күршедәге Кәркәвеч мәктәбенә йөртергә туры киләчәген әйткәннәр. Укучыларны автобус йөртәчәк диелә.

Мәктәпләрнең иминлеген тикшерү Казандагы 175нче гимназиядә атыш булганан соң узган.

Шул ук вакытта Татарстан прокуратурасының медиа белән эшләү ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Яна Невмержицкая тикшерү узды, ләкин мәктәпләрнең эшчәнлеге вакытлыча туктатылуы дөреслеккә туры килми, дигән. Мәкәпләрне гамәлгә куючы – район башкарма комитетына уку йортларының террорчылыкка каршы якланганлыгы нисбәтеннән прокурор җавабы чыгарылган.

"Бу документта уку йортларының эшчәнлеген вакытлыча туктату мәсьәләсе куелмады. Район башкарма комитеты 15 мәктәпнең мөдирләренә үзләренең филиаллары эшчәнлеген туктатып тору мөмкинлеген карарга кушылды" дип аңлаткан прокуратура сүзчесе.

Кукмара районында прокурор тикшереүеннән соң ябылырга мөмкин мәктәпләрнең берсе – Купка авылындагы башлангыч мәктәп. Анда хәзер 23 бала укый, әмма яңа уку елыннан аларны күршедәге Зур Сәрдек мәктәбенә йөртеп укыта башларга мөмкиннәр. Авыл халкы мәктәпне бетерү – авылның тамырына балта чабу ул, дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG