Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриах Кирилл Казанда Богородицки чиркәвен төзекләндерүне сораган


Патриах Кирилл һәм Рөстәм Миңнеханов
Патриах Кирилл һәм Рөстәм Миңнеханов

"Аллаһ (Бог) һәм сезнең ярдәм белән без бу мәсьәләне чишәрбез", дигән Татарстан президенты.

Урыс правовслав чиркәве патриархы Кирилл Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан Казанда Богородицки монастыре комплексын төзекләндерүне сораган. Бу хакта Мәскәү патриархиясе сайтында хәбәр ителә.

"Моңарчы булган уңышлар кысаларында, безгә Казан Богородицки чиркәве комплексын төзекләндерү турында да кайгырту кирәк. Патриарх буларак, мин сезгә бөтен Урыс православ чиркәве исеменнән рәхмәтле булыр идем", дигән Кирилл 21 июльдә Миңнеханов белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов исә әлеге чиркәүне төзекләндерүнең кирәклеген таныган. "Аллаһ (Бог) һәм сезнең ярдәм белән без бу мәсьәләне чишәрбез", дигән Татарстан президенты.

Аңа кадәр патриарх Татарстан президентына Казан Изге ана иконасы чиркәвен төзү өчен рәхмәтләрен әйткән.

"Республика җитәкчелегенә сезнең аша митрополиягә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең кайгыртуыгыз һәм игътибарыгыз, тоткан динегезгә карамастан, барысына да тигез бүленә", дигән Кирилл.

Миңнеханов патриарх Кириллга "Дуслык" ордены тапшырды. Патриарх Казанга Казан Изге ана иконасы чиркәвен ачарга һәм изгеләштерергә килгән иде. Чиркәү төзелеше 2,7 миллиард сумга төшкән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG