Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Әминов вакцина ясатырга теләмәүчеләрне хайваннар белән чагыштырды


Илшат Әминов
Илшат Әминов

"Әгәр аңгыра сарыкка һәм, гафу итегез, сыерга инде берни дә аңлата алмыйсың икән, аларны тулы бер көтүнең исән калуы хакына мәҗбүр итәргә кирәк", диде Әминов эфирда.

Социаль челтәрләрдә "Яңа гасыр" телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминовның "7 дней" тапшыруында мәҗбүри вакциналаштыру турындагы сүзләре бәхәс куптарды. Анда Әминов кешеләрне хайваннар белән чагыштыра һәм коронавирустан мәҗбүри вакцина ясатудан башка юл юк дип белдерә.

"Бу фикерем өчен мине тәнкыйть утына тотачаклар. Безнең мәҗбүри вакцинациядән башка бүтән юлыбыз юк... Мин биредә доктор Мясников белән 100 процент килешәм (ул "кешеләр – шул ук хайваннар алар" дигән иде). Көтү кануннарына ярашлы, күмәк иммунитетка ирешү өчен көтүдәгеләрнең 60 проценттан артыгы вакцина ясатырга тиеш. Әгәр аңгыра сарыкка һәм, гафу итегез, сыерга инде берни дә аңлата алмыйсың икән, аларны тулы бер көтүнең исән калуы хакына мәҗбүр итәргә кирәк", диде Әминов тапшыру барышында.

Ул мәҗбүри вакцинация турындагы карар никадәр тизрәк кабул ителсә, шуның кадәр күбрәк кеше тормышын саклап калып була дип тә өстәде.

Әминовның әлеге сүзләре шау-шу уятты, аны федераль матбугат чаралары язып чыкты.

ТНВ җитәкчесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илшат Әминов эфирдан мондый кискен сүзләрне беренче тапкыр гына әйтми. Кайбер сүзләре өчен аны мәхкәмәләргә дә бирделәр.

"Татарстанның ата-аналары төркеме" (РОСТ) 2019 елның 28 апрелендә "7 дней" тапшыруында Әминовның "тар маңгайлы тупас наданнар" дигән сүзләре өчен аны Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Психологик-лингвистик экспертиза әлеге сүзләрдә экстремизм тапмады.

Моннан тыш, 2017 ел ахырында Илшат Әминовның "7 дней" тапшыруында әйтелгән "минем балама икенче дәүләт теле кирәкми диючеләрне сай белемле кешеләр дип саныйм" дигән сүзләре дә прокуратурага шикаять ителгән иде. Татарстан прокуратурасы әлеге сүзләрдә дә экстремизм тапмады.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда соңгы атналарда көненә 50ләп кешедә коронавирус ачыклана. Барлыгы 599 кеше әлеге вирусны йоктырып үлде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG