Accessibility links

Кайнар хәбәр

Urban.tatar интернет радиосының мобиль кушымталары барлыкка килде


Urban.tatar сайты күренеше
Urban.tatar сайты күренеше

Былтыр ел ахырында радионың iOS-кушымтасын эшләү өчен Татарстан яшьләр министрлыгыннан радио такымы 200 мең сум грант откан иде.

Urban.tatar интернет радиосының iOS һәм Android өчен рәсми мобиль әсбаблары барлыкка килде. Бу хакта проект авторлары хәбәр итте. Кушымталарны Илһам Шәрипов ясаган.

Телефонда музыканы башка кушымталар кулланганда да тыңларга мөмкин. Радиостанция сайтындагы кебек, телефоннарда да тыңлау өчен өч стрим сайлап була.

Былтыр ел ахырында радионың iOS-кушымтасын эшләү өчен Татарстан яшьләр министрлыгыннан радио такымы 200 мең сум грант откан иде.

www.urban.tatar — беренче татарча альтернатив музыкасы радиосы. Ул онлайн эшли. Радио 2020 елның августында ачылды, ноябрьдә тест режимында Android кушымтасы эшли башлады. Хәзерге вакытта проектның географиясе 48 илне, ә плейлист 400 дән артык җырны үз эченә ала. Радио бәйсез музыкантларга — бушлай ротация, ә тыңлаучыларга (башка музыкаль сервислардан аермалы буларак) бушлай заманча татар альтернативасы белән хозурланырга мөмкинлек бирә.

Радиода өч стрим сайлап була. PROGRESSIVE дигәнендә соңгы арада релизлары чыккан башкаручылар яңгырый. Алар арасында: АИГЕЛ, Said Olur, qaynar, Malsi Music, Zarina, K-Ru, Ilgiz, ОММАЖ һәм башкалар. Барлыгы — 74 башкаручы.

ALTERNATIVE стримында Мубай, Зөлфия Камалова, Башкарма кебек җырчылар һәм төркемнәр.

VINYL 1970-1980 еллар татар башкаручыларының пластинкаларын яңгырата.

"Интернет-радио проектында өч кеше эшли. Киләчәктә проектны үстерергә ниятлиләр. Смартфоннарда радионы жиңелрәк кушу өчен, Android һәм iOS програм кушымтасы ясарга, Тelegram-да канал ачарга, алга таба татар дөньясының подкастларын системлы рәвештә чыгарып килергә планнары бар", дип сөйләгән иде Азатлыкка проект авторы Илһам Шәрипов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG