Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Украинаның асаба халыклары турында канунны имзалады


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Кырым татарлары, караимнар, кырымчакларны Украинаның төп халыклары дип игълан иткән канунны Югары Рада 1 июльдә кабул итте.

Украина президенты Владимир Зеленский кырымтатарлар, караимнар һәм кырымчакларны асаба халыклар дип таныган канунны имзалады. Канун өлгесен Югары Радага үл үзе керткән иде. Рада канунны 1 июльдә кабул итте.

Канунга ярашлы, Украина җирлегендә көн итүче, һәм илдән читтә үз дәүләтләре булмаган халыклар асаба халыклар буларак таныла. Украина бу халыкларның мәдәни, икътисади яктан үсешен тәэмин итәргә, телләре саклануына ярдәм итәргә тиеш була. Украинада яшәгән руслар, беларуслар, маҗарлар, румыннар һәм башка халыкларның хаклары Украинаның милли азчылыклар турында кануны белән билгеләнә.

Канун Радага кертелгәч, Русия президенты Владимир Путин урысларны Украинада төп халык дип танымауга каршы чыккан иде. Путин урысларны төп халык түгел диюне "көлке һәм ахмак" дип белдерде. Шуңа бәйле рәвештә Русия президенты урыс һәм украиннар – бер халык дигән фикер әйтелгән мәкалә дә язып чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG