Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәнбер уллары армиядә үлгән ата-анага министрлык 2,5 млн сум түләүдән баш тарта


Сираҗевлар гаиләсе, сулдан уңга - Гөлназ, Галинур, Гөлсимә, Илдар
Сираҗевлар гаиләсе, сулдан уңга - Гөлназ, Галинур, Гөлсимә, Илдар

Мәхкәмә карарына ярашлы, Русия саклану министрлыгы гаскәргә һәлак булгак Илдар Сираҗевның әти-әнисенең һәрберсенә 900 мең сум, сеңлесе Гөлназга 700 мең сум түләнергә тиеш иде.

Бердәнбер уллары гаскәрдә хезмәт иткәндә һәлак булган Башкортстан гаиләсе Галинур һәм Гөлсимә Сираҗевларга 2,5 млн сум рухи зыян өчен компенсация түләү карары белән Русия саклану министрлыгы килешмәгән. Башкортстанның хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен яклау комитеты рәисе Владимир Симарчук ПроУфу басмасына белдергәнчә, министрлык Уфа районы мәхкәмәсе элегрәк чыгарган карарга апелляция шикаяте биргән.

Июньдә Башкортстанда Уфа район мәхкәмәсе ике ел элек хәрби хезмәттә һәлак булган Илдар Сираҗевның әти-әнисенә һәм сеңлесенә компенсация түләү карары чыгарган иде. Мәхкәмә карарына ярашлы, Русия саклану министрлыгы Гөлсимә һәм Галинур Сираҗевларның һәрберсенә 900 мең сум, сеңлесе Гөлназга 700 мең сум түләнергә тиеш. Симарчук ул вакытта ук саклану министрлыгы бу карарны шикаять итәр дип фаразлаган иде.

Аннан алдагы мәхкәмәдә саклану министрлыгы вәкилләре Сираҗевларга компенсация түләнергә тиеш түгел дип дәлилләргә тырышты. Аерым алганда, бу эш нигезендә гаепле табылды һәм аңа җәза бирелде, дигән (сержант Сергей Богданов ике ел шартлы ирегеннән мәхрүм итү җәзасы алды), егетнең туганнарына компенсация тиеш түгел, аның хәрби хезмәттә үлүе компенсация түләү өчен нигез була алмый дип тә белдергәннәр. Яклау ягы бу дәлилләрнең нигезсез булуын исбатлады.

Башкортстанның Уфа районы Алексеевка авылыннан хәрби хезмәткә алынган 20 яшьлек Илдар Сираҗев Свердловски өлкәсендә 28331нче санлы хәрби бүлектә хезмәт итә. 2019 елның 24 июлендә ул хәрби бүлекнең радиостанциясе урнаштырылган йөк машинасыннан электр сугып һәлак була.

Яклау ягы уздырган тикшерүләр әлеге "Урал" машинасының моңарчы да ток белән бәрүен ачыклаган. Хәрби бүлек җитәкчелеге моны төзәтү өчен берни дә эшләмәгән. Элегрәк машинага аның төзелешендә каралмаган үзгәрешләр кертелгән булган, диелә.

Азатлык Илдар Сираҗев үлеме хакында язган иде. Компенсация мәхкәмәсе алдыннан Гөлсимә Сираҗева Русия саклану министрлыгына каршы шикаяте турында сөйләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG