Русия өчен чыгыш ясаган Юлия Кәримова Токиодагы Олимпиадада өченче урын алды. Ул Сергей Каменский белән бергә 10 метрдан пневматик мылтыктан атып, 17:9 исәбе белән өченче урынга чыкты.
Алар Корея спортчыларын уза алды. Беренче һәм икенче урын өчен АКШ белән Кытай токымнары көрәшәчәк.
Быелгы җәйге Олимпиа уеннарында Токиода 29 татар спортчысы катнаша, алар Русия һәм башка илләр исеменнән чыгыш ясый. Шуларның берсе - Русия өчен чыгыш ясаган Виктор Миңнебаев кичә өченче урын алды. Ул Александр Бондарь белән бергә 10 метр биеклектән суга синхрон сикереп, Олимпиаданың бронза медален яулады.
Сишәмбе шулай ук Башкортстан кызы Алсу Миназова ишкәкле слаломда ("каяк") йөзеп ярышты, ләкин финалга җитә алмады. Алсу – ишкәкле слалом Русия җыелма такымы җитәкчесе.
Юлия Кәримова 1994 елның 22 апрелендә Удмуртиядә туган. Дөнья чемпионы (2018), атыш ярышында Русия чемпионы. Атказанган спорт мастеры. Кече калибрлы коралдан атуда Европа чемпионатында шәхси һәм такым белән ярышта ике бронза яулаган. 2018 ел дөнья чемпионатында ике медаль иясе була, шәхси ярышларда дөнья чемпионы, ә такым белән ярышта бронза яулый.
Минскида узган Европа уеннарында 2019 елда Сергей Каменский белән бергә 10 метрдан пневматик мылтыктан атып алтын медаль алды. Врцлавта Европа чемпионатында узган елның февралендә ике алтын медаль яулады.
Токиода җәйге Олимпиаданың бишенче көненә Русиянең барлыгы 16 медале бар, шуларның бишесе алтын, җидесе көмеш һәм дүртесе бронза. Русия такымнар арасында дүртенче урында бара. Беренче урында 19 медаль белән АКШ, икенче – Япония (13), өченче урында - Кытай (19).
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!