Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният министрлыгы театр репертуарларын патриотизмга тикшерергә җыенмый


Ольга Любимова
Ольга Любимова

Моңа кадәр Русия мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура спектакльләрнең дәүләт иминлеге стратегиясенә туры килү-килмәвен тикшерәчәк диелгән иде.

Русия мәдәният министрлыгы театр репертуарларын дәүләт иминлеге стратегиясенә туры килү-килмәвен тикшермәячәк. Бу хакта мәдәният министры Ольга Любимова исеменнән язылган мөрәҗәгатьтә әйтелә.

Моңа кадәр Русия мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый шурада театр репертуарларына багышланган тыңлаулар узачагы билгеле булды. Анда пьесаларның дәүләт иминлеге стратегиясенә туры килү-килмәве тикшереләчәге әйтелде. Моңа "Современник" театрындагы "Беренче икмәк" ("Первый хлеб") спектакленнән соң туган шау-шу сәбәп булуын белдерде шура рәисе Михаил Лермонтов. Иҗтимагый шура рәисе әлеге тикшерүне "цензура" дип түгел, "җәмәгать контроле" дип атады.

"Иҗтимагый шураның кайбер әгъзалары фикерен министрлыкка тагарга кирәкми. Бу тәкъдим безнең белән килештерелмәде", диде Любимова.

Министр сүзләренчә, дәүләт оешмасы мәдәният үзәкләренең иҗади эшчәнлегенә тыкшына алмый.

"Исегезгә төшерәсем килә, безнең илдә Конституция нигезендә цензура тыелган. Шул ук вакытта мәдәният өлкәсендә хокук бозулар булса, аңа тиешле оешмалар бәя бирә ала", диде ул.

Узган атнада Тикшерү комитеты "Беренче икмәк" спектаклен ветераннарны мыскыл итү-итмәвен тикшерергә кушты. Аерым алганда, кайбер тамашачыларны Лия Ахеджакова героинясының Әфганстанда һәлак булган ире кабере янына килгәч сүгенү кушып башкарган монологы ачуын китергән. Ахеджакова Нурия исемле исерек татар карчыгы ролен башкара. Бу факт та социаль челтәрләрдәге кайбер төркемнәрдә резонанс тудырды. Моннан тыш, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов әлеге образ татар хатынының традицион образына туры килми дип спектакльне тәнкыйтьләгән иде.

"Беренче икмәк" спектаклен драматург Ринат Ташимов язган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG