Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе Google-га 3 млн сум штраф салды


Элегрәк Роскомнадзор эре ширкәтләргә 1 июльгә кадәр кулланучыларның шәхси мәгълүматларын Русиядә сакларга кушкан иде. Google бу эшне эшләмәгән.

Мәскәүнең Таганский районы мәхкәмәсе Google ширкәтен кулланучылар мәгълүматын Русиядә саклаудан баш тарткан өчен 3 миллион сумлык штрафка тартты. Бу хакта мәхкәмә матбугат хезмәтенә сылтанып ТАСС яза.

Штраф ширкәткә Русиянең шәхси мәгълүматны саклау өлкәсендәге кануннарын бозган өчен салынган. Бу Google өчен беренче шундый хөкем.

Элегрәк Роскомнадзор эре ширкәтләргә 1 июльгә кадәр кулланучыларның шәхси мәгълүматларын Русиядә сакларга кушкан иде. Русия кануннарына ярашлы, 2015 елдан башлап интернет-сервисларны кулланучы русияләрнең мәгълүматы ил эчендә урнашкан серверларда булырга тиеш. Былтыр августта Роскомнадзор чит ил сайтларындагы русияләр мәгълүматларын юк итү мөмкинлеген алырга тели дип белдерде.

  • Майда Google канунга каршы килүче контентны бетермәгән өчен 4 млн сум штраф алган иде. Әлеге контент башлыча митингларга чакыру белән бәйле булды.
  • Мартта ширкәткә эзләүдән тыелган мәгълүматны алып куюдан баш тарту өчен 3 млн сум штраф салынды.
  • 2020 һәм 2019 елнда Роскомнадзор Русиядә тыелган кайбер сайтларны күрсәткән өчен Google ширкәтен 1,5 млн һәм 700 мең сум штрафка тарткан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG