Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда COVID-19 белән соңгы тәүлектә 7 кеше үлгән


Рәсми саннарга карый, узган тәүлектә тагын 259 кешедә яңа төр коронавирус табылган.

Башкортстанда 28 июльдә COVID-19 белән тагын җиде кеше үлгән. Бу санны республика рәсмиләре китерә. Пандемия башыннан барлыгы 754 кеше бу чирдән вафат булган. Русия оператив штабы 755 кешенең үлүен хәбәр итә.

Башкортстанда коронавирус йоктыручыларның тәүлеклек саны берничә атна кимеми. Узган тәүлектә тагын 259 кешегә рәсми төстә COVID-19 диагнозы куелган. Вирус эләктергән башкортстаннарның гомуми саны 50 меңгә якынлаша.

Башкортстан сәламәтлек министрлыгы моңа кадәр республикадагы пневмония очракларын да санап, интернетта чыгарып бара иде. Андый очраклар саны расланган коронавирус очраклары белән якынча бер тирә иде. Хәзерге вакытта бу статистика гомуми кулланылыштан алынган.

Башкортстанда июнь аенда ук әзерләнгән коронавирус чикләүләрен кертүне әледән-әле кичектереп торалар. Дүшәмбедән Башкортстанда коронавирус чикләүләренең тагын бер төре гамәлгә керергә тиеш иде. Сүз башлыча җәмгать туклану урыннары, матурлык салоннары, фитнес клублар һәм шәһәрара автобуслар турында барды. Ләкин республика башлыгы Радий Хәбиров моны кичектереп торуның "куркынычын күрмим" диде. Башкортстанның баш санитар табибы Анна Козак та коронавирус йоктыруның бүгенге саннары чикләүләр кертүгә ихтыяҗ тудырмый диде.

Шул ук вакытта яңа фәрманга ярашлы, 3 августтан хастаханәләрдә планлы дәвалану өчен ковидка каршы вакцина ясату турында сертификат күрсәтү кирәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG