Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Түрәләр матбугатка, иҗтимагый активистларга басым ясый"


Ирек Хәйруллин, Чаллы активисты
Ирек Хәйруллин, Чаллы активисты

Чаллы депутатын тәнкыйтьләгән өчен 78 мең сум штрафка тартылган активист Ирек Хәйруллин мәхкәмә карары белән килешми. Аның фикеренчә, күп кенә түрәләр үзләрен халык алдында яхшы итеп күрсәтергә тели, күбесе хилафлыкларны төзәтергә җыенмый. Чаллыда татар теленә игътибар җитмәвен дә белдерде ул.

Чаллы активисты Ирек Хәйруллинны мәхкәмә 78 мең сумга штрафка тартты. Бер ел элек ул Чаллы шәһәре шурасы депутаты һәм җирле пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттаховны социаль челтәрдә тәнкыйтьләп чыга. Аерым алганда, Вконтакте социаль челтәрендә Чаллы шәһәре хакимиятенең рәсми төркемендә Хәйруллин пенсия фонды идарәсендә татар теле кулланылмауны, янгынга каршы тәртипләрнең бозылган булуы һәм оешмада архивларны урнаштыру таләпләре үтәлмәвен тәнкыйтьләп яза.

Шул ук көнне аның постына Эдуард Фәттахов җавап юллый һәм канун бозылмавын әйтә. Шуннан соң Ирек Хәйруллин аны "оятсыз ялганчы" дип атый. Соңрак Фәттахов аны мәхкәмәгә бирә. Хәйруллин "дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат" урнаштырган өчен 10 мең сум мораль зыянны капларга, шуның өстенә, 68 мең сум күләмендә лингвистик экпертиза уздыру хакын кайтарырга тиешлеге әйтелә. "Халык инициативасы" экология иҗтимагый хәрәкәте аны яклап чыкты һәм түрәләр мәхкәмә юлы аша иҗтимагый активистка басым ясый дип белдерде.

Ирек Хәйруллин — Чаллының КамАЗ карамагындагы кою заводы эшчесе. Чаллы түрәсенең һәм мәхкәмәнең карарын гаделсез дип саный. Ул Азатлыкка әлеге низагның ничек килеп чыгуы, түрәләрнең тәнкыйтьне күтәрә алмавы һәм Чаллыда татар теленә игътибар булмавы турында сөйләде.

— Русия пенсия фондының Чаллы шәһәре идарәсендә канун бозуларга кайчан тап булдыгыз? Ул очраклар турында тәфсилләбрәк сөйли алмассызмы?

— Пенсия фондында мин беренче тапкыр 2018 елның көзендә булдым. Беренче катта чират торганда янгын сүндерү җиһазының дөрес төргәккә төрелмәвен күрдем. Шлангның бер башын алып чорнап кына куйганнар. Янгын иминлеге тәртипләре нигезендә ул уртага бөкләнә һәм бөкләнгән баштан чорнап куела. Икенче мәсьәлә — ишек кырыендагы белешмәләр рус телендә генә язылган иде. Бер татарча белешмә дә күрмәдем. Үземнең соравымны, телефон номерымны махсус тартмага салып калдырдым.

Ирек Хәйруллин
Ирек Хәйруллин

Бер ай үтте, миңа шалтыратучы булмады. Үзгәрешләр юкмы икән дип үтеп барышлый кереп карадым. Янгын сүндерү краны тартмасы мөһер белән сугылган булырга тиеш, ә ул урыныннан да ычкынмаган иде. Янгын сүндерү җиһазын кирегә дөрес итеп чорнамаганнар. Залда утырган хезмәткәр миңа дүртенче катка менәргә кушты. Баскычтан менгәндә янгынга каршы ишекләрнең ачык булуын күрдем. Аларның автоматик рәвештә ябыла торган механизмнары ычкынган иде. Өченче катка менеп җиттем. Карыйм, пыяладан ясалган бүлмә күренеп тора. Ишеккә "302нче архив" дип язып куелган. Аның да ишеге ачык. Кергән идем, киштәләрдә документлар саклана. Аны фотога төшердем. Дүртенче катка менгәч, җитәкче урынбасары Галина Николаевна сорауларга җавап бирә диделәр. Ул урында юк иде, телефон номерымны калдырырга куштылар. Мин элек янгын сүндерү хезмәтендә эшләгән кеше. Бу фотоларны андагы егетләргә җибәрдем. Чаллы шәһәренең янгынга каршы профилактика һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Альберт Төхвәтуллинга WhatsApp аша фотоларны юлладым. Ул бу урын хакында сорашты. 15 минуттан миңа шәһәр номерыннан бинаны тикшергән инспектор шалтыратты, бу хәлнең кайчан булганын сорады һәм хәзер мәсьәләне хәл итәрбез диде. Шуннан соң Русия пенсия фондының Чаллы шәһәре бүлеге җитәкчесе урынбасары Галина Николаевна шалтыратты. Янгын сүндерү краны җитешсезлеген күрсәткән өчен рәхмәтен белдерде. Архив турында сорагач, әйдәгез, күрешеп сөйләшәбез диде. Минем сезнең белән күрешергә вакытым юк, янгын сүндерү хезмәте инспекторы белән хәл итегез, бу дөрес хәл түгел дидем. Архив бүлмәсе чын капиталь дивар белән эшләнгән булырга тиеш. Бер ел узгач, 2019 елның 2 октябрендә пенсия фондына кабат килдем. Пенсия хисабы турында сорау туган иде. Гариза язганда кызлар архивның шул ук өченче катта булуын әйттеләр. Барып фотога төшердем. Янгын сүндерү хезмәте дә җиңә алмагач, 17 октябрьдә Вконтактеда Чаллы шәһәре хакимиятенең төркемендә Эдуард Фәттаховка сорау бирдем.

Эдуард Фәттахов
Эдуард Фәттахов

2016 елда инспекторлар пенсия фонды идарәсендә биш хилафлык таба. Мин ул кәгазьләрне күрмәдем, ләкин аларның сүзләренә ышанам. Тикшерү барышында бу архивны да күрәләр. Һәм файдаланудан тыеп, төзәтергә күрсәтмә бирелә. Фәттахов аны төзәтергә тиеш була. Син ник алдакчы дип әйттең, ул бәлки белмәгәндер дип әйтүчеләр булды. Мин белгәннәремә табынып, шундый бәя бирә торган фикергә килдем. Кеше алдый икән, димәк, нидер яшерергә теләге бар дигән сүз. Ул архивның шулай эшләвен белергә тиеш.

Шәһәр депутатының сезне мәхкәмәгә бирүне һәм сездән 78 мең сум акча таләп итүне ничек кабул иттегез?

— Башта сорауны дөреслик. Шәһәр депутаты мине мәхкәмәгә биргәч тә мораль зыян салган өчен 200 мең сум акча сорады. Ул минем белән бер тапкыр да сөйләшүгә чыкмады. Бер җавап та язмады, бер кисәтү дә белдермәде. Ирек, сезнең язмагыз миңа зыян китерә дип әйтмәде. Ул 20 октябрьдә социаль челтәрдәге язманы нотариус аша үткәргән. Аннан Чаллы шәһәр прокурорына Ирек Хәйруллин мине "ялганчы", "курку хисен югалткан бюрократ" дип мыскыл итте дип гариза язган. Бу узган елның ноябрь айларында булды. Прокуратурадан чакырттылар. Бу дөрес түгел, бу минем бәя биргән фикерем, монда түбәнсетү юк дидем. Мин прокуратура белән шәһәр өчен байтак эшләр башкардым. Алкоголь, тәмәкене тиешсез урыннарда тартучылар белән көрәштек. Аптырап киттем. Йоклап булмады ул көнне.

Шәһәр депутаты һәм пенсия фондының Чаллы бүлеге җитәкчесенең бу адымы сүз ирегенә басым, үзенә күрә бер репрессия итеп кабул итәсезме?

— Һәр кеше үзенчә дөрес. Минем язган сүзләр аңа ошамаска мөмкин. Тәнкыйтьне катырак та әйткәнмендер. Мин моны ирегемә басым буларак күрмим. Чөнки бу — аның эше. Ул мине мәхкәмәгә дә бирә ала. Прокуратурага язганчы минем белән сөйләшмәгәненә генә аптырыйм. Бу эшне мәхкәмәгә кадәр җиткермәскә була иде. Прокуратурага мин үземнең килешмәвемне яздым. Ике тарафны да канәгатьләндерерлек килешү (мировое соглашение) төзәргә тәкъдим иткән идем. Әмма ул мине кара исемлеккә тыкты.

—​ Алга таба мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыенасыз дип беләбез. Бу нисбәттән сезнең фикердәшләрегез, юристларыгыз бармы?

— Мәхкәмәдә беренче утырыш булганнан соң, без аның белән телефоннан сөйләштек. Килешү төзергә ризалаштык. Аннан ул экспертиза нәтиҗәләрен көтик, минем аны укыйсым килә, шуннан соң килешү төзербез, диде. Бу аралашу миндә сакланган. Экспертиза кайтты, мыскыл итү очрагы табылмады. Ул түбәнсетү очрагы ачыкланмаса, экспертизаны үзем түлим дип алдан әйткән иде. Аның бәясе 68 мең сум. Бу зур сумма. Шуңадыр ул үз фикереннән кайтты. Киләсе мәхкәмә утырышында аның адвокаты иске гаризага өстәмәләр тоттырды. Мин нәрсә уйларга да, үземне ничек якларга да белмәдем.

— ​Сезне Татарстанның "Халык инициативасы" экология иҗтимагый хәрәкәте яклап чыкты һәм Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурскаяга мөрәҗәгать юллады. Анда түрәләр мәхкәмә юлы белән матбугатка һәм иҗтимагый активистларга басым ясый диелә. Түрәнең тыныч юл белән мәсьәләне хәл итәргә теләмәвен сез басым буларак кабул итәсезме?

— Мин бу сүзләргә кушылам. Түрәләр матбугатка, иҗтимагый активистларга басым ясый. Фәттахов мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү юлын карамады. Мин беренче итеп яздым. Ул мине кара исемлеккә кертте. Аптырап киттем. Олы кеше, түрә, депутат, "Бердәм Русия" фиркасеннән. Дуслаштык та кебек, Вконтактеда да языша башладык. Һәм көтмәгәндә ул башкача эшләде. Мин аңламый да калдым. Хөкемдарларны сайламыйлар бит, аларны билгелиләр. Мин аларга бер сүз дә әйтә алмыйм. Басым ясалганмы, юкмы – дәлилләп булмый. Бу түрә турында да башка сүз әйтә алмыйм. Роман Ваганов ("Халык инициативасы" экология иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе) Сәрия Сабурскаяга дөрес язды. Ул урында хәл итмәгән түрәләрне якламады. Мин ноябрь аенда пост астына өстәмә комментар яздым. Хакимият аны күргән булуы ихтимал, ләкин аңа игътибар итмәде. Җирле хакимияттәге кешеләр белә торып, шуларның рөхсәтеннән эшләнгән эштер бәлки. Төрле фикерләр килә. Моны инде дәлилләп булмый. Мәхкәмәдә тырышып карарга кирәк инде.

—​ Чаллыда элмә такталарда, мәгълүмати такталарда татар теле ни дәрәҗәдә кулланыла? Гомумән, түрәләр татар телен кулланамы? Мәсәлән, Чаллы мэры Наил Мәһдиевның татарча чыгышын ишеткән юк. Түрәләрнең дәүләт теленә мөнәсәбәте нинди?

— Чаллыда түрәләр татар телен күрә алмый, аз кулланалар. Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә кибет, чәчтараш дип татарча язылырга тиеш. Чаллыда мин чәчтарашханә янында бер татарча мәгълүмат күргәнем юк. Менталитет шундый. Түрә утыра, хезмәт хакын ала, ул бит тикшерергә тиеш. Элмә тактаны рус телендә элеп куялар икән, татар телендә дә язылырга тиеш. Мәсәлән, яңа гына төрекләр келәм кибете ачты. Анда "ковер", "келәм", "кибет" дип язып куйдылар. Төрек халкы кагыйдәләрне үти. Ә бездә менталитет башкамы соң. Йортлардагы адрес такталары башта татарча, аннан русча булырга тиеш. "Домостроителей бульвары","Московский проспекты" дип язалар, Сөембикә проспектын да дөрес язмыйлар. Шундый хаталарны күп күрәбез. Юл күрсәткечләре дә дөрес түгел. Прокуратурага язып бирдем. Җавап көтәм. Йортлардагы элмә такталарда хаталар бик күп, ничек төзәтәсез дип сорадым алардан. Элмә тактаны элер алдыннан аны кайсы түрә килеп тикшерә? Бер бинага кердем, җитәкчесенә адресыгызда хата киткән, дидем. Ул шәһәр хакимиятеннән өч көн җавап көттек, аннан шалтыраткач та белмибез диделәр. Күрше бинадан карап язарга кушканнар. Алар шуннан карап, хата белән язман. Татар телен онытып барабыз.

—​ Сезнең очракта бу гадәти бер пост кебек тоела. Ләкин Фәттахов моны бик авыр кабул итте кебек. Ни өчен түрәләр үзләренә карата тәнкыйтьне кабул итә алмый дип уйлыйсыз?

— Бу янгын сүндерү кагыйдәләрен үтәмәү турында беренче пост түгел. 2018 елда да бик күп яздым. Башта мин кереп аңлатам. Бераздан соң тагын кереп карыйм, төзәтмәсәләр, инспекторларга җибәрәм. Аннары халык игътибар итсен өчен социаль челтәрдә язам. Фәттаховка кадәр медицина оешмасы җитәкчесенә дә мондый хата күрсәтү ошамаган иде. Ике тапкыр полициягә гариза язды һәм мине җәзага тартасылары килде. Минем эшемдә канун бозу очрагын тапмадылар. Өч айдан соң тагын кереп карадым. Шуннан соң кабат язгач кимчелекләрне төзәтте.

Ни өчен түрәләр тәнкыйтьне кабул итә алмый? Мин түрә түгел. Ләкин аларның кеше алдында яхшы итеп күренәселәре килә. Төзәттек, дип шалтыратучылар да бар. Ләкин барысы да андый түгел. Мондый очраклар да бик сирәк. Икенче бер түрә – "Тулпар" ат спорт мәктәбе мөдире бер яшь егетне мәхкәмәгә биргән. Ул анда кереп, хайваннарны ничек тотканнарын видеога төшереп интернетка элгән. Хәзер мәхкәмә бара, бу егеттән 100 мең сум акча сорыйлар. Андый әйберләр бар һәм булачак та. Шул сорауларны без Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурскаяга бирдек. Ул бу хәлне хупламады, тәнкыйть була торган хәл, дөрес эш түгел, диде.

Мин беркемне дә, Фәттаховны да түбәнсетәсем килмәде. Мин бу постны андый максат белән язмадым. Бу бары тәнкыйть һәм башкаларга мәгълүмат җиткерү генә иде.

Азатлык Чаллы шәһәр шурасы депутаты, җирле пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттаховтан аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Аның ярдәмчесе бары 2 ноябрьдән соң гына комментар бирергә әзер булуларын белдерде. Нәкъ шул вакытта мәхкәмә карары үз көченә керергә тиеш.

XS
SM
MD
LG