Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирада Әюпова ел ярым эчендә Сара Садыйковага һәйкәл куярга ышандырды


Ирада Әюпова
Ирада Әюпова

Мәдәният министры сүзләренчә, Татарстанда һәйкәлләр кую катлаулы эш.

Казанда татар композиторы Сара Садыйковага һәйкәл ел ярым эчендә куелырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова "ТатарстанOnline" алып барган туры эфир вакытында белдерде.

"Минем өчен бу шәхси сорау. Сара Садыйковага һәйкәл кую мәсьәләсенә нокта куярга кирәк. Бу минем Рада Нигъмәтуллина (композитор һәйкәлен ясаучы скульптор, 2019 елда вафат булды - ред.) алдында шәхси бурычым. Без аның теләге белән һәйкәл урынын үзгәрттек. Урыны яхшы – Татарстан белән Тукай урамнары чаты. Сынны Мәскәүдән яшь сынчы Рим Акчурин бу урынга яраклаштырып ясап бетерәчәк. Ел-ел ярым вакыт эчендә әлеге мәсьәләгә нокта куясыбыз килә. Бу турында сүз инде 20 ел дәвамында бара", диде ул.

Моннан тыш, мәдәният министры быел композитор Нәҗип Җиһановка да һәйкәл куярга теләүләре турында әйтте. Җырчы Рәшит Ваһаповка һәйкәл урнашытыру мәсьәләсе ачык кала. Ирада Әюпова сүзләренчә, Татарстан һәйкәлләр кую бик катлаулы.

"Тик торганнан гына шәһәр үзәгендә һәйкәл куя алмыйбыз. Бу озак эшләнә торган эш. Теге яки бу урынның сайлануын фәннәр академиясе, тарих институты, тел институты белән дәлиллибез. Анда атрибутларны, исем фамилиясен ничек дөрес язарга – бу вак һәм катгый эш. Бу яктан караганда, мин Әфганстанда сугышучыларга һәйкәл булуына сөендем. Мостай Кәримгә куелды. Алар барысы да ачык бәйге аша эшләнә. Без илдә беренчеләрдән булып бәйге уздырганда һәйкәл ясаучы авторлар төркеме исемен атамыйбыз. Комиссия караганда бу кемнең эше икәнен белми. Алар үзләренә ошаган макет сайлый. Кайнар бәхәсләр була", диде Әюпова.

Сара Садыйковага һәйкәл кую мәсьәләсе Татарстанда 20 елдан артык күтәрелә. Композиторга һәйкәл ясаган сынчы Рада Нигъмәтуллинаның кызы Изабелла Рогожина 1997 елда ул һәйкәл кую турында рәсми карар чыгуы, 2006 елда Рөстәм Миңнеханов имзалаган хөкүмәт карары нигезендә һәйкәл урыны итеп Юнысов мәйданы билгеләнүен әйткән иде. Узган ел башында Сара Садыйковага һәйкәл кую урыны билгеләнгән иде.

Быелның апрелендә Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская һәйкәл көтүдән ваз кичүе турында Азатлыкка сөйләгән иде.

"Мин инде берни дә уйламыйм. Мин моңа тыныч карыйм, чөнки хәзерге җитәкчеләр аларга хәтле булган җитәкчеләрнең эшләре өчен җавап бирми. Менә әле Рада (Рада Нигъмәтуллина — рәссам-сынчы — ред.) исән чакта ук һәйкәлнең пианиносы югалды. Ул иң сыйфатлы граниттан ясалган пианино булган диделәр. Әллә ватканнар, әллә урлаганнар — бер кеше берни белми. Хәзер сорар кеше дә юк. Кемнән сорыйсың аны?

Нәрсә дип әйтим? Һәйкәл артыннан йөреп мин инде күпне баштан кичтем-үттем, рухи яктан да янып беттем, хәзер сынчы да вафат булды, шулай калды инде…" дип белдергән иде Айдарская.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG