Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең ИК-17 колониясендә карантинда утыра


Азат Мифтахов. Архив фотосы.
Азат Мифтахов. Архив фотосы.

Алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән математик Азат Мифтахов җәза үтү өчен Киров өлкәсенең ИК-17 колониясенә китерелде. Колония Киров өлкәсенең Омутнински шәһәрендә урнашкан. Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина Азат белән очрашуда булган.

"Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен вату эше нигезендә хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителгән Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнински шәһәрендәге 17нче төзәтү колониясендә дүшәмбегә кадәр карантинда утырачак. Бу хакта Азат янында булып кайткан аның адвокаты Светлана Сидоркина әйтте.

"Әлегә аның колониядә җәзасын ничек үтәчәге билгесез. Күп нәрсә колония администрациясенә һәм Азатның үзенә карата мөмкин булган провокацияләргә җавабы белән бәйле. Аның сәяси карашларына карата кызыксыну югары булуы күренә, көн саен диярлек, хезмәткәрләр аның белән карантинда утыручы хөкем ителгәннәрдән Азат анархизм пропагандасы белән шөгыльләнәме, дип сораштыра.

Азат, карантин шартларында уку мөмкинлеге булмау сәбәпле (китаплар, газеталар юк), математикадан куелган биремнәрне хәл итә, аның физик шартлары турында уйлана, төрле шартлардагы предметларның радиус һәм хәрәкәт тизлеген исәпли. Ул "Бутырка"да ук математикадан башкарган фәнни мәкаләсенең нәтиҗәләрен көтә. Публикация халыкара математик матбугатларның берсендә чыгарга тиеш", ди ул.

Сидоркина сүзләренчә, колония "кызыл" дип санала, биредә ике җитештерү тармак бар: агач эшкәртү һәм тегү сәнәгате. Иртәләрен зарядка уза, барлык тоткыннар эшли.

"Барлык корылмалар да иске, советлар берлеге заманыннан калган. Хезмәткәрләр үз эшләрен яхшы башкара, мин үземә карата ниндидер тупаслык сизмәдем, барысы да бик корректлы булды. Минем Азат белән аралашуның өченче затлардан башка һәм техник тыңлау чаралары куймыйча тәэмин итү турындагы таләбемне үтәделәр, Азатның шәхси эше белән таныштырдылар (СИЗОдагы традицион түләтүләр системы юк), оператив рәвештә нотариуска ышанычнамәне рәсмиләштерер өчен керергә рөхсәт иттеләр, барысын да кабул иттеләр", диде Сидоркина.

Ул Азатның зонага чыгу вакыты өчен борчылуын әйтте.

"Бу колония җитәкчелегенең башка тоткыннардан аның сәяси агитация алып бару-бармавы турында сораштыруы белән бәйле. Шуңа Азат карантиннан чыккач та үзенә карата аерым игътибар булыр дип уйлый. Принципта ул бернинди агитация белән дә шөгыльләнми, математикадан мәсьәләләр чишеп утыра. Карантин гадәттәгечә уза – бина эчендә утыралар, берни эшләмиләр. Хәтта пандемия булмаса да, ике атна карантин мәҗбүри", диде адвокат Светлана Сидоркина Азатлыкка.

18 гыйнвар Мәскәүнең Головино мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховны 2019 елның гыйнварында "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепле дип тапты. Мифтахов алты елга ирегеннән мәхрүм ителде. Мәхкәмә Азат Мифтахов, Елена Горбань һәм Андрей Ейкинны сәяси нәфрәт мотивлары белән хулиганлык кылуда гаепле дип таныды. Әлеге өчлек "Народная самооборона" төркемендә катнашкан, сүз куешып план төзегән, "тәрәзә ватар өчен" махсус предмет һәм төтен шашкасы тапкан диелә хөкем карарында. Горбань — дүрт, Ейкин ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

9 июньдә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Мифтаховны хулиганлыкта гаепле дип таныган Головинский районы мәхкәмәсе карарын гамәлдә калдырды.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG