Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: Мәскәү Германиядә "Яшелләр" фиркасеннән канцлер намзәтенә каршы


Аннылена Бербок
Аннылена Бербок

Фирка лидеры "Төньяк агым-2" газүткәргече төзелешенә каршы чыккан иде.

Мәскәү Германиядә хакимияткә канцлер вазифасына "Яшелләр" фиркасеннән Аннылена Бербокның килүеннән курка. Русия җиткәчелеге аны сайлауларда җиңдермәс өчен "барысын да эшләргә әзер". Бу хакта Русия хакимиятенә якын чыганакка сылтанып Bloomberg агентлыгы хәбәр итә.

Агентлыкның өч чыганагы сүзләренчә, Кремль Бербокны үзенең Германиядәге мәнфәгатьләренә куркыныч тудыручы буларак кабул итә. Ул "Төньяк агым-2" газүткәргеченә төзелешенә каршы чыккан иде. Моннан тыш, Бербок Мәскәү белән каты куллы булу яклы.

Көзен Германиядә парламент сайлаулары узачак. Җиңгән фирка намзәте илдә башкарма хакимиятне җитәкчесе канцлер вазифасына керешәчәк. 2005 елдан бирле әлеге вазифада Ангела Меркель торды. 2018 елда ул эшеннән китәчәге турында игълан итте.

Бербок фиркасе киләсе сайлауларда җиңү ихтималы булган фиркаләрнең берсе. Тавыш бирү алдыннан "яшелләр" киберһөҗүмнәргә дучар булды. Сәясәтчегә каршы интернетта һәм социаль челтәрләрдә яла ягулар таратыла дип белдергән Bloomberg-ка чыганаклары. Киберһөҗүмнәр Кремль белән бәйле саналган башка һөҗүмнәргә охшаш дип фирка Германия махсус хезмәтләрен кисәтеп куйган. Шул ук вакытта "яшелләрнең" моңа чынлап та Мәскәү катышы барлыгына дәлилләре юк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG