Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 200 миллионнан арткан


Бөтен дөньяда ковид йоктырган 4,3 миллион кеше үлгән.

Пандемия башыннан дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 200 миллионнан артып киткән. Бу COVID-19 йоктыру турында мәгълүматны реаль вакыт тәртибендә күзәтеп баручы Джон Һопкинс университеты саннарыннан күренә.

Иң күп йоктыручылар АКШта (35 млн), Һиндстанда (32 млнга якын) һәм Бразилиядә (20 млн). Русия дүртенче урында, рәсми саннарга караганда, илдә барлыгы 6,3 млн кеше COVID-19 белән авырган.

Бөтен дөньяда ковид йоктырган 4,3 миллион кеше үлгән. Үлем очракларының иң күбе АКШта (614 мең), Бразилиядә (559 мең), Һиндстанда (426 мең) теркәлгән. Русиядә 159 мең кешенең үлеме рәсми расланган. Ил бу күрсәткеч белән дүртенче урында.

20 июльдә "Медуза" ("ят агент медиа" дип танылган), "Медиазона" һәм "Холод" басмалары тикшерү чыгарды һәм Русиядә коронавирус йоктырган кешеләр саны рәсми статистикада күрсәтелгәннән биш мәртәбә артыграк булырга мөмкин дип белдерде.

Алар авыру очракларының Русия сәламәтлек саклау министрлыгында теркәлгән саны коронавируска каршы көрәш оператив штабы алып барган статистика белән аерылуын искәртте.

Русия сәламәтлек министрлыгы тикшеренү нәтиҗәләрен "фантазия гына" дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG