Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижаудан Юлия Кәримова Токиода икенче бронз медаль алды


Юлия Кәримова
Юлия Кәримова

Бу – татар спортчыларының Олимпиадада дүртенче медале.

Русия өчен чыгыш ясаучы Юлия Кәримова Токиодагы Олимпиадада бронз медаль алды. Ул 50 метрдан пневматик мылтыктан атып өченче урынга чыкты.

Бу Токиода узучы Олимпиадада Юлиянең икенче медале. 27 июльдә ул Сергей Каменский белән бергә 10 метрдан пневматик мылтыктан атып, бронз медаль алган иде.

Юлия Кәримова 1994 елның 22 апрелендә Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә туган. Дөнья чемпионы (2018), атыш ярышында Русия чемпионы. Атказанган спорт мастеры. Кече калибрлы коралдан атуда Европа чемпионатында шәхси һәм такым белән ярышта ике бронз яулаган. 2018 ел дөнья чемпионатында ике медаль иясе була, шәхси ярышларда дөнья чемпионы, ә такым белән ярышта бронз яулый.

Минскида узган Европа уеннарында 2019 елда Сергей Каменский белән бергә 10 метрдан пневматик мылтыктан атып алтын медаль алды. Врцлавта Европа чемпионатында узган елның февралендә ике алтын медаль яулады.

Токиодагы Җәйге Олимпиа уеннарында 29 татар спортчысы катнаша, алар Русия һәм башка илләр исеменнән чыгыш ясый. Шуларның өчесе – Русия такымыннан Виктор Миңнебаев (суга сикерү), Юлия Кәримова (мылтыктан ату) Олимпиаданың бронз медальләренә лаек булдылар. Кичә Уфа кызы Аделина Заһидуллина Токиода узган Олимпиадада алтын медаль алды. Ул Инна Дериглазова, Лариса Коробейникова һәм Марта Мартьянова белән бергә рапира белән фехтованиедә Франция такымын җиңеп, беренче урынга чыкты.

Бүген шулай ук Казан кызы Вероника Кудкрметова тенниста өченче урын өчен көрәшә.

Казакъстан өчен чыгыш ясаучы Илфат Абдуллин уктан атып, Олимпиаданың 1/8 финалына кадәр барып җитеп, 1/4 финалга чыга алмады. "Олимпиадага килеп, 1/8 финалга барып җитү минем өчен бик зур казаныш" ди үзе Илфат.

Токиода Җәйге Олимпиаданың сигезенче көненә Русиянең барлыгы 36 медале бар, шуларның унысы алтын, унбише көмеш һәм унбере бронз. Русия такымнар арасында дүртенче урында бара. Беренче урында 44 медаль белән Кытай, икенче – Япония (29), өченче урында - АКШ (35).

Токиода 23 июльдә ачылган Җәйге Олимпиаданың ябылу тантанасы 8 августта узачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG