Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ачык медиа" һәм "МБХ медиа" эшчәнлекләрен туктату турында игълан итте


"Тәнкыйть күбрәк булган саен проектның гомере шулкадәр кыскарак", дип белдерде журналистлар.

"Ачык медиа" басмасы 5 августтан эшчәнлеген туктатуы турында белдерде. Бу хактагы хәбәр проектның телеграм-каналында чыкты. 4 августта Роскомнадзор аның сайтын томалаган иде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, редакция әлегә кадәр Роскомнадзор һәм Баш прокуратурадан сайтларны томалау турында нинди дә булса хат алмаган. "Ләкин без инвесторлар белән сөйләшеп, эшчәнлекне туктатырга булдык, чөнки проект хезмәткәрләренә куркыныч зур", диелә "Ачык медиа" белдерүендә.

"Ачык медиа" теләнмәгән оешмалар белән беркайчан да хезмәттәшлек итмәдек дип искәртә. Басма Михаил Ходорковскийның "Open Press" ширкәте аша алынган биш еллык грант акчасына эшләгән. Журналистлар белдерүенчә, алар моны беркайчан да яшермәгән, бизнесменның башка оешмалары яки ширкәтләре белән аларның бернинди дә килешүләре булмаган.

"Кызганыч, хакимиятләргә илдәге хәлләргә тәнкыйть белән караучы медиапроектлар кирәкми. Тәнкыйть күбрәк булган саен проектның гомере шулкадәр кыскарак. Ләкин без тырышып булса да карадык", диелә басма журналистлары язмасында.

5 августтан шулай ук "Правозащита Открытки" проекты да эшен туктата. Аның да сайты элегрәк томаланган иде. Бу хакта юрист Анастасия Буракова хәбәр итте.

"МБХ медиа" да эшен туктата дип белдерде элекке баш мөхәррир Вероника Куцылло.

4 август кич "Ачык медиа", "МБХ медиа" һәм "Правозащита Открытки" сайтларының Русиядә Роскомнадзор тарафыннан томалануы билгеле булды. Матбугат чаралары редакцияләре алдан Роскомнадзордан да, Баш прокуратурадан да нинидә булса белдерү хаты алмадык диде. Моннан тыш Михаил Ходорковский нигез салган "Профессия - журналист" журналистлар өчен премияләр сайты да томаланган.

РБК язуынча, Роскомнадзор әлеге сайтларны Баш прокуратура таләбе белән томалаган.

"Ачык медиа" 2017 елда ачылды һәм онлайн матбугат чарасы буларак Эстониядә теркәлгән. "Медиалогия" 2020 ел рейтингында аны урыс телле интернет басмалар арасында социаль челтәрләрдә репостлар буенча икенче урында дип атаган иде.

  • Июль ахырында Русия юстиция министрлыгы "Ачык медиа"ның өч журналистын "Ят агент медиа" исемлегенә кертте.
  • "Ачык медиа", "МБХ медиа" һәм "Правозащита Открытки" проектларына Михаил Ходорковский нигез салган. Үзе ул чит илдә яши.
  • Июль башында юстиция миинистрлыгы Ходорковскийның дүрт оешмасын теләнмәгән дип таныды: британ "Ходорковский фонды", "Оксфорд русия фонды", "Русия киләчәге" фонды һәм "Европа сайлавы" француз оешмасы. Роскомнадзор июль ахырында шулай ук Ходорковский белән бәйле "Досье" үзәге сайтын да томалады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG