Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный көрәштәшләренә экстремизм финанслау турында җинаять эше ачылган


Иван Жданов һәм Леонид Волков
Иван Жданов һәм Леонид Волков

Тикшерү комитеты белдерүенчә, Жданов һәм Волков видео чыгарып, анда "Навальный такымы" эшчәнлеге өчен акча җыю турында игълан иткән.

Русия Тикшерү комитеты оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның якын көрәштәшләре Иван Жданов һәм Леонид Волковка һәм "башка затларга" карата тагын бер җинаять эше ачкан. Тикшерү комитеты хәбәрендә әйтелгәнчә, алар экстремистик оешманы финанслау өчен акча җыю һәм финанс хезмәтләр күрсәтүдә гаепләнә.

Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) ("ят агентлар" исемлегенә кертелгән) һәм Навальный штаблары Русиядә экстремистик оешмалар дип табылды һәм тыелды. Мәхкәмә карары берничә көн элек гамәлгә керде.

Жданов ФБК мөдире иде, ә Волков Навальный штаблары челтәрен җитәкләде. Тикшерү комитеты язуынча, 2021 елның 5 августында Интернетта Жданов һәм Волков катнашында видео чыккан, анда алар "канунга каршы килүче эшчәнлекләрен дәвам итүләре турында белдергән", "Навальный такымына" ярдәм итәргә чакырып, күрсәткән сылтама буенча акча җыю оештырган.

Роликта Навальный көрәштәшләре хәзер такым эшчәнлегенә дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан ярдәм итәргә мөмкин, түләүләр аноним була, Русия хакимиятләре хәйриячеләрнең кем икәнлеген белә алмаячак дип сөйли. Волков һәм Жданов тыелган оешмалар исеменнән сөйләми, ә фофрмаль яктан телмаган "Навальный такымы" турында сүз йөртә.

Иван Жданов та, Леонид Волков та әлеге вакытта чит илдә. Элегрәк аларга карата башка маддәләр нигезендә җинаять эшләре ачылган иде. Медиа үз чыганакларына сылтанып оппозиционерның тагын бер көрәштәче Любовь Собольның да Русиядән китүе турында язды. Аның"санитар эш" нигезендә иреге чикләнгән иде. Соболь үзе бу хәбәрне раслмады да, кире дә какмады.

2021 елда Алексей Навальный Германиядә дәваланганнан соң Русия кайту белән кулга алында. Аны яклап оештырылган протестлар куып таратылды, оппозиционер тарафдарлары эзәрлекләнә башлады. Навальный оешмалары экстремистик дип танылды, аның күп кенә көрәштәләренә төрле сәбәпләр белән җинаять эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG