Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: "АКШ читләрнең ватандашлар сугышында катнашмаячак"


Джо Байден
Джо Байден

"Әфганнар үзләре өчен алып барырга теләмәгән сугышта Америка хәрбиләре сугышырга һәм һәлак булырга тиеш түгел", диде президент. 

АКШ президенты Джо Байден Ак йортта жуналистлар алдында чыгыш ясап, Америка гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару карарына үкенмим дип белдерде. "20 ел узганнан соң ачык күренде, АКШ гаскәрләрен чыгару өчен моннан да кулайрак вакыт булмады", диде ул.

"Мин - Әфганстанда сугыш алып барырга туры килгән АКШның дүртенче президенты. Соңгы ике ун еллыкта ике республикан һәм ике демократ әлеге сугыш белән шөгыльләнде. Мин бу сугышның авыр йөген бишенче президентка да калдырырга җыенмыйм", дип вәгъдә бирде Байден.

Джо Байден "Талибан"ның (Русиядә тыелган оешма) хакимиятне басып алуы фаразланганга караганда тизрәк булуын таныды. Әмма шулай да ул үзенең карарын дөрес дип саный. Президент сүзләренчә, АКШ әфган кораллы көчләрен талибларга каршы тору мөмкинлеге белән тәэмин итү өчен барысын да эшләгән. АКШның Әфганстандагы хәрби миссиясе 1 триллион долларга төшкән. Әфган солдатларына корал, техника һәм кирәкле кием бирелде, алар вакытында хезмәт хакы алып барды дип сөйләде Байден.

"Әфганнар үзләре өчен алып барырга теләмәгән сугышта Америка хәрбиләре сугышырга һәм һәлак булырга тиеш түгел", диде президент.

Байден әлеге чыгышында Американың Әфганстандагы төп максаты АКШ җирлегендә террорчылык һөҗүмнәрне кисәтү булды дип белдерде.

15 август көнне "Талибан" (Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) хәрәкәте Кабулга керүен һәм Әфганстанны тулысынча үз кулына алуын белдерде. Президент Әшраф Гани илдән китте.

Пентагон Кабул һава аланы тирәсендә иминлек шартлары начараю сәбәпле Әфганстанда контингентын 6 мең гаскәригә кадәр арттыра, алар АКШ ватандашларын һәм АКШ белән хезмәттәшлек иткән әфганнарны илдән чыгаруда ярдәм күрсәтергә тиеш була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG