Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы депутатын тәнкыйтьләгән активист Ирек Хәйруллин мәхкәмәдә отты


Ирек Хәйруллин
Ирек Хәйруллин

Чаллы депутаты һәм шәһәрнең пенсия фонды идарәсе Эдуард Фәттахов аннан 78 мең сум таләп иткән иде.

2 августта Татарстанның Югары мәхкәмәсе Чаллы депутаты, шәһәрнең пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттаховның шикаятен кире какты. Ул аны тәнкыйтьләгән активист Ирек Хәйруллинны мәхкәмәгә биргән иде. Бу хакта Хәйруллин Азатлыкка хәбәр итте.

"Үземнең дөрес якта торуымны белә идем. Мин кешене мәсхәрә итмәдем. Ул – түрә. Безнең аралашу дебат кебек барды. Бәлки тәнкыйтем катырак әйтелгәндер. Үземнең дөрес икәнелегемне белеп, ахыргача бардым. Миңа байтак кеше ярдәм итте. Үзем генә җиңә алмас идем. Мин гаделлек эзләп шәһәр һәм республика мәхкәмәсендә булдым, әмма анда гаделлек таба алмадым. Аннан Самар мәхкәмәсе ярдәм итте", диде ул.

Мәхкәмә 1,5 ел дәвам иткән. Татарстанда мәхкәмәләрне оттыргач, Ирек Хәйруллин Самар мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә. Анда хөкемдар моңа кадәр кабул ителгән карарларны кире кагып, янәдән Татарстан Югары мәхкәмәсенә төшерә.

"Ул беренче мәхкәмәдә 200 мең сум таләп иткән иде. Аннары бу сумманы 10 мең сумга калдырдылар. Экспертиза ясаткан өчен 68 мең, мәхкәмә чыгымнары өчен 57 мең сум таләп итте", диде Хәйруллин.

Алга таба ул Фәттаховны рухи зыян һәм мәхкәмә чыгымнарын каплар өчен шикаять итәргә җыена.

Чаллы активисты Ирек Хәйруллинны мәхкәмә 78 мең сумга штрафка тартты. 2019 елда ул Чаллы шәһәре шурасы депутаты һәм җирле пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттаховны социаль челтәрдә тәнкыйтьләп чыга. Аерым алганда, Вконтакте социаль челтәрендә Чаллы шәһәре хакимиятенең рәсми төркемендә Хәйруллин пенсия фонды идарәсендә татар теле кулланылмауны, янгынга каршы тәртипләрнең бозылган булуы һәм оешмада архивларны урнаштыру таләпләре үтәлмәвен тәнкыйтьләп яза.

Ирек Хәйруллин — Чаллының КамАЗ карамагындагы кою заводы эшчесе, элмә такталарның ике телдә язылуын тикшерүче активист. Узган ел ул Азатлыкка әлеге низагның ничек килеп чыгуы, түрәләрнең тәнкыйтьне күтәрә алмавы һәм Чаллыда татар теленә игътибар булмавы турында сөйләгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG