Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан Аделина Заһидуллина Олимпия чемпионы булды


Аделина Заһидуллина
Аделина Заһидуллина

Бу татар спортчыларының Олимпиадада өченче медале. Аделина Русиядән тагын өч кыз белән бергә җиңде.

Уфа кызы, Русия такымында чыгыш ясаучы рапирачы Аделина Заһидуллина Токиодагы Олимпия уеннарында алтын медаль яулады. "Олимпиада алтыны алу турында мин 10 яшьтән хыялландым", диде ул уеннан соң Азатлыкка.

29 июльдә иртән Аделина Инна Дериглазова, Лариса Коробейникова һәм Марта Мартьянова белән бергә рапира белән фехтованиеда 45:42 исәбе белән Америка такымын җиңеп, финалга чыккан иде.

Финалда алар Франция такымы белән очрашты. Нәтиҗәдә Русия рапирачы кызлары 45:34 исәбе белән җиңде һәм алтын медальгә лаек булды. Бронзаны Италия алды.

Аделина Заһидуллина 1993 елның 13 гыйнварында Уфада туган. Такымнар арасында беренчелектә ике тапкыр дөнья (2016, 2019) һәм Европа чемпионы (2016, 2019) булды, 2017 елда дөнья чемпионатының бронза бүләге иясе, шул ук елда Европа беренчелегендә көмеш алган. Русиянең атказанган спорт мастеры. Бүгенге көндә Аделина Русиянең хатын-кыз рапирачылар рейтингында икенче булып бара.

Такымда шулай ук Казан кызы Марта Мартьянова та бар. Марта 1998 елның 1 декабрендә Казанда туган. Фехтованиегә Казанда, тренеры Елена Прохорова кул астында өйрәнә. Русия спорт мастеры. Халыкара беренчелекләрдә күп тапкырлар җиңгән һәм призлы урыннар алган. Халыкара ярышларда Марта Татарстан исеменнән чыгыш ясый.

Быелгы җәйге Олимпиа уеннарында Токиода 29 татар спортчысы катнаша, алар Русия һәм башка илләр исеменнән чыгыш ясый. Шуларның икесе – Русия такымыннан Виктор Миңнебаев (суга сикерү) һәм Юлия Кәримова (мылтыктан ату) Олимпиаданың бронза медальләренә лаек булдылар.

Бүген шулай ук Башкортстан кызы Алсу Миназова ишкәкле слаломда ("каяк") йөзеп ярышты һәм дөньяның иң көчле 30 спортчысы исемлегенә кереп, 14нче урын алды.

Бүген татарлар тагын берничә милләттәшенең Олимпиада чыгышларын күзәтә ала. Казакъстан өчен чыгыш ясаучы Илфат Абдуллин уктан атуда көчен сынаячак, Казан кызы Вероника Кудерметова (теннис) ярымфиналга чыгып, өченче урын өчен көрәшәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG